Скрыть
13:1
13:2
13:4
13:5
13:6
13:7
13:8
13:9
13:10
13:11
13:13
13:19
13:20
13:21
13:22
13:23
13:24
13:25
13:26
13:27
13:28
13:29
13:30
13:32
13:36
13:37
13:38
13:40
13:41
13:42
13:44
13:45
13:46
13:47
13:48
13:49
13:50
13:51
13:52
13:53
13:56
13:58
Шул кöннö Іисусъ öйдян чыгыб, дингез жарына барыб утырган.
Анын жанына кюб калык жыйылган, шунныктан Ул кимягя кереб утырган; калык бар да жар читендя торган.
Ул аларны кюб мясялляр äйтеб былай öйряткян:
Мына чячеÿче чячяргя чыккан. Чячкян чагында кайсы бöртöкляре жул кырыйына тöшкянняр; кошлар килеб, аларны чюбляб бетергянняр.
Кайсылары ташлык жиргя тöшкянняр, анда балчык аз гна булган, балчык сай булганныктан алар тизюк тишелеб чыкканнар.
Кояш чыккач, алар шинеб беткянняр дя, тамырлана алмаганга кюря, короганнар.
Кайсылары тигяняклеккя тöшкянняр; тигяняк ÿсеб житкяч, аларны басыб бетергян.
Кайсылары жакшы жиргя тöшкянняр дя, жимеш китергянняр: кайсысы жöз бöртöк, кайсысы алтмыш бöртöк, кайсысы утыз бöртöк.
Эшетергя колагы бар кеше эшетсен, дигян.
Анын жанына öйрянеÿчеляре килеб, Аҥар äйткянняр: ник Син аларга мясялляр белян сöйлöйсен? дигянняр.
Ул аларга жауаб биреб äйткян: сезгя кюк падшалыгынын жяшереннярен белергя бирелгян шул, äммя аларга бирелмягян.
Барга бирелер, арттырылыр да, äммя жуктан ней бары да алыныр.
Алар караб та кюрмейляр, тыҥнаб та эшетмейляр, аҥнамыйлар да, шунныктан аларга мясял белян äйтямен.
Исаія пагамбярнен алдан äйтеÿе аларга туры киля, ул äйткян: эшетеÿен эшетерсез, äммя аҥнамассыз; карауын карарсыз, тик кюрмяссез.
Бу кешелярнен кюҥелляре катыланган; алар колаклары белян дя кöчкя эшетяляр, кюзлярен дя жомганнар, кюзляре белян кюрмяс öчöн, колаклары белян тыннамас öчöн, кюҥелляре белян аннамас öчöн, Мина кайтмас öчöн, äммя Мин аларны тöзятер эйем, дигян.
Äммя сезнен кюзлярегез, кюреб торганнарына кюря, колакларыгыз да, эшетеб торганнарына кюря, бахетле.
Чыннаб äйтямен сезгя: кюб пагамбярляр, кюб гадел (кешеляр) сез кюря торганны кюряселяре килде, алайда кюрмяделяр; сез эшеткянне эшетяселяре килде, тик эшетмяделяр.
Сез инде чячеÿче турысында äйткян мясялнен (аҥын) тыҥнагыз.
Падшалык турысында äйтелгян сюзне эшетеб, аны аннамаган äр-бер кешегя шайтан килеб, анын кюҥеленя чячкянне алыб китя: мына жул кырыйына чячелгяне шул.
Ташлык жиргя чячелгяне бу була: беряÿ сюзне эшеткяч, аны тизюк сöйöнöч белян кабыл ала.
Тик жяйелгян тамыры жукка кюря, ныклыгы да булмаганга кюря, аҥар эшеткян сюзе öчöн кайгы, жя кысаннык кюрергя туры кился, шундук шикляня башлый.
Тигяняклеккя чячелгяне бу була: беряÿ сюзне эшетеÿен эшетя, тик бу гумернен сагышлары, байлыкка алданыулык (эшеткян) сюзен басыб бетеря, аннары ул сюз жимеш китермей.
Äммя жакшы жиргя чячелгяне бу була: беряÿ сюзне эшетеб, аны аннаб ала да, жимеш китеря; кайсысы жöзярне, кайсысы алтмышарны, кайсысы утызарны (китеря) дигян.
Ул аларга тагы бютян мясял äйткян: кюк падшалыгы басыуына арыу орлок чячкян кешегя ошой.
Кешеляр жоклаган чагында, анын дошманы килеб, бодай арасына бакралар чячеб киткян.
Бодай ÿсеб, баш чыгара башлагач, бакралар да кюренгянняр.
Кызмятчеляр эяляреня килеб äйткянняр: эй кужа! син басыуына жакшы орлок кна чячкян эйеҥ тöгöл ме? анда бакралар каян булган суҥ? дигянняр.
Ул аларга äйткян: мыны дошман кеше кылган, дигян; кызмятчеляре тагы аҥар äйткянняр: телясяҥ, без барыб аларны утар ыйык? дигянняр.
Äммя ул (аларга) äйткян: жук, сез бакраларны утаган чакта, алар белян бергя бодайны да жолкорсыз.
Урыр багыт житкенче икесен дя бергя ÿсяргя калдырыгыз; урган чакта мин уракчыларга äйтерем: элеке бакраларны, утка жагарга диб, жыйыб кОлтялягез, аннары бодайны келятемя жыйыб куйыгыз, дирем.
Ул аларга жяня бютян мясял äйткян: кюк падшалыгы бер кеше алыб барыб, басыуына чячкян горчица орлогона ошой:
Ул бар орлоклардан да ыуак орлок булса да, ÿсеб житкяч, бар ÿлямнярдян дя узыб, агач була, ботакларына ауа кошлары очоб килеб, кунакларлык була, дигян.
Жяня тагы аларга бютян мясял äйткян: кюк падшалыгы äчеткеч апарага ошой: аны бер катын алган да, öч ÿлчяÿ онга катыштырыб, бары бергя äчеб житкенче, äчергя куйган.
Быларны Іисусъ калыкка барын да мясял белян сöйлягян, äммя мясялсез аларга ич нястя дя сöйлямягян.
Шулай итеб, пагамбяр арткылы äйтелгян сюз жиреня килгян; ул äйткян: ауызымны мясялляр китереб сОйляргя ачармын, дöнья жаралганнан бирле жяшерен торганнарны äйтермен, дигян.
Аннары Іисусъ калыкны жибяреб, бер öйгя кергян. Öйрянеÿчеляре Іисусъ жанына килеб äйткянняр: басыудагы бакралар турысында äйткян мясялне безгя аннатчы, дигянняр.
Ул аларга жауаб биреб äйткян: жакшы орлок чячеÿчесе Äдям Улы;
Басыу дигяне-дöнья, жакшы орлок дигяне-падшалык уллары, äммя бакралар дигяне-жаманнык уллары;
Бакралар чячкян дошман дигяне-шайтан, урыр багыт дигяне-дöнья бетеÿе, уракчылары-Пяриштяляр.
Бакраларны жыйыб, утка ничек жандыралар, шулай булыр шул бу дöнья беткян чагында да.
Äдям Улы Ӱз Пяриштялярен жибярер, алар Анын падшалыгындагы бар алдаучыларны, законсызлык кылыучыларны жыярлар да,
Аларны утлы пичкя ыргытырлар, анда жылау, теш шыкырдатыу булыр.
Шул чакта гаделляр ÿз Аталарынын падшалыгында кояш кюк жалтраб торорлар. Эшетергя колагы бар кеше эшетсен, дигян.
Жяня тагы кюк падшалыгы басыуга кюмгян малга ошойдыр: аны бер кеше табыб, беряÿгя дя äйтмейче, Аҥар сöйöнöб кайта да, бар нястясен сатыб, шул басыуны аладыр.
Кюк падшалыгы тагы жакшы энжеляр эзляÿче купискя ошой:
Ул бик кыйбатлы бер энжене табкач, кайтыб, бар нястясен саткан да шул энжене алган.
Жяня тагы кюк падшалыгы дингезгя салган, тöрлö балыклар кергян ауга ошой;
Ул тулгач, аны жар кырыйына тартыб чыгарганнар; аннары утырыб, жакшыларын сайлаб, сауытка тутырганнар, äммя начарларын читкя ташлаганнар.
Дöнья беткян чагында да шулай булыр: Пяриштяляр чыгыб, усалларны гаделлярдян айырыб алырлар да,
Аларны утлы пичкя ыргытырлар; анда жылау, теш шыкырдатыу булыр, дигян.
Аннары Іисусъ аларга äйткян: сез быларны барын да аҥнадыгыз мы? дигян. Алар Анар: эйе, Ходай, (аннадык), дигянняр.
Ул аларга тагы äйткян: шуҥар кюря кюк падшалыгына öйрянгян äр-бер укымыш кеше, ÿз сауытыннан жаҥаны да, искене дя ала торган жорт-эясе кешегя ошой, дигян.
Іисусъ шушы мясяллярне äйтеб бетергяч, аннан киткян.
Ул аннары ÿскян жиреня барыб, алар синагогасында аларны öйряткян; алар: Анын бу катле белемнеге дя, кыуаты да каян икян диб, исляре китеб äйткянняр:
Ул балта остасынын улы тöгöл меней суҥ? Марія диб Анын анасын атыйлар тöгöл ме? Іаковъ та, Іосій дя, Симонъ да, Іуда да Анын агалары ич.
Туталары да безнен арадала баса, Анын бу (белемнеге, бу кыуаты) бар да кайдан суҥ? дигянняр.
Шулай итеб, Анын турысында шик тотканнар. Äммя Іисусь аларга äйткян: пагамбяр ÿскян жирендяге чаклы, öйöндяге чаклы бер жирдя дя кадерсез булмый, дигян.
Ышанмаганнарына кюря анда кодрятлярне кюб кылмаган.
Толкования стиха Скопировать ссылку Скопировать текст Добавить в избранное
Библ. энциклопедия Библейский словарь Словарь библ. образов Практическая симфония
Цитата из Библии каждое утро
TG: t.me/azbible
Viber: vb.me/azbible