Скрыть
17:2
17:4
17:5
17:7
17:8
17:9
17:13
17:15
17:16
17:17
17:18
17:19
17:20
17:21
17:22
17:24
17:27
17:29
17:30
17:31
17:34
17:36
Аннары Іисусъ Ӱз öйрянеÿчеляреҥя äйткян: алданыулар булмый калмас, алайда алдандырыучы кешегя читен булыр:
Шушы кечкенялярнен берсен алдалаудан ул кешегя муйнына тегермян ташы асыб, дингезгя ташланганы жакшырак булыр ыйы.
Ӱзегезне ÿзегез сак тотогоз. Äгяр туганыҥ сиҥа карышы жазыкланса, аны аҥар äйтеб оялт; äгяр дя ÿкенся, аҥар кичер;
Сиҥа карышы кöнöндя жиде табкыр жазыкланса да кöнöндя жиде табкыр ÿкенся, миҥа кичеря кюр диб äйтся, Аҥар кичер, дигян.
Апостоллар Ходайга äйткянняр: бездя ышаныуны арттырсана диб.
Ходай äйткян: äгяр сезнен ышаныуыгыз горчица бöртöгö кюк кня булса да шушы смоковница агачына: мыннан кубтарылыб, дингезгя барыб утыртыл дисягез, ул сезне тыҥнар ыйы.
Кем сезнен арадан, сукалый торган, жя кöтöÿ кöтя торган коло булыб, басыудан кайткач, анар: кил тизеряк, öстял äйлянясеня утыр дирер?
Алай дейеÿ урнына Аҥар былай äйтмяс ме: мина кичке ашны äзерляб куй да биленя эзяр бяйляб, мин ашаганда, эчкяндя, миҥа кызмят итеб жöр, аннары ÿзеҥ дя ашарсыҥ, эчярсеҥ? диб.
Кушканны кылганы öчöн, ул шул колга тау итяр ме? итмяс диб уйлыймын.
Сез дя шулай, ÿзегезгя кушканны барысын да кылыб бетергяч, äйтегез: без жараусыз коллар, без тик кыларга тейешлене гня кылдык шул, дигез.
Іерусалимга барышлый Іисусъ Г алилея белян Самарія арасыннан уткян.
Ул бер ауылга кергян чагында, Аны кутырлы тянне ун кеше очратканнар; алар жырактынук туктаб тороб,
Каты ауаз белян кычкырганнар: эй Öйрятеÿче Іисусъ, безне жарлыка диб.
Ул аларны кюргяч, аларга äйткян: барыгыз, священникляргя кюренегез, дигян. Барган чагында, алар тазарганнар.
Аларнын берсесе ÿзенен тöзялгянен кюреб, зур тауыш белян Алланы даннаб, кире кайткан да Іисуснын аягы астына жыгылыб,
Аҥар тау иткян; ул Самарія кешесе икян.
Шунда Іисусъ äйткян: ун кеше тазарган ыйыгыз тöгöл ме? тугызы кая суҥ?
Алар Аллага дан китерергя ничек кире килмяделяр, тик бу жат затныкы гна килгян? дигян.
Аннары аҥар äйткян: тор да кайт, ышаныуыҥ сине коткарды, дигян.
Фарисейляр Іисустан Алла Падшалыгы кайчан килер диб сорагач, Ул аларга жауаб биргян: Алла Падшалыгы кюренеб килмяс;
Мына ул мында, жя ана тегендя диб äйтмясляр; Алла Падшалыгы сезнен эчегездя шул, дигян.
Тагы öйрянеÿчеляреҥя äйткян: мына кöнняр килер, ул чакта Äдям Улынын кöнняренен бер гня кöнöн булса да кюрясегез килер, тик кюрмяссез.
Сезгя äйтерляр: мына Ул мында, жя ана тегендя дирерлер; сез бармагыз, эзлямягез.
Жяшен кюкнен бер кырыйыннан икенче кырыйына чаклы жалтраб, жяшняб киткян кюк, Äдям Улы да Ӱз кöнöндя шулай булыр.
Тик элгяре Ул бик кюб азабланырга тейеш, шушы тыума Аны кабыл алмас.
Ной кöннярендя ничек булган, Äдям Улынын кöннярендя дя гел шулай булыр:
Ной кимягя керер кöнгя чаклы, кешеляр ашаганнар, эчкянняр, öйлянгянняр, кеяÿгя киткянняр, аннары сыу килеб, барысын да ÿтереб бетергян.
Лотъ кöннярендя дя шулай булган: ашаганнар, эчкянняр, сатыуалыу иткянняр, агачлар утыртканнар, каралды житкереб торганнар,
Äммя Лотъ Содомъ каласыннан чыккан кöннö кюктян ут белян кюкерт жауыб, барысын да жукка чыгарган.
Äдям Улы килгян кöннö дя гел шулай булыр.
Ул кöннö беряÿ ÿзе ой тюбясендя булыб, äйберляре öй эчендя булса, ул аларны алыб китейем диб тöшмясен; басыуда булганы да öйöня таба боролоб карамасын.
Лотъ катынын исегезгя тöшöрöгöз.
Ӱз жанын саклаган кеше, аны жуяр, äммя жанын жугалткан кеше, аны терелтер.
Сезгя äйтямен: ул тöннö ике кеше бер тюшяктя булса, берсесе алыныр, икенчесе калдырылыр.
Ике катын бергя (кул) тегермяне тартсалар, берсесе алыныр, икенчесе калдырылыр.
Ике кеше басыуда булсалар, берсесе алыныр, икенчесе калдырылыр, дигян.
Мынар карышы Іисуска äйткянняр: эй Ходай, бу кайда булыр? дигянняр. Ул аларга äйткян: улякся жаткан тöшкя бöркöтляр жыйылыр, дигян.
Толкования стиха Скопировать ссылку Скопировать текст Добавить в избранное
Библ. энциклопедия Библейский словарь Словарь библ. образов Практическая симфония
Цитата из Библии каждое утро
TG: t.me/azbible
Viber: vb.me/azbible