Скрыть
23:1
23:2
23:3
23:7
23:10
23:11
23:15
23:16
23:17
23:18
23:20
23:22
23:24
23:25
23:26
23:28
23:29
23:30
23:31
23:32
23:36
Шул чакта Іисусъ калыкка да, öйрянеÿчеляреҥя дя былай диб äйтя башлаган:
Моисей урнына княгячеляр белян фарисейляр утырганнар.
Алар сезгя кыларга кушканны барын да тотогоз да, кылыгыз да, тик алар кылынганча кылынмагыз: алар ÿзляре äйткянне ÿзляре кылмыйлар шул.
Алар, кютяреб жöрöй алмаслык, ауыр кютярям бяйляб, кешеляр жилкясеня салалар, äммя ÿзляре аны бармаклары белян дя кузгатасылары килмей.
Алар бар эшлярен кешеляр кюрсенняр диб кня кылалар; (маҥгайларына, кулларына) бяйляÿечляр киҥ итеб бяйлейляр, кейем кырыйларына зур чуклар тагалар.
Тагы ашка жыйылган жирдя тюргя утырыуны, синагогаларда алда утырыуны сöяляр.
Урамнарда кеше башырганны, ÿзлярен: öйрятеуче, öйрятеÿче диб кублаганны жараталар.
Äммя сез ÿзегезне öйрятеÿче дигянне телямягез: сезнен Öйрятеучегез бер Христосъ кна шул, äммя сез барыгыз да бер туганнар кюк.
Жир öстöндя беряÿне дя ата диб äйтмягез: сезнен Атагыз беряÿ гня шул, Ул кюктя.
Ӱзегезне ÿгетляÿче дигянне дя телямягез: сезнен Ӱгетляÿчегез бер Христосъ кна шул.
Сезнен арада ологоз,сезгя кызмятче булсын.
Кем ÿзен ÿзе кютярся, ул кечегя калыр, äммя кем ÿзен ÿзе кечеляндерся, ул ололаныр, дигян.
Айгай сезгя княгячеляр, фарисейляр, жумачылар! сез кешеляргя кюк падшалыгын жабыб торасыз: ÿзегез дя кермейсез, керясе килгяннярне дя кертмейсез.
Айгай сезгя княгячеляр, фарисейляр, жумачылар! сез тол катыннарнын жортларын ашаб бетерясез шул; кюренер öчöн гня озаклаб теляк итясез: шунын öчöн сез артыгырак айыбланырсыз.
Айгай сезгя княгячеляр, фарисейляр, жумачылар! сез беряÿне-беряÿне ÿз денегезгя ауыштырыр öчöн, дингезлярне, коро жирне жöрöб бетерясез; ауыштыргач, аны ÿзегездян ике öлöш жаманырак тамук улы итясез.
Айгай сезгя сукыр жöртöучеляр! сез äйтясез: кем чиркяÿне алыб ант ится, кылмаса да жарый, äммя кем чиркяу алтынын алыб ант ится, кыларга тейеш, дейсез.
Эй акылсызлар, сукырлар! ней олорак: алтын мы, äлля алтынны арыуландыра торган чиркяÿ ме?
Тагы (äйтясез): кем корман урны белян ант ится, кылмаса да жарый, äммя кем анын öстöндяге корман белян ант ится, кыларга тейеш дейсез.
Эй акылсызлар, сукырлар! ней олорак: корман мы, äлля корманны арыуландыра торган урын мы?
Корман урны белян ант итеÿче, урны белян дя, анын öстöндя ней бар, барысы белян дя ант итя.
Чиркяÿ белян ант итеÿче, анын ÿзе белян дя, эчендя Тороучы белян дя ант итя.
Кюк белян ант итеÿче, Алла престолы белян дя, анын öстöндя Утырыучы белян дя ант итя.
Айгай сезгя, княгячеляр, фарисейляр, жумачылар! сез бöтнöктян, анистан, тминнан унынчы öлöшöн бирясез, äммя закондагынын иҥ ололарын: турылыкны, изгелекне, ышаныуны калдырганыгыз; быларны да кыларга киряк, тегелярен дя калдырырга кирякмяс.
Эй сукыр жöртöÿчеляр! сез черкейне сöзясез, äммя дОяне жотасыз.
Айгай сезгя, княгячеляр, фарисейляр, жумачылар! сез табаксауытларыгызнын тышларын тазартасыз, äммя эчляре талаб алган нястя белян, дöрöссöзлöк белян тулы.
Эй сукыр фарисей! элеке табак-сауытыннын эчен тазарт, аннары аларнын тышы да таза булыр.
Айгай сезгя, княгячеляр, фарисейляр, жумачылар! сез тышларын буяган гробларга ошаулы: алар тышларыннан матур кюреняляр, äммя эчляре улек сöяге белян, ар-тöрлö шакшылык белян тулы.
Шулай сез дя тышыгыздан кешеляргя гадел кюк кюренясез, äммя эчегез жумалау белян, законсызлык белян тулы, дигян.
Айгай сезгя, княгячеляр, фарисейляр, жумачылар! сез пагамбярляргя каберляр торгозасыз, гаделлярнен памятникларын матурлыйсыз.
Сез äйтясез: äгяр без аталарыбыз кöннярендя торган булсак, пагамбярлярнен каннарын тюгяргя аларга катышмаган булыр ыйык, дейсез.
Шулай итеб ÿзегезне ÿзегез пагамбярлярне ÿтереÿчелярнен уллары икянегезне кюрсятясез.
Сез дя инде аталарыгызнын ÿлчяÿен тутырыгыз.
Эй жыланнар, эй ехидна тыумалары! сезне тамукка тöшöртясе хокöмнян ничек качарсыз?
Мына Мин сезгя пагамбярлярне, белемне кешелярне, укымышларны жибярям; сез аларнын кайсыларын ÿтерерсез, качка кадакларсыз, äммя кайсыларын синагогаларыгызда кыйнарсыз, каладан калага кыуарсыз.
Жир öстöндя гаделлярнен (айыбсыз) тюгелгян каны, гадел Авель каныннан башлаб, корман урны белян келяÿ öйö арасында сез утергян Варахія улы Захаріянын канына чаклы, барысыда сезгя тöшсöн.
Чыннаб äйтямен сезгя: бу барда шушы тыумага килер.
Эй пагамбярлярне ÿтереб бетереÿче, сиҥа жибярелгяннярне таш белян атыб ÿтереÿче Іерусалимъ, Іерусалимъ! тауык ÿз чебешлярен канаты астына жыйган кюк, Мин синеҥ балаларыҥны ничя табкыр Ӱз катыма жыясым килгян эйе, äммя сез телямядегез.
Мына инде бу жортогоз сезгя буш кала.
Сезгя äйтямен: Ходай исеменя Килеÿче даннаулы диб äйткенче, сез Мине мыннан былай кюрмяссез, дигян.
Толкования стиха Скопировать ссылку Скопировать текст Добавить в избранное
Библ. энциклопедия Библейский словарь Словарь библ. образов Практическая симфония
Цитата из Библии каждое утро
TG: t.me/azbible
Viber: vb.me/azbible