Скрыть
8:2
8:3
8:4
8:5
8:6
8:7
8:8
8:9
8:12
8:13
8:14
8:16
8:17
8:19
8:20
8:21
8:22
8:23
8:24
8:25
8:26
8:28
8:30
8:32
8:33
8:35
8:36
Мин бу калыкны кызганамын, алар Минем катымда инде öч кöннян бирле торалар, аларнын ашар нястяляре дя жук.
Äгяр аларны öйляреня ач кöйö жибярсям, аларнын жулда халляре бетяр, аларнын кайсылары жырактын килгянняр шул, дигян.
Öйрянеÿчеляре Аҥар жауаб биргянняр: мында буш кырда аларны туйдырырлык икмяк каян аласы? дигянняр.
Ул алардан: сезнен ничя икмягегез бар? диб сораган. Алар: жидяÿ, дигянняр.
Ул аннары калыкка жиргя утырырга кушкан, кушкач, жиде икмякне алыб, (Аллага) тау иткян дя сындырыб, öйрянеÿчеляреҥя калыкка öляшергя биргян; алар öляшкянняр.
Аларнын тагы бер-аз балыклары да бар икян; Ул бахилляб аларны да öляшергя кушкан.
Барысыда ашаб туйганнар; калган сыныкларны жиде карнаша жыйганнар.
Ашаучылар дюрт менняб булганнар. Аннары аларны жибяргян.
Ӱзе шундук öйрянеÿчеляре белян кимягя утырыб, Далмануѳа тиряляреня килгян.
Шунда фарисейляр килеб, Анын белян жинешя башлаганнар; Аны сынаб, безгя кюктян билге кюрсят, дигянняр.
Ул эчтян сулыб äйткян: бу тыума нейгя билге сорой? Чыннаб äйтямен сезгя: бу тыумага билге бирелмяс, дигян.
Аннары аларны калдырыб, жяня кимягя утырыб, икенче жакка кичкян.
Шул чакта Анын öйрянеÿчеляре икмякляр алырга онотканнар, кимядя ÿзляре белян бергя бер гня икмякляре булган.
Äммя Ул аларга кисятеб äйткян: карагыз, фарисейляр äчеткеченнян, Иродъ äчеткеченнян сакланыгыз, дигян.
Алар ÿз аралый: икмякляребез жукны äйтеÿедер диб уйлашканнар.
Іисусъ мыны белеб, аларга äйткян: ник сез икмякляребез жук диб уйлыйсыз? Äле дя тоймойсыз меней? äле дя аныша алмыйсыз меней?
Кюҥелегез таштый кöйö меней? Кюзлярегез булыб та кюрмейсез ме? колакларыгыз булыб та эшетмейсез ме? исегездя тöгöл меней?
Мин биш икмякне биш мен кешегя сындырыб ашаткач, сыныклар жыйыб ничя карнаша тутырдыгыз? дигян. Алар Аҥар ун икене, дигянняр.
Тагы жиде икмякне дюрт мен кешегя (сындырыб биргяч), калган сыныкларны ничя карнаша жыйдыгыз? дигян. Алар: жидене, дигянняр.
Шуннан сун аларга äйткян: сез ничек аҥнамыйсыз? дигян.
Аннары Іисусъ Виѳсаидага килгян; шунда Аҥар бер сукыр кешене китереб, мыҥар тейенсяня диб ÿтенгянняр.
Ул сукырны кулыннан тотоб, аны ауылдан житякляб чыгарган да анын кюзляреня тöкöрöб, аҥар кулларын салыб, аннан: бер-бер нястя кюрясен ме? диб сораган.
Ул караб караган да: узыб бара торган кешелярне агачлар кюк кня кюрямен, дигян.
Аннары тагы кулларын анын кюзляреня куйыб, анар: кара, дигян. Ул тöзялеб, бар нястяне дя айырмачык кюря башлаган.
Аннары аны öйöня былай äйтеб жибяргян: бу ауылга кермя, ауылда беряÿгя дя сöйляшмя, дигян.
Аннары Іисусъ Ӱз öйрянеÿчеляре белян Филиппъ Кесаріясенен ауылларына барган. Жулда чагында Ул öйрянеÿчеляреҥнян сораган: кешеляр Мине кем диб äйтяляр? дигян.
Алар жауаб биргянняр: Чумылдырыучы Іоаннъ диб, кайсылары Илія диб, äммя кайсылары пагамбярлярнен берседер диб äйтяляр, дигянняр.
Ул аларга äйткян: сез ÿзегез Мине кем диб белясез? дигян. Петръ Аҥар жауаб биреб äйткян: Син Христосъ, дигян.
Іисусь аларга Ӱзе турысында беряÿгя дя äйтергя кушмаган.
Аннары Ул аларны: Äдям Улы кюб азаб кюрясе диб, калык башлыклары, архіерейляр, княгячеляр Аны кабыл алмаслар, Аны ÿтерерляр диб, Ул öчöнчö кöннö терелеб торор диб, öйрятя башлаган. Ул бу турда айырмачык äйткян.
Петръ Аны читкяряк алыб китеб, Акар кире кагыб, äйтя башлаган.
Äммя Ул боролоб, öйрянеÿчеляреҥя таба караб, Петрны туктатыб äйткян: кит Миннян шайтан, син шу Аллага жараганны уйламыйсын, äммя кешегя жараганны (уйлыйсын), дигян.
Аннары öйрянеÿчеляре белян калыкны чакырыб, аларга äйткян: Миҥа эярясе килгян кеше, ÿз иркен кылыуны ташласын да качын алыб, Минем артымнан барсын.
Жанын сакласы килгян кеше, аны жуяр шул, äммя жанын Минем öчöн, Евангеліе öчöн жуйган кеше, аны саклар.
Кеше бöтöн дöньяне жыйыб алса да, äммя ÿз жанына зыян китерся, апар ней пайда булыр?
Жя кеше ÿз жанын ней биреб жола алыр?
Кем дя кем шушы жазыклы, азгын тыума арасында Миннян, жя сюзляремнян оялса, Äдям Улы да Ӱз Атасынын олологонда арыу пяриштяляр белян бергя килгяч, аннан оялыр, дигян.[Мк.9:1] Ул аларга äйткян: чыннаб äйтямен сезгя: мында тороучыларнын кайсылары, Алла Падшалыгынын кодрят белян килгянен кюрмейче, ÿлмясляр, дигян.
Толкования стиха Скопировать ссылку Скопировать текст Добавить в избранное
Библ. энциклопедия Библейский словарь Словарь библ. образов Практическая симфония
Цитата из Библии каждое утро
TG: t.me/azbible
Viber: vb.me/azbible