Скрыть
26:1
26:5
26:7
26:8
26:9
26:10
26:12
26:13
26:16
26:18
26:19
26:22
26:23
26:25
26:27
26:29
26:30
26:33
26:35
26:38
26:40
26:41
26:42
26:43
26:44
26:45
26:46
26:48
26:49
26:50
26:51
26:55
26:56
26:58
26:60
26:62
26:65
26:66
26:68
26:69
26:71
26:72
26:73
26:75
Бу сюзлярне барысын да äйтеб бетергяч, Іисусъ Ӱз öйрянеÿчеляреҥя äйткян:
Тагы ике кöннян суҥ Пасха буласын белясез, шул чакта Äдям Улын кадакларга тотоб бирерляр, дигян.
Шул кöннярдя архіерейляр, княгячеляр, калык башлыклары Каіафа атлы архіерейнен жортона жыйылганнар.
Алар Іисусны хайля белян тотоб алыб, ÿтерергя киҥяш иткянняр.
Алар äйткянняр: алайда калык болганышмасын диб, мыны бяйрям кöннö (кылмыйык), дигянняр.
Іисусъ Виѳаніядя кутырлы тянне Симоннын öйöндя утырган чакта,
Анын жанына бер катын сауыт белян кыйбатлы мѵро алыб килеб, Ул утырган кöйö, Анын башына койган.
Öйрянеÿчеляр мыны кюреб, жаратмыйчы äйткянняр: мыны ник äрям итте?
Бу мѵроны бик кыйбат сатыб, (акчасын) сораныучыларга бирергя мöҥким эйе ич, дигянняр.
Іисусъ мыны белеб, аларга äйткян: ник сез бу катынны жöдятясез? ул Миҥа жакшы эш кылды.
Сораныучылар жалан сезнен белян ич, äммя Мин жалан сезнен белян булмам.
Бу мѵроны тянемя койоб, ул Мине кюмяргя äзерляде.
Чыннаб äйтямен сезгя: бöтöн дöньядя кайда гна булса да шушы Евангеліе сöйлянелся, ул катынны искя тöшöрöб, анын ней кылганы да äйтелер, дигян.
Шул чакта ун икенен берсе, Искаріоть Іуда дигяне архіерейляргя барыб,
Äйткян: сез мина ней бирерсез? мин Аны сезгя тотоб бирем, дигян. Алар аҥар утыз кöмöш тянкя бирмякче булганнар.
Шуннан суҥ ул Іисусны тотоб бирергя кöйлö багыт эзлягян.
Тöчö кюмяч кöнняренен элекеге кöнöндя, öйрянеÿчеляре Іисуска килеб äйткянняр: Сиҥа пасха äзерляргя безгя кайда кушасыҥ? дигянняр.
Ул äйткян: калага шундый исемне кешегя барыб, аҥар äйтегез: Ойрятеуче äйтя: инде багытым жакыннашты, синеҥ öйöҥдя öйрянеÿчелярем белян пасха кыларым диб äйтте дигез, дигян.
Öйрянеÿчеляре Іисусъ кушканча кылганнар, пасха äзерлягянняр.
Кич булгач, Іисусъ (килеб) ун ике öйрянеÿчесе белян бергя утырган.
Ашаган чакта аларга äйткян: чыннаб äйтямен сезгя, сезнен арадан беряÿ Мине тотоб бирер, дигян.
Алар бик кайгыга тöшöб, берсе артыннан берсе Аҥар äйтя башлаганнар: эй Ходай, мин тöгöлме? диб.
Ул аларга жауаб биреб äйткян: Минем белян бергя кулын тозлокка тыгыучы, шул Мине тотоб бирер.
Алайда Äдям Улы Ӱз турында жазылганча бара, тик Äдям Улын тотоб биреÿче кешегя жаман булыр, ул кешегя тыумаганы жакшырак булыр ыйы, дигян.
Шунда Аны тотоб биреÿче Іуда да äйткян: эй Öйрятеÿче, мин тöгöл ме? дигян. Іисусъ анар: син äйттен, дигян.
Ашаган чакта, Іисусъ икмяк алыб, аны бахилляб сындырган да öйрянеÿчеляреҥя биреб äйткян: алыгыз, ашагыз, Бу Минем Тянем, дигян.
Аннары сауытны алыб, тау итеб, аларга биреб äйткян: мыннан барыгызда эчегез,
Бу Минем кюб кешеляр öчöн, жазыклар кичерер öчöн агызган жана законъ Каным.
Сезгя äйтямен: мыннан былай бу жöзöм жимешенен сыуын Атамнын падшалыгында сезнен белян бергя жаҥа эчемнек эчясе кОнгя чаклы эчмямен, дигян.
Аннары иман жырлагач, Елеонъ тауына киткянняр.
Шунда Іисусъ аларга äйткян: бу тöндя сез барыгызда Минем турда шиклянерсез; жазылган шул: кöтöÿчесен уатыб бетерем, кöтöÿдяге сарыклары таралыб бетярляр, диб.
Терелеб торгач, сезне Галилеяда карышы алырым, дигян.
Петръ Аҥар жауаб биреб äйткян: Синеҥ турда барысыда шиклянсяляр дя, мин ич кайчанда шиклянмям, дигян.
Іисусъ аҥар äйткян: чыннаб äйтямен сиҥа: шушы тöндя äтяч кычкыргынчы син Мине öч табкыр таҥарсын, дигян.
Петръ Аҥар äйткян: äгяр мина Синеҥ белян бергя ÿляргя туры кился дя, мин Сине танмам, дигян. Бар öйрянеÿчеляр дя шулай диб äйткянняр.
Шуннан суҥ Іисусъ алар белян Геѳсиманія дигян урынга килгяч, анда öйрянеÿчеляреҥя äйткян: Мин тегендя барыб теляк итеб килгенче, сез мында утырыб торогоз, дигян.
Аннары Петрны, Зеведейнен ике улын Ӱзе белян алыб киткян дя, эче пошоб, кайгыра башлаган.
Шунда Іисусъ аларга äйткян: Минем жаным ÿлярлек булыб кöйя, мында Минем белян уяу тороб торогоз, дигян.
Аннары алардан бер-аз читкя китеб, жöз тюбян жыгылыб, инялеб äйткян: эй Атам, мöҥким булса, бу сауыт Миннян ÿтсен эйе, алайда Мин телягянчя тöгöл, äммя Син телягянчя (булсын), дигян.
Аннары öйрянеÿчеляре жанына барыб, аларнын жоклаганын кюреб, Петрга äйткян: шулай итеб, сез Минем белян бер гня сагат тя уяу тора алмадыгыз меней?
Алданмас öчöн, уяу торогоз, теляк итегез, тын уяу, äммя тян халсез, дигян.
Тагы икенче табкыр читкяряк китеб, былай диб инялгян: эй Атам, äгяр бу сауыт Миннян ÿтя алмаса, Мин аннан эчмей кала алмасам, айса Синеҥ иркеҥ булсын, дигян.
Кабат килеб, Ул тагы аларнын жоклаб жатканнарын кюргян, аларнын кюзлярен жоко баскан икян шул.
Тагынук аларны калдырыб, читкя китеб, öчöнчö табкыр шул сюзлярне äйтеб теляк иткян.
Аннары öйрянеÿчеляре жанына килеб, аларга äйткян: сез äле гел жоклаб жатасыз икян; мына инде сагат жакыннашты, Äдям Улы жазыклылар кулына тотоб биреля.
Торогоз, äйдягез, мына Мине тотоб биреÿче жакыннашты, дигян.
Ул мыны äйткян чагындук, ун икенен берсе Іуда килеб житкян; анын белян бергя архіерейлярдян, калык башлыкларыннан жибярелгян кюб кеше кылычлар, казыклар алыб (килгянняр).
Аны тотоб биреÿче аларга былай äйтеб билге куйган: мин Кемне ÿбсям, шул Ӱзе, Аны тотоб алыгыз, дигян.
Шул сяттюк ул Іисуска жакыннашыб, эй Öйрятеÿче, сöйöн! диб äйтеб, Аны ÿбкян.
Іисусъ Аҥар äйткян: эй дус! син мында нейгя килдеҥ? дигян. Шул чакта Іисуска жакын килеб, Аны кул белян тотоб алганнар.
Шунда Іисусъ белян бергя булганнарнын берсе кулын сузыб, кылычын алган да, архіерей колонын колагын чабыб öзгян.
Шунда Іисусъ аҥар äйткян: кылычыҥны кире урнына тык, кылыч алыучылар барысыда кылычтан харяб булырлар шул.
Äлля син, Мин казерюк Атама ÿтенсям, Ул Миҥа ун ике легіоннан да артык пяриштяляр жибярмяс диб уйлыйсыҥ мы?
Шушылай буласы диб жазылган сюзляр ничек жиреня килер эйе суҥ? дигян.
Шул сяттюк Іисусъ калыкка äйткян: талаучыга чыккандый, кылычлар, казыклар алыб, сез Мине тотоб алырга чыккан, чиркяÿдя öйряткян чагымда, Мин кöндя сезнен белян утырдым ич, äммя сез Мине тотоб алмадыгыз, дигян.
Бу барда пагамбярляр жазган жиреня килер öчöн булды, дигян. Шул чакта öйрянеÿчеляре барысыда Аны калдырыб качканнар.
Іисусны алыб китеÿчеляр Аны Каіафа атлы архіерейгя алыб барганнар; анда княгячеляр, оло кешеляр жыйылыб торганнар.
Шунда Петръ жырактын Анын артыннан архіерей жортона житкенче барган; бетеÿне кюрер öчöн, ул ишек алдына кереб, кызмятчеляр белян бергя утырган.
Архіерейляр, оло кешеляр, хокöм итеучеляр барысыда Іисусны утертер öчöн, Аҥар карышы жалган айыб эзлягянняр;
Тик табалмаганнар: кюб жалган таныкчылар килгянняр, алайда (айыб) табмаганнар. Калдыгында ике жалган таныкчы килеб,
Äйткянняр: Ул äйтте: Алла чиркяÿен жимереб, öч кöндя аны торгозоб житкезерем диде, дигянняр.
Архіерей тороб Аҥар äйткян: быларнын Сина карышы таныклауларына Син ник бер жауаб та бирмейсен? дигян.
Іисусъ дяшмягян. Аннары архіерей Аҥар äйткян: тере Алланы алыб сороймын Синнян: äйт безгя, Алла Улы Христосъ Син ме? дигян.
Іисусъ Аҥар äйткян: (дöрöс) äйттеҥ; тагынук сезгя äйтямен: мыннан ары сез Кодрятленен ун жагында утырыб, кюк болотлары öстöндя килеÿче Äдям Улын кюрерсез, дигян.
Шул чакта архіерей ÿз кейемнярен жыртыб äйткян: Ул Алланы курлый, тагы безгя нейгя таныкчылар? мына сез казер Анын Алланы курлаганын эшеттегез.
Сезгя ничек тея? дигян. Алар жауаб биреб äйткянняр: Аны ÿтерергя тейеш, дигянняр.
Шул чагында Іисуснын жöзöня тöкöргянняр, башына сукканнар, кайсылары жанакларына сугыб,
Äйткянняр: эй Христосъ, Сиҥа кем сукты? белеб äйт безгя, дигянняр.
Петръ тышта, ишек алдында утырган; анын жанына бер катын кызмятче килеб äйткян: син дя Галилея Іисусы белян эйеҥ, дигян.
Äммя Петръ барысынында алдында таҥыб äйткян: син ней äйткянне белмеймен, дигян.
Ул кабкадан чыкканда, аны икенчесе кюреб, шундагыларга äйткян: бу да Назорей Іисусъ белян эйе, дигян.
Ул тагы бу кешене белмеймен диб карганыб таҥган.
Бер-ауыктан сун шунда тороучылар Петрга жакын килеб äйткянняр: чыннаб син алар арасыннан, сöйляшеуен дя кюрсятеб тора, дигянняр.
Шуннан суҥ ул: бу кешене белмеймен диб каргана башлаган, тана башлаган. Шул сяттюк атяч кычкырган.
Петръ Іисуснын аҥар: äтяч кычкыргынчы син Мине öч табкыр танарсын диб äйткян сюзен исеня тöшöргян. Аннары чыгыб китеб, бик интегеб жылаган.
Толкования стиха Скопировать ссылку Скопировать текст Добавить в избранное
Библ. энциклопедия Библейский словарь Словарь библ. образов Практическая симфония
Цитата из Библии каждое утро
TG: t.me/azbible
Viber: vb.me/azbible