Скрыть
21:2
21:3
21:4
21:6
21:10
21:11
21:14
21:15
21:17
21:18
21:20
21:24
21:25
21:27
21:28
21:29
21:30
21:34
21:36
21:37
21:40
21:41
21:43
21:45
21:46
Іерусалимгя жакыннашарак, Елеонь тауына, Виѳсфагія атлы ауылга килеб житкяч, Іисусъ ике öйрянеучесен жибяреб,
Аларга äйткян: шушы алдыгыздагы ауылга барыгыз, баргачтук анда бяйляб куйган ишякне колоны белян очратырсыз, чишеб (аларны) Миҥа алыб килегез.
Äгяр беряÿ сезгя бер-бер сюз äйтся, алар Ходайга киряк дигез, ул шул сяттюк аларны биреб жибярер, дигян.
Бу барда пагамбяр арткылы äйтелеу жиреня килер öчöн булган, ул äйткян:
Сионъ кызына äйтегез: мына синеҥ падшаҥ, жигеля торган ишякнен колонона атланыб, синен жанына жыуашлык белян киля диб.
Öйрянеÿчеляр барыб, Іисусь кушканча кылганнар.
Ишякне колоны белян алыб килеб, алар öстöня ÿзляренен кейемнярен салганнар, Іисусъ кейемняр öстöня атланган.
Кюб калык ÿз кейемнярен жул öстöня жяйеб барганнар, кайсылары агачлардан жапраклы чыбыклар кисеб алыб, жулга тюшяб барганнар.
Калыкнын алдан барыучылары да, арттан барыучылары да: Осанна Давидъ Улына! Ходай исеменя килеуче даннаулы, эй жугарыдагы Осанна! диб кычкырыб барганнар.
Ул Іерусалимгя кергяч, бöтöн кала кузгалган, бер берсеннян: Бу кем? диб сорашканнар.
Калык äйткян: Бу Іисусъ, Галилеядяге Назареттан (чыккан) пагамбяр, дигянняр.
Іисусъ Алла чиркяÿеня кергяч, чиркяÿдя сатыу итеÿчелярне, алыучыларны барысында кыуыб чыгарган; акча алыштырыучыларнын öстяллярен, кюгярчен сатыучыларнын скямьялярен аударыб бетергян.
Аннары аларга äйткян: жазылган ич: Минем öйöм теляк öйö диб аталыр, äммя сез аны талаучылар оясы кюк иткянегез диб, дигян.
Шул чакта чиркяÿдя Анын жанына сукырлар, аксаклар килгянняр. Ул аларны тöзяткян.
Архіерейляр, княгячеляр, Ул кылган кодрятлярне кюреб, тагы: Осанна Давидъ Улына! диб чиркяудя кычкырыучы балаларны кюреб, ачыулары килеб,
Аҥар äйткянняр: алар ней äйткянне эшетясен ме? дигянняр. Іисусъ аларга äйткян: эйе, сез äлля: жяш балаларнын, имчяк имя торганнарнын ауызыннан Син Ӱзеҥне мактаттын, дигянне бер чактада укымадыгыз мы? дигян.
Аннары аларны калдырыб, каладан чыгыб, Виѳаніягя киткян, тöннö шунда ÿткяргян.
Иртя белян калага кайткан чакта ашасы килгян.
Жул буйында бер смоква агачын кюреб, анын жанына барган; анда жапракларыннан бютян нястя табмагач, аҥар äйткян: синдя мыннан блай гумергя жимеш булмасын, дигян. Смоква агачы шундук короган.
Öйрянеÿчеляр мыны кюреб, исляре китеб äйткянняр: бу смоква агачы ничек кинят короды? дигянняр.
Іисусъ аларга жауаб биреб äйткян: чыннаб äйтямен сезгя: äгяр сез шиклянмейче ышансагыз, смоква агачына кылганны гна кылмассыз, äммя шушы тауга: кютярелеб, дингезгя атыл дисягез, (ул да) булыр.
Телягегездя ышаныб ней гня сорасагыз да, барын да алырсыз, дигян.
Аннары чиркяÿгя килеб öйряткян чагында, Анын жанына архіерейляр, калык башлыклары килеб äйткянняр: Син мыны кем бойороуы белян кыласын? мындый кыуатны Сина кем бирде? дигянняр.
Іисусъ аларга жауаб биреб äйткян: Мин дя сездян бер сюз соройом, сез Миҥа Шуҥар (жауаб) äйтсягез, Мин дя сезгя мыны кем бойороуы белян кылганымны äйтермен.
Іоаннъ чумылдырырга (бойорок) кайдан алды? кюктян ме, äлля кешелярдян ме? дигян. Алар ÿз аралый уйлаганнар: äгяр кюктян дисяк, Ул безгя: ник сун Аҥар ышанмадыгыз, дирер.
Äгяр кешелярдян дисяк, калыктан куркабыз, Іоанны бар да пагамбяргя саныйлар шул диб.
Аннары жауаб биреб, Іисуска äйткянняр: белмейбез, дигянняр. Ул да аларга äйткян: Мин дя сезгя мыны кем бойороуы белян кылганымны äйтмям, дигян.
Сезгя ничек тея? Бер кешенен ике улы булган; ул элекесеня килеб äйткян: улым! бар, бöгöн минем жöзöм бакчамда эшляче, дигян.
Улы жауаб биреб äйткян: бармам, дигян; укенеб, суныннан барган.
Икенчесеня килеб, аҥар да шулай äйткян; анысы жауаб биреб: эй äтей, барым, дигян, тик бармаган.
Икесенен кайсысы атасы кушканны кылган? дигян. Алар Аҥар: элекегесе, дигянняр. Іисусь аларга äйткян: чыннаб äйтямен сезгя: мытарлар, азгын торган катын-кызлар Алла падшалыгына сездян алдан керяляр.
Іоаннъ сезгя дöрöслöк жулы белян килде, сез аҥар ышанмадыгыз, мытарлар, азгын торган катын-кызлар Аҥар ышандылар, äммя сез мыны кюргячтя тяÿбягя килмядегез, Аҥар ышанмадыгыз шул, дигян.
Икенче мясял тыҥнаб алыгыз: бер жорт эясе булган; ул жöзöм агачлары утыртыб, äйлянясен койма белян äйляндергян; эчендя (жöзöм сыуын) агызгыч жасаган, башня торгозган, аннары бакчаны бакчачыларга табшырыб, киткян.
Жимешен жыяр багыт житкяч, ул ÿз кызмятчелярен бакчачылардан жимешен алырга жибяргян.
Бакчачылар анын кызмятчеляреня жабышыб, кайсын кыйнаганнар, кайсын ÿтергянняр, кайсысын таш белян атыб ÿтергянняр.
Ул тагы элекегелярдян дя кюберяк ÿҥтя кызмятчеляр жибяргян; аларга да шулай кылганнар.
Улымнан оялырлар диб, калдыгында ул аларга ÿз улын жибяргян.
Äммя бакчачылар анын улын кюреб, бер берсеня äйткянняр: бу атасы урнына каласы, äйдягез ÿтерейек аны, аннары аҥар каласы малны ÿзебезгя алырбыз, дигянняр.
Аны тотканнар да бакчадан чыгарыб ÿтергянняр.
Бакчанын эясе килгяч, бу бакчачыларга инде ней кылар? дигян.
Алар Аҥар äйткянняр: бу усалларны азаблаб харяб итяр, бакчасын багытында Аҥар жимешен бирерлек бютян бакчачыларга табшырыр, дигянняр.
Іисусъ аларга äйткян: сез äлля: öй салыучылар жараусыз кюреб ташлаган таш почмак астына нигез булган, Ходайдан булган бу, безнен кюз алдыбызда ис китярлек дигянне жазыуда бер чакта да укымадыгыз мы? дигян.
Шунныктан сезгя äйтямен: Алла падшалыгы сездян алыныр да жимешен китерерлек калыкка бирелер.
Бу таш öстöня жыгылган кеше уатылыр, äммя кем öстöня бу таш тöшся, аны сытар, дигян.
Архіерейляр белян фарисейляр Анын мясяллярен эшеткяч, Ул алар турысында äйткянне аннаганнар.
Аннары алар Аны тотоб алмакчы булганнар, тик калык Аны пагамбяргя санаганга кюря, калыктан курыкканнар.
Толкования стиха Скопировать ссылку Скопировать текст Добавить в избранное
Библ. энциклопедия Библейский словарь Словарь библ. образов Практическая симфония
Цитата из Библии каждое утро
TG: t.me/azbible
Viber: vb.me/azbible