Скрыть
7:2
7:3
7:4
7:5
7:6
7:7
7:8
7:9
7:10
7:11
7:12
7:13
7:14
7:15
7:17
7:20
7:21
7:24
7:25
7:26
7:32
7:33
7:34
7:35
7:36
7:38
7:40
7:41
7:42
7:43
7:44
7:45
7:46
7:47
7:48
7:49
7:50
Іисусъ тыҥнаган калыкка шул сюзлярен барында äйтеб бетергяч, Капернаумга кергян.
Бер сотникнын бик жараткан кызмятчесе чирляб, ÿлярлек булыб жата икян.
Іисусъ турысында эшетеб, ул Аҥар кызмятчесен килеб тöзятсен эйе диб, Аны чакырырга Іудейлярнен калык башлыкларын жибяргян.
Алар Іисусъ катына килеб, Аҥар бик ÿтенеб äйткянняр: Син аҥар мыны кыларга ул тейешле,
Ул безнен калыкны сöя шул, безгя синагога да салыб бирде, дигянняр.
Іисусъ алар белян киткян. Öйгя барыб житяргя бер аз калгач, сотникъ Аҥар дусларын жибяреб äйттергян: эй Ходай! килеб борчолма, Син минем öйöмя керергя мин тейешле тöгöл шул.
Шуҥар кюря мин ÿземне ÿзем Синеҥ катына барырга тейешле кюрмядем. Äммя Син сюз гня äйт, кызмятчем сауыгыр.
Мин шу ÿзем кеше кул астындагы кеше булсам да, ÿз кулымда салдатлар тотам; берсеня: бар дисям, бара; икенчесеня: кил дисям, киля; кызмятчемя: мыны кыл дисям, ул кыладыр, дигян.
Іисусъ мыны эшетеб, Аҥар исе киткян; Ӱз артыннан килгян калыкка боролоб äйткян: сезгя äйтямен, Израилдя дя Мин бу хатле ышаныуны очратмадым, дигян.
Жибяргян кешеляр öйгя кайткач, чирле кызмятчене сау очратканнар.
Шуннан суҥ Іисусъ Наинъ дигян калага барган; Анын белян бергя öйрянеÿчеляреҥен дя кюбесе, калыкнын да кюбесе барганнар.
Ул кала кабкасына жакыннашкан чагында, бер ÿлекне, ананын бердян бер улын кютяреб чыгыб киляляр икян; ул катын тол икян; анын белян бергя каладан кюб калык килгян.
Катынны кюреб, Ходай аны кызганыб, анар: син жылама дигян.
Аннары жакын килеб, ÿлекне итя торган урынга тейенгян; кютяреб барыучылар туктаганнар. Іисусъ äйткян: эй жегет, сиҥа äйтямен, тор! дигян.
Ӱлек тороб утырган да сöйляшя башлаган; Іисусъ аны анасына биргян.
Барысынада куркыныч тöшкян; Алланы даннаб äйткянняр: безнен арада оло пагамбяр кюренде, Алла Ӱз калкына изгелек итте, дигянняр.
Іисусъ турысында былай дейеÿ бöтöн Іудеяга, буган жяняшя тирягя жяйелгян.
Быларнын барысында öйрянеÿчеляре Іоаннга кайтыб белдергянняр.
Іоаннъ ÿз öйрянеÿчеляреҥен икесен чакырыб, Іисуска жибяреб, сораткан: Килясе дигян Син ме, äлля бютянне кöтöйöк ме? диб.
Алар Іисуска килеб äйткянняр: Чумылдырыучы Іоаннъ безне Сиҥа: Килясе дигян Син ме, äлля бютянне кöтöйöк ме? диб сорарга жибярде, дигянняр.
Шул чакта Іисусъ кюб кешелярне чирляреннян, жараларыннан, жаман тыннарыннан тöзяткян, кюб сукырларны да кюря торган иткян.
Іисусъ аларга жауаб биреб äйткян: барыгыз, кайтыб, Іоаннга ней кюргянегезне, ней эшеткянегезне äйтегез: сукырлар кюря торган булалар, аксаклар (тöзöк) жöрöйляр, кутырлы тяннеляр тазаралар, санраулар эшетяляр, ÿлекляр тереляляр, жарлылар изге хабяр сöйлöйляр диб.
Äммя Минем турда шиклянмягян кеше бахетле, дигян.
Аннары Іоаннын жибяргян кешеляре киткяч, Іисусъ калыкка Іоаннъ турысында äйтя башлаган: сез буш кырга ней кюрергя бардыгыз? жилдян тирбянгян камышны мы?
Суҥ ней кюрергя бардыгыз? жомошак кейем кейгян кешене ме? асыл кейем кейеб, кубшы тороучылар падша жортонда торалар ич.
Суҥ ней кюрергя бардыгыз? пагамбярне ме? Эйе, сезгя äйтямен: пагамбярдян дя олоно.
Мына Мин Синен алдыҥнан Ӱз пяриштямне жибярямен, ул Синеҥ алдыҥнан жулыҥны äзерляб куяр диб жазылган ÿзе шушы.
Мин сезгя äйтямен: катыннардан тыуганнар арасында Чумылдырыучы Іоаннан оло пагамбяр беряÿ дя жук, äммя Алла падшалыгындагыларнын ин кечесе аннан оло, дигян.
Тыҥнаб торган бар калык та, мытарлар да Іоаннъ чумылдырыуы белян чумылдырылыб, Алла иркен жиреня китергянняр.
Äммя фарисейляр, законъ белеучеляр Іоаннан чумылдырылмыйчы, ÿз турыларындагы Алла иркен кабыл алмаганнар.
Ходай äйткян: бу тыума кешелярен кемгя ошатыйым? алар кемгя ошаулы?
Алар урамда утырыб, бер берсеня кычкырыучы балаларга ошой; алар äйтяляр: без сезгя сыбызгы уйнадык, сез бейемядегез; без сезгя жыларлык жырыулар жырладык, сез жыламадыгыз дейляр.
Чумылдырыучы Іоаннъ килде, икмяк тя ашамый, аракы да эчмей; сез анда жен бар дейсез.
Äдям Улы килде, ашый да, эчя дя; сез äйтясез: мына ашауны, эчемнек эчеÿне жарата торган кеше, мытарларнын, жазыклы кешелярнен дусы, дейсез.
Белемнекне ÿз оланнары барысыда дöрöсляделяр, дигян.
Фарисейлярнен берсе Іисусны ÿзе белян бергя аш ашарга чакырган. Ул фарисей öйöня кереб утырган.
Мына шул каладагы бер жазыклы катын, Анын фарисей öйöня кереб утырганын белеб, алавастръ сауыт белян мѵро алыб килгян;
Килгяч, Анын артында аягы катында тороб, жылый-жылый кюз жяшен Анын аякларына койоб, чяче белян сöрткян, сöрткяч, аякларын ÿбеб, мѵро белян майлаган.
Іисусны чакырыучы фарисей мыны кюреб, эченнян гня äйткян: äгяр Бу пагамбяр булса, Аҥар кем тейенгянне, нейдей катын тейенгянне белер эйе, ул жазыклы катынна баса, дигян.
Іисусь Аҥар боролоб äйткян: Симонъ! Минем сиҥа бер нястя äйтясем бар, дигян. Ул äйткян: эй Öйрятеуче, äйт, дигян.
Іисусъ äйткян: бер бурычка биреÿченен бурычлы ике кешесе бар икян: берсенен биш жöз динарій бирясе бар икян, äммя икенчесенен илле динарій.
Аларнын тюляр нястяляре булмагач, ул икесеня дя кичергян. Инде äйтче, аны кайсысы кюберяк сöяр? дигян.
Симонъ жауаб биргян: кюберяк кичергяне диб уйлыймын дигян. Ул аҥар äйткян: син дöрöс äйттеҥ, дигян.
Аннары катынга таба боролоб, Симонга äйткян: син шушы катынны кюрямесен? Мин синеҥ öйöҥя килдем, син Мина аягымны жыуарга сыу да бирмяден, äммя ул Минем аякларыма кюз жяшен койоб, чяче белян сöрттö.
Син Мине ÿбмяден, äммя ул Мин килгяннян бирле аякларымны туктаусыз ÿбя.
Син Минем башымны май белян дя майламадын, äммя ул Минем аякларымны мѵро белян майлады.
Шуҥар кюря сиҥа äйтямен: кюб сöйгяненя кюря, анын кюб жазыклары да кичереля; äз кичерелгян кеше, сöйöуендя äз сöя, дигян.
Катынга äйткян: сина жазыкларыҥ кичереля, дигян.
Шунда Анын белян бергя утырыучылар ÿз аралый сöйляшя башлаганнар: бу кем, жазыкларны да кичеря? диб.
Äммя Ул катынга äйткян: сине ышаныуыҥ коткарды; тынычлык белян кайт, дигян.
Толкования стиха Скопировать ссылку Скопировать текст Добавить в избранное
Библ. энциклопедия Библейский словарь Словарь библ. образов Практическая симфония
Цитата из Библии каждое утро
TG: t.me/azbible
Viber: vb.me/azbible