Скрыть
12:2
12:3
12:6
12:8
12:10
12:11
12:12
12:13
12:14
12:15
12:16
12:17
12:18
12:19
12:20
12:23
12:26
12:27
12:28
12:29
12:30
12:32
12:33
12:35
12:36
12:44
12:47
12:48
12:49
Шул чакта Іисусь суббота кöннö ашлык басыуыннан ÿтеб барган; öйрянеÿчеляре карыннары ачкач, ашлык башларын öзöб-öзöб ашый башлаганнар.
Фарисейляр мыны кюреб, Аҥар äйткянняр: мына Синеҥ öйрянеÿчеляреҥ суббота кöннö кыларга тейеш тöгöлне кылалар, дигянняр.
Äммя Ул аларга äйткян: Давидъ ÿзе дя, анын белян булган кешеляр дя ачыккач, ул ней кылганны укымадыгыз мы äлля?
Ничек ул Алла öйöня кереб, ÿзеня дя, анын белян булганнарга да ашарга тейеш тöгöл, тик священникляргя гня ашарга тейешле китереб куйылган икмяклярне ашаганны.
Тагы сез суббота кöннярдя чиркяÿдя священникляр субботаны бозсалар да, айыблары жукны законда укымадыгыз мы äлля?
Мин сезгя äйтямен: мында чиркяÿдян дя Оло бар.
Äгяр сез: Мин изгелек телеймен, äммя корман тöгöл, дигяннен ней икянен белсягез, айыбсызларны айыбламас ыйыгыз.
Äдям Улы субботага да башлык шул, дигян.
Шуннан китеб Ул аларнын синагогаларына кергян.
Анда кулы короган бер кеше булган. Іисусны айыблар öчöн, Аннан сораганнар: суббота кöннö (чирлелярне) тöзятергя мöҥким ме? дигянняр.
Ул аларга äйткян: кем сезнен арада бердян бер сарыгы булыб, ул суббота кöннö базга тöшся, аны аннан чыгарыб алмас?
Кеше сарыктан кюб артык тöгöл ме? Алай булгач, суббота кöннö изгелек кыларга мöҥким, дигян.
Аннары Ул шул кешегя äйткян: кулынны суз, дигян; ул сузган; сузгачук анын кулы сауыгыб, икенчесе кюк булган.
Фарисейляр барыб, Іисусны ничек итеб бетерергя киняш иткянняр, äммя Ул аны белеб, аннан киткян.
Анын артыннан бик кюб калык барган, Ул аларнын (чирлелярен) барысын да тöзяткян.
Аларга Ӱз турысында беряÿгя дя äйтергя кушмаган.
Шулай итеб, Исаія пагамбяр арткылы äйтелеу жиреня килгян; ул äйтя:
Мына Минем сайлаб алган Мяндям, жаным жараткан сöйöклöм; Мин Аҥар Ӱз Тынымны салырым, Ул кешеляргя дöрöслöк белдерер.
Ул карышы сюз äйтмяс, кычкырмас, Анын тауышын урамнарда Беряÿ дя эшетмяс.
ДöрöслöкнО Оскя чыгаргынчы, Ул имгянгян камышны да сындырмас, пыскыб торган житенне дя сюндермяс.
Калыклар Анын исеменя öмöт тотарлар, дигян.
Шул чакта Анын жанына бер женнянгян, сукыр, телсез кешене китергянняр; Ул аны тöзяткян; шундук сукыр, телсез кеше сöйляшя дя, кюря дя башлаган.
Бар калык исе китеб äйткян: Давидъ улы Христосъ шушы тöгöл микян? диб.
Фарисейляр мыны эшетеб, äйткянняр: Ул женнярне женняр башлыгы веельзевулъ кöчö белян кыуыб чыгара, дигянняр.
Äммя Іисусъ аларнын уйларын белеб, аларга äйткян: äр-бер падшалык ÿзе ÿз алдына айырылышса, буш калыр; äр-бер каланын да, äр-бер жортнын да ÿзе ÿз алдына айырылышканы тора алмас.
Äгяр шайтан шайтанны кыуыб чыгарса, ÿл ÿзе узендя айырылган була; алай булгач, анын падшалыгы ничек тора алыр суҥ?
Äгяр Мин женнярне веельзевулъ кöчö белян кыуыб чыгарам икян, сезнен улларыгыз кем кöчö белян кыуыб чыгаралар суҥ? Шул сяятлей алар сезгя хокöм итярляр.
Äгяр Мин женнярне Алла Тыны белян кыуыб чыгарам икян, инде айса сезгя Алла падшалыгы килеб житкян.
Жя кем кöчлö кешенен öйöня кереб, элеке кöчлöнöн ÿзен бяйлямяся, анын нястялярен ничек талый алыр? шул чакта гна анын ОйОн талый алыр ич, дигян.
Минем белян тöгöлö, Миҥа карышы; Минем белан бергя жыймаганы, тарата.
Шуҥар кюря сезгя äйтямен: äр-бер жазык та, курлау да кешеляргя кичерелер, äммя (Святый) Тынны курлау кешеляргя кичерелмяс.
Äгяр кем Äдям Улына (курлык) сюз äйтся, аҥар кичерелер, äммя кем Святый Тынны (курлаб) äйтся, Аҥар бу дöньядя дя, буласы дöньядя дя кичерелмяс.
Агачын жакшыга куйсагыз, жимешен дя жакшыга куйыгыз; жя агачын начарга куйсагыз, жимешен дя начарга куйыгыз: агач жимешеннян беленя шул.
Эй жылан тыумалары! сез ÿзегез усал булгач, арыуны ничек сОйлярсез? Ауыз кюнел тулылыктан сöйляшя шул.
Жакшы кеше жакшы сауытыннан жакшыны чыгара, äммя жаман кеше жаман сауытыннан жаманны чыгара.
Сезгя äйтямен: кешеляр бушка äйткян äр-бер сюзляре öчöндя сорау кöнöндя жауаб бирерляр.
Ӱз сюзеннян дöрöскя чыгарсын, ÿз сюзеннянÿк айыбланырсын шул, дигян.
Шул чакта княгячеляр белян фарисейлярнен кайсылары äйткянняр: эй Öйрятеуче, без Синнян бер тöрлö билге кюрясебез киля, дигянняр.
Äммя Ул аларга жауаб биреб äйткян: усал, азгын тыума билге эзлей, тик Аҥар Іона пагамбяр билгесеннян бютян билге бирелмяс:
Іона китъ эчендя öч кöн, öч тöн торган кюк, Äдям Улы да жир эчендя öч кöн, öч тöн торор.
Ниневія кешеляре бу тыума белян сорауда тороб, аны айыбларлар, алар шу Іона (пагамбяр) сöйляÿеннян тяÿбягя килделяр, äммя мында Іонадан да Оло бар.
Тöшлöк жагындагы катын падша, бу тыума белян сорауда тороб, аны айыблар; ул шу Соломонъ белемнеген эшетергя жир читляреннянук килде, äммя мында Соломоннан да öло бар.
Жен кеше эченнян чыккач, сыусыз жирлярдян ÿзеня тыныч урын эзляб жöрöй, тик таба алмый.
Аннары äйтя: кая кабат ташлаб чыккан öйöмя кайтыйым, дей; кайткач аны буш кöйö, себергян кöйö, матурлаган кöйö очрата.
Ул аннары барыб, ÿзе белян бергя тагы ÿзеҥнян дя жаманырак бютян жиде женне эяртеб киля дя Аҥар кереб торалар; ул кешегя сунгысы элекегесеннян дя кыйынырак була. Бу жаман тыумага да шулай булыр, дигян.
Ул калык белян сöйляшеб торган чакта, анасы да, агалары да Анын белян сöйляшяселяре килеб, тышта торалар икян.
Шунда беряÿ Аҥар äйткян: мына анан да, агаларыҥ да, Синеҥ белян сöйляшяселяре килеб, тышта торалар дигян.
Äммя Ул мыны äйтеÿчегя жауаб биргян: кем Минем анам? кем Минем агаларым? дигян.
Аннары öйрянеÿчеляреҥя таба кулын сузыб äйткян: мына Минем анам, мына Минем агаларым, диб.
Кем дя кем Минем кюктяге Атамнын иркен кылса, шул Миҥа ага-эне, тута-сеҥел, ана да, дигян.
Толкования стиха Скопировать ссылку Скопировать текст Добавить в избранное
Библ. энциклопедия Библейский словарь Словарь библ. образов Практическая симфония
Цитата из Библии каждое утро
TG: t.me/azbible
Viber: vb.me/azbible