Скрыть
11:1
11:4
11:6
11:7
11:8
11:9
11:11
11:13
11:15
11:17
11:18
11:20
11:22
11:23
11:24
11:26
11:28
Іисусъ ун ике öйрянеÿчесеня бойороб бетергяч, аннан аларнын калаларында öйрятергя, сöйляргя барган.
Іоаннъ öтöрмяндя чагында, Христосъ кылган эшлярне эшеткяч, ике öйрянеÿчесен жибяреб,
Аҥар äйттергян: Килясе дигян Син ме, äлля бютянне кöтöйöк ме? диб.
Іисусъ аларга жауаб биреб äйткян: кайтыгыз да, ней кюргянегезне, ней эшеткянегезне Іоаннга äйтегез:
Сукырлар кюряляр, аксаклар (тöзöк) жöрöйляр, кутырлы тяннеляр тазаралар, санраулар эшетяляр, ÿлгянняр тереляляр, жарлылар изге хабяр сöйлöйляр, диб.
Äммя Минем турда шиклянмягян кеше бахетле, дигян.
Алар киткяч, Іисусъ калыкка Іоаннъ турысында äйтя башлаган: сез буш кырга ней кюрергя бардыгыз? жилдян тирбянгян камышны мы?
Суҥ ней кюрергя бардыгыз? Жомошак кейем кейгян кешене ме? Жомошак кейем кейеÿчеляр падша жортонда торалар ич.
Ней кюрергя бардыгыз суҥ? Пагамбярне ме? эйе, сезгя äйтямен: пагамбярдян дя олоно.
Мына Мин Синеҥ алдыннан Ӱз пяриштямне жибярямен, ул Синеҥ алдыҥнан жулынны äзерляб куяр диб жазылган ÿзе шушы шул.
Чыннаб äйтямен сезгя: катыннардан тыуганнар арасында чумылдырыучы Іоаннан оло булмады, äммя кюк падшалыгындагыларнын ин кечесе аннан оло.
Чумылдырыучы Іоаннъ кöнняреннян бирле äлегя чаклы кюк падшалыгын алырга бик тырышалар; тырышыучылар аны алалар.
Бар пагамбярляр дя, законъ да буласыны Іоаннга чаклы гна äйттеляр.
Тагы, кабыл аласы итсягез, ул килясе дигян Илія ÿзе.
Эшетергя колагы бар кеше эшетсен, дигян.
Бу тыуманы кемгя ошатыйым суҥ? ул урамнарда утыра торган балаларга ошаулы; алар ÿз иптяшляреня боролоб,
Äйтяляр: без сезгя сыбызгы уйнадык, сез бейемядегез; без сезгя жыларлык жырыулар жырладык, сез жыламадыгыз, дейляр.
Іоаннъ килде, ашамый да эчмей дя, анда жен бар, дейляр.
Äдям Улы килде, ашый да эчя дя, Аны äйтяляр: мына ашауны, эчеÿне жарата торган кеше, мытарларнын, жазыклы кешелярнен дусы, дейляр. Белемнекне ÿз оланнары дöрöсляделяр, дигян.
Шуннан суҥ Іисусъ Ӱзенен бик кюб кодрятлярен кюрсяткян калаларны, тяÿбягя килмягянняре öчöн, äрлей башлаган.
Айгай сина, Хоразинъ! айгай сина, Виѳсаида! äгяр сездя булган кодрятляр Тиръ белян Сидонда булган булсалар, алар инде кюбтян алама кейем кейеб, (башларына) кöл сибеб, тяÿбя итярляр эйе шул.
Тагынук сезгя äйтямен: Тиръ белян Сидонга сорау кöнöндя сезгя кюря жиҥелеряк булыр.
Син дя эй кюккя чаклы кютярелгян Капернаумъ, тамукка чаклы тöшöрöлöрсен; äгяр синдя булган кодрятляр Содомда булган булсалар, ул бöгöОнгя чаклы торор ыйы.
Тагынук сезгя äйтямен: сорау кöнöндя Содомъ жиреня сезгя кюря жиҥелеряк булыр, дигян.
Шул чакта Іисусъ сöйляÿеннян туктамыйчы äйткян: эй Äтей, эй кюкнен, жирнен Ходайы! Син мыны белемнелярдян, акыллылардан жяшереб, балаларга кюрсяткянеҥ öчöн Сине данныймын.
Эйе, Äтей! Синеҥ иркеҥ шулай булды шул, дигян.
Миҥа Атамнан äр-ней бирелде; Улны Атадан бютян беряÿ дя белмей, Атаны да тик Улы гна беля, тагы Улы кемгя белдерясе кился, шул гна.
Эй читеннектя тороучылар, ауырлык кюреÿчеляр, барыгыз да Мина килегез, Мин сезне тынычландырым.
Минем жöгöмне кютярегез, Миннян Ойрянегез: Мин сабырлыклы шул, жыуаш кюнелле; шуннан жаныгызга тынычлык табарсыз.
Минем жöгöм арыу, Минем кютярямем жинел шул, дигян.
Толкования стиха Скопировать ссылку Скопировать текст Добавить в избранное
Библ. энциклопедия Библейский словарь Словарь библ. образов Практическая симфония
Цитата из Библии каждое утро
TG: t.me/azbible
Viber: vb.me/azbible