Скрыть
6:1
6:3
6:4
6:5
6:6
6:7
6:8
6:10
6:11
6:12
6:13
6:15
6:16
6:17
6:18
6:19
6:21
6:23
6:26
6:27
6:28
6:29
6:30
6:31
6:32
6:34
Сак булыгыз, сезне кеше кюрсен диб, садакагызны кеше алдында бирмягез: алай итсягез, сезгя кюктяге Атагыздан сауаб булмас.
Шуҥар кюря син дя садака биргян чагында, кюз алдында гна кылыныучылар кюк ÿз алдыҥнан жаҥгыртма, алар ÿзлярен кешеляр мактасыннар диб, синагогаларда, урамнарда шулай кылыналар. Чыннаб äйтямен сезгя; алар инде ÿзляреня теясене алалар.
Äммя син садака биргяндя уҥ кулыҥ ней кылганны сул кулын белмясен.
Синеҥ садака биреÿен жяшерен булсын; жяшерендяген кюреÿче Атаҥ сиҥа ачыкта кайтарыр.
Син теляк иткян чагында да кюз алдында гна кылыныучылар кюк булма: алар кешеляр кюрсенняр диб, синагогаларда, урам чатларында туктаб келяÿ итеуне сöяляр. Чыннаб äйтямен сезгя: алар инде ÿзляреня теясене алалар.
Äммя син теляк итяр чагыҥда бюлмяҥя кер дя, ишегеҥне жабыб, жяшерендяге Атаҥа инял, жяшерендяген кюреÿче Атаҥ сиҥа ачыкта кайтарыр.
Теляк иткяндя, жалган деннеляр кюк, артыгын äйтмягез, алар кюб сюз äйтеÿ арткылы эшетелербез диб уйлыйлар шул.
Аларга ошаулы булмагыз: (кюктяге) Атагыз сезгя ней киряген сез сорагынчук белядер шул.
Сез былай диб телягез: эй кюктяге Атабыз, данны булыб торсон исемеҥ Синеҥ.
Килсен падшалыгыҥ Синеҥ; жирдя дя кюктягечя булсын иркеҥ Синеҥ.
Бöгöн кöннöк икмягебезне бир безгя.
Бурычларыбызны кичер, без дя безгя бурычлы булганнарга кичергян кюк.
Безне алданырга ирек жибярмя; жаманнан коткар безне. Падшалык, кыуат, ололок гумергя Синеке шул. Аминь.
Сез кешеляргя жазыкларын кичерсягез, кюктяге Атагыз сезгя дя кичерер.
Äммя сез кешеляргя жазыкларын кичермясягез, кюктяге Атагыз сезнен жазыкларыгызны да кичермяс.
Сез ураза тоткан чагында да кюз алдында гна кылыныучылар кюк монайыб жöрмягез; алар шу кешеляргя ураза тоткан булыб кюренер öчöн гня, чырайларын карангыландырыб жöрöйляр. Чыннаб äйтямен сезгя: алар инде ÿзляреня теясене алалар.
Син ураза тоткан чагында башыҥны майла; битеҥне жыу;
Кешеляр алдында ураза тоткан булыб кюренмя, тик жяшерендяге Атана гна кюрен; жяшерендяген кюреÿче Атаҥ сиҥа ачыкта кайтарыр.
Жир öстöндя ÿзегезгя мал жыймагыз, мында кöя дя (тея), тутыгыб та бетя, бурлар да казыб кереб урлыйлар.
Äммя ÿзегезгя малны кюктя жыйыгыз, анда кöя дя (теймей), тутыкмый да, бурлар да казыб кереб урламыйлар.
Малыгыз кайда булса, кюҥелегез дя шунда булыр шул.
Тян жактырткычы кюз; äгяр синеҥ кюзеҥ таза булса, бöтöн тянеҥ дя жакты булыр.
Äгяр кюзеҥ начар булса, бöтöн тянеҥ дя карангы булыр. Äгяр эчеҥдяге жактыҥ карангы булса, синдя карангылык ней катле булыр?
Беряÿ дя ике байга кызмят итя алмас; жя берсен жаратыр, икенчесен жаратмас; жя берсеня кюҥелдян жöрöр, икенчесеня кюҥелсез гня жöрöр; сез дя Аллага да, байлыкка да кызмят итя алмассыз.
Шуҥар кюря сезгя äйтямен: ней ашарбыз, ней эчярбез диб жаныгыз öчöн кöймягез, тянегез öчöн дя ней кеярбез диб (кöймягез); жан ашамныктан, тян кейемнян оло тöгöл ме?
Ауа кошларына карагыз: алар чячмейляр дя, урмыйлар да, амбарга да жыймыйлар, алай да кюктяге Атагыз аларны туйдыра; сез алардан кюб кадерле тöгöл ме?
Кем сезнен арадан кöйöнöб, ÿз буйын бер гня терсяк буйы арттыра алыр?
Кейем öчöн дя ник кöясез? Кырдагы чячякляргя карагыз, алар ничек ÿсяляр? эшлямейляр дя, эрлямейляр дя.
Мин сезгя äйтямен: Соломонъ бик данныклы булса да, аларнын берсе чаклы да кейеня алмаган.
Äгяр дя бöгöн бар, иртягя пичкя ташларлык кыр ÿлямен Алла шундый кейендергяч, эй аз ышаныучылар, сезне бигряктя жакшырак (кейендермяс) меней?
Шулай, сез ней ашарбыз, ней эчярбез, ней кеярбез диб кöйöнмягез.
Быларнын барын да жалган деннеляр эзлейляр шул; ул нястяляр барысы да сезгя киряк икянне кюктяге Атагыз белядер.
Иҥ элеке Алла падшалыгын, Анын дöрöслöгöн эзлягез, аннары ул нястяляр бар да сезгя öстяб бирелер.
Шулай, сез иртяге кöн öчöн кöйöнмягез, иртяге кöн узе öчöн узе кöйöнöр. Äр-бер кöнгя ÿзе öчöн ÿз кöйöгö житяр.
Толкования стиха Скопировать ссылку Скопировать текст Добавить в избранное
Библ. энциклопедия Библейский словарь Словарь библ. образов Практическая симфония
Цитата из Библии каждое утро
TG: t.me/azbible
Viber: vb.me/azbible