Скрыть
10:2
10:3
10:4
10:5
10:8
10:11
10:13
10:15
10:17
10:18
10:20
10:21
10:22
10:23
10:27
10:30
10:31
10:35
10:41
Іисусъ ун ике öйрянеÿчелярен чакырыб алыб, аларга женнярне чыгарырга, ар-тöрлö чирне, какшаулыкны тöзятергя кыуат биргян.
Ун ике Апостолларнын атлары блай: элекегесе Петръ дигян Симонъ, анын энесе Андрей; Зеведей улы Іаковъ, анын энесе Іоаннъ;
Филиппъ, Варѳоломей; Ѳома, мытарь Матѳей, Алѳей улы Іаковъ, Ѳаддей дигян Леввей;
Кананитъ (дигян) Симонъ, Искаріотъ Іудасы, шушысы Іисусны тотоб биргян.
Шушы ун икене жибяргян чакта Іисусъ аларга бойороб äйткян: жалган деннеляр жулына бармагыз, Самарія каласына да кермягез,
Äммя бигряк Израиль жортонын жугалган сарыкларына барыгыз.
Кюк падшалыгы жакыннашты диб сöйляб жöрöгöз.
Чирлелярне тöзятегез, кутырлы тяннелярне тазартыгыз, ÿлгяннярне терелтегез, женнярне кыуалаб чыгарыгыз; буш алдыгыз, буш бирегез, дигян.
Эзярегезгя ÿзегез белян алтын, кöмöш, бакыр алмагыз.
Жулга кабчык та, икешяр кейем дя, башмак та, таяк та (алмагыз): эшляÿчегя (тормошына) киряклене бирергя тейеш ич.
Нейдей калага, жя ауылга керсягез дя, анда кем жарардый икянне сораб белегез дя, киткенче шунда торогоз.
Öйгя кергяндя: бу öйгя тынычлык булсын диб äйтеб, öйдягеляр белян исянняшегез.
Äгяр ул öй тейешле булса, (телягян) тынычлыгыгыз аҥар килер, äгяр ул тейешсез булса, (телягян) тынычлыгыгыз ÿзегезгя кайтыр.
Äгяр кем дя кем сезне кабыл алмаса, сюзлярегезне дя тыҥнамаса, сез шул öйдян, жя каладан чыгышлый, аякларыгыздагы тупракны селкеб тöшöрöгöз.
Чыннаб äйтямен сезгя: сорау кöнöндя Содомъ белян Гоморра жиреня ул калага караганда жиҥелеряк булыр, дигян.
Мына Мин сезне сарыкларны бюреляр арасына жибяргяндей жибярямен: Шуҥар кюря сез жылан кюк хайляле булыгыз, кюгярчен кюк таза кюҥелле булыгыз.
Кешелярдян сакланыгыз: алар шул сезне хокöмгя бирерляр, синагогаларында сезне кыйнарлар.
Минем сяятлей сезне тюряляргя, падшаларга житякляб итярляр, алар алдында, жалган деннеляр алдында (Минем турда) таныклык итяр öчöн.
Сезне тотоб биргян чакта, ничек äйтербез диб кöйöнмягез: шул сагаття äйтясе сюз сезгя бирелер.
Äйтеÿчеляр сез булмассыз, äммя Атагызнын Тыны сезнен эчегездя äйтеб торор.
Агасы энесен, атасы улын тотоб ÿлемгя бирер, балалары атааналарына карышы тороб, аларны ÿтерерляр.
Минем исемем öчöн сезне бар да кюрялмаслар, алайда калдыкка чаклы тюзгяне котолор, дигян.
Сезне бер каладан кыусалар, сез икенчегя китегез. Чыннаб äйтямен сезгя: сез Израиль калаларын жöрöб бетеря алмассыз, äммя Адям Улы килер.
Öйрянеуче öйрятеучедян оло тöгöл, кызмятче дя эясеннян оло тöгöл.
Öйрянеучегя öйрятеучесе кюк булса, кызмятчегя эясе кюк булса, житяр. Öйнен эясен веельзевулъ диб атагач, анын öйöндягелярен бигеряк тя шулай атарлар тöгöл ме?
Шуҥар кюря сез алардан курыкмагыз: жяшергян нястянен ичберсенен кюренмей калганы жук, жяшерендягенен беленмей калганы да жук шул.
Мин сезгя карангыда äйткянне сез жактыда äйтегез, колагыгызга гна эшеттергянне сез öй тюбясеня менеб сöйлягез.
Тянне ÿтереÿчелярдян, äммя жанны ÿтеря алмый торганнардан курыкмагыз; бигеряк жанны да, тянне дя тамукта харяб итяргя кыуаты бардан куркыгыз.
Ике чыбчык бер гня ассарійг тора тöгöл ме? Алайда аларнын берсе дя Атагызнын (ирке) булмаса, жиргя жыгылмас.
Äммя сезнен башыгыздагы чячегез дя барысы да санаулы.
Шуҥар кюря сез курыкмагыз: сез кюб чыбчыклардан кадерлеряк, дигян.
Кем дя кем Мине кешеляр алдында äйтеб белдерся, Мин дя аны кюктяге Атам алдында äйтеб белдерем.
Äммя кем дя кем Мине кешеляр алдында танса, Мин дя аны кюктяге Атам алдында таҥарым.
Мине жиргя тынычлык китерергя килгян диб уйламагыз, Мин тынычлык китерергя килмядем, äммя кылыч (китерергя килдем).
Мин шу кешене атасыннан, кызын анасыннан, киленен бейеменнян айырырга килдем.
Кешенен дошманнары ÿз öйöндягеляре, дигян.
Ӱз атасын, жя анасын Миннян артык сöйгян кеше, Миҥа жараулы тöгöл; ÿз улын, жя кызын Миннян артык сöйгян кеше дя Миҥа жараулы тöгöл.
Ӱз качын алыб, Минем артымнан бармаган кеше дя Миҥа жараулы тöгöл.
Жанын саклаган кеше аны жуяр, äммя жанын Минем öчöн жуйган кеше аны табар.
Сезне кабыл алган кеше Мине кабыл ала, äммя Мине кабыл алган кеше Мине Жибяреÿчене кабыл ала.
Пагамбярне пагамбярлеге какына кабыл алган кеше, пагамбяргя теярдей сауабны алыр; гаделне гаделлеге какына кабыл алган кеше дя гаделгя теярдей сауабны алыр.
Шушы кечкенялярнен берсеня öирянеÿчелеге какына бер гня сауыт салкын сыу эчерткян кеше дя, чыннаб äйтямен сезгя: сауабын алмый калмас, дигян.
Толкования стиха Скопировать ссылку Скопировать текст Добавить в избранное
Библ. энциклопедия Библейский словарь Словарь библ. образов Практическая симфония
Цитата из Библии каждое утро
TG: t.me/azbible
Viber: vb.me/azbible