Скрыть
14:2
14:4
14:5
14:6
14:7
14:8
14:9
14:10
14:11
14:12
14:14
14:15
14:16
14:18
14:19
14:20
14:21
14:22
14:24
14:26
14:27
14:28
14:29
14:30
14:31
14:32
14:33
14:35
14:36
Шул багытта (падшалыкнын) дюртенче öлöшöн биляб тороучы Иродъ, Іисусъ турысында сöйляшкянне эшетеб,
Колларына äйткян: бу чумылдырыучы Іоанндыр, ул ÿлгяненнян терелеб торгандыр, Шуҥар кюря кодрятляр кыладыр, дигян.
Иродъ ÿз агасы Филиппь катыны Иродіада какында, Іоанны тотоб, бяйлятеб öтöрмянгя жабтырган икян:
Іоаннъ Иродка: сина аны катын итеб торорга жарамый диб онтай äйткялягян шул.
Ул аны ÿтермякче дя булган, тик калыктан курыккан: калык аны пагамбяргя санаган шул.
Иродъ ÿзе тыуган кöннö бяйрям иткян чагында, Иродіада кызы кунаклар алдында бейеб, Ироднын кюнелен булдырган.
Шунын öчöн Иродъ аҥар ней гня сораса да бирмякче булыб карганган.
Кыз, анасы öйряткян буйынча, äйткян: миҥа мында чумылдырыучы Іоаннын башын табак белян бир, дигян.
Падша кайгыга тöшкян; алайда карганганы буйынча, бергя утырыучылар алдында оятка калмас öчöн, Аҥар бирергя кушкан.
Аннары жибяреб, öтöрмяндя Іоаннын башын кистергян.
Анын башын табак белян китереб, кызга биргянняр, ул аны анасына итеб биргян.
Іоаннын öйрянеÿчеляре килеб, анын тянен алыб кюмгяч, Іисуска барыб белдергянняр.
Іисусъ мыны эшеткяч, аннан жангызы гна кайыкка утырыб, буш кырга кичкян; калык Ул киткянне эшетеб, калалардан чыгыб, Анын артыннан жяяÿляб барган.
(Кайыктан) чыккач, Іисусъ кюб калыкны кюргян; Ул аларны кызганыб, аларнын чирлелярен тöзяткян.
Кич булгач, öйрянеÿчеляре Аҥар килеб äйткянняр: мында буш кыр, казер инде кич була; Син калыкны жибяр, алар ауылларга барыб, ÿзляреня ашамнык алсыннар, дигянняр.
Äммя Іисусъ аларга äйткян: алар китмясенняр, аларга ашарга сез бирегез, дигян.
Алар Аҥар äйткянняр: безнен мында биш икмяк белян ике балык кна, дигянняр.
Ул äйткян: аларны Миҥа мында китерегез, дигян.
Аннары калыкка ÿлям öстöня утырырга кушкан. Биш икмяк белян ике балыкны алыб, кюккя таба караб бахиллягян, аннары икмяклярне сындырыб öйрянеÿчеляреҥя биргян, öйрянеÿчеляре калыкка (Оляшкянняр).
Барысы да ашаб туйганнар; калган сыныкларны ун ике карнаша тулук жыйганнар.
Ашаучылар катын-кыздан, балалардан башкасы биш меҥ кешеляб булганнар.
Шул сяттюк Іисусъ, калыкны жибяреб бетергенче, öйрянеÿчеляреҥя кимягя утырыб, Ӱзеҥнян алдан икенче жакка чыгыб китяргя кушкан.
Калыкны жибяреб бетергяч, Ул аулакта теляк итяргя тау öстöня менгян; кич тя Ул анда жангызы гна булган.
Жил карышы булганныктан, дингез уртасында кимяне тулкыннар бяря башлаган.
Тöннöн дюртенче бюлемендя Іисусъ öйрянеÿчеляре жанына дингез öстöннян жяяÿляб барган.
Öйрянеÿчеляре Анын дингез öстöннян жяяÿляб килгянен кюреб, жöдяшеб äйткянняр: бу кеше шяÿляседер диб, куркыуларыннан кычкыра башлаганнар.
Іисусъ шул сяттюк алар белян сöйляшя башлаб, äйткян: нык торогоз; бу Мин, курыкмагыз, дигян.
Петръ Аҥар жауаб биреб äйткян: эй Ходай, Син булсаҥ, миҥа Ӱз катыҥа сыу öстöннян жяяÿляб барырга бойорсана, дигян
Іисусъ äйткян: кил, дигян; шул сяттюк Петръ кимядян чыгыб, Іисуска таба сыу öстöннян жяяÿляб бара башлаган.
Тик кыуатлы жилне кюреб курыккан да, бата башлагач: эй Ходай, мине коткар диб кычкырган.
Шул сяттюк Іисусъ кулын сузыб, аны тотоб äйткян: эй аз ышаныучы! син ник шиклянден? дигян.
Алар кимягя кергяч, жил басылган.
Кимядягеляр Іисусъ жанына килеб, Аҥар башырыб äйткянняр: чыннаб Син Алла Улы, дигянняр.
Аннары аннан кичеб, Геннисаретъ жиреня килгянняр.
Ул жирнен кешеляре Іисусны белеб, бар тиряляреня дя хабяр жибяргянняр; аннары Аҥар бар чирлелярне китергянняр.
Алар Аҥар кейеменен читеня гня тейенейек диб ÿтенгянняр; тейенгянняре сауыкканнар.
Толкования стиха Скопировать ссылку Скопировать текст Добавить в избранное
Библ. энциклопедия Библейский словарь Словарь библ. образов Практическая симфония
Цитата из Библии каждое утро
TG: t.me/azbible
Viber: vb.me/azbible