Скрыть
15:2
15:3
15:4
15:5
15:6
15:12
15:13
15:14
15:15
15:16
15:18
15:19
15:21
15:22
15:23
15:24
15:25
15:26
15:27
15:28
15:29
15:30
15:31
15:33
15:34
15:35
15:36
15:39
15:40
Кайсылары, Іудеядан тошöб, туганнарны Моисей жоласы буйынча киселмясягез, котола алмассыз диб ойряткянняр.
Павелъ белян Варнава аларга карышы тороб, кюб жиnешеу булгач, Павелъ белян Варнаваны, алардан бютяннярне дя кайсыларын шушы эш белян Іерусалимгя, Апостоллар, пресвитерлар жанына меняргя куйганнар.
Шуnар кюря аларны ышаныучылар озаткач, алар жалган деннелярнен (Аллага) кайтыуын сойляб, Финикіяны да, Самаріяны да уткянняр дя, бар туганнарга да оло сойöнöч китергянняр.
Алар Іерусалимгя килгяч, ышаныучылар да, апостоллар да, пресвитерлар да аларны кабыл алганнар; аларга Алла ней кылганны, жалган деннеляргя Ул ышаныу ишеген ачканны äйткянняр.
Шул чакта фарисейляр арасыннан ышаныучы-ларнын кайсылары жалган деннеляргя киселеу жоласын кыларга, Моисей законын тотарга бойорорга киряк диб айтеб карышы торганнар.
Апостоллар да, пресвитерлар да бу эшне тикшерергя жыйылышканнар.
Кюб жиnешеÿ булгач, Петръ тороб, аларга äйткян: эй кадерле туганнар! минем ауыздан жалган деннеляр хабяр сюзен эшетсенняр дя, ышансыннар диб Алла иn элеке кöннярдян безнен арада (мине) сайлаганны сез белясез;
Кюnеллярне белеуче Алла, безгя биргян кюк, аларга да Святый Тынны биреб, аларга да таныклык бирде;
Ышаныу арткылы аларнын кюпеллярен тазартыб, безнен белян алар арасында бер дя айырмасын куймады;
Безнен аталарыбыз да, без дя кютяреб жорöй алмаган жокно, ойрянеучеляр муйнына саласы (булыб), ник сез Алланы сыныйсыз ?
Аммя без Ходай Іисусъ Христоснын дяуляте арткылы котолорбыз диб ышанабыз, алар да шунын кюк, дигян.
Шул чакта ботöн жыйын басылышкан, Варнава белян Павелнын Алла алар арткылы жалган деннеляр арасында нейдей билгеляр, кодрятляр кылганны рятляб äйткяннярен тыnнаганнар.
Алар айтеб туктагач, Іаковъ сюз башлаб äйткян: эй кадерле туганнар ! тыnнагыз äле:
Алла ÿз исеменя жалган деннелярдян калык торгозасы булыб, иn элеке аларга кюз салганны Симонъ рятляб айтте.
Мынын белян пагамбярлярнен сюзляре дя бер була, былай жазылган ич:
Суnыннан боролоб, Давиднын ауган чатырын жаnадан торгозормон, анын жимерелгян тöшлярен жападан торгозормон да анны тöзятермен.
Кешелярнен калганнары да, Минем исемем хабяр ителясе бар калыклар да Ходайны эзлясенняр эйе диб, быларны барын да кылыучы Ходай айтя (Амос. 9, 11—12).
Аллага мянгедян бирле Yзенен бар эшляре билгеле.
Шушыnар кюря мин жалган деннелярдян Аллага кайтыучыларны борчомаска киряк диб белямен.
Тик алар сыннарга китергян ашамныктан, уйнашлыктан, быуыб утерелгяннян, каннан тыйылсыннар диб, ÿзляреня кылдырасы килмягянне, кешегя дя кылмасыннар диб аларга (жазыб) жибярергя (киряк диб белямен).
Моисей (законын) ауялеге няселлярдянюк кала сайын суббота коннярдя синагогаларда укыб, аны сойляучеляр бар шул, дигян.
Шул чакта Апостоллар да, пресвитерлар да, бар ышаныучылар да ÿз араларыннан туганнар арасында башлык булыб тороучы ирлярне Варсава диб аталган Іуданы да, Силаны да сайлаб, аларны Павелъ белян, Варнава белян бергя Аніохіяга жибярясе иткяннняр.
Аларга ÿз куллары белян былай диб жазыб жибярясе булганнар: Апостоллар да, пресвитерлар да, туганнар да Антіохіяда, Сиріяда, Киликіяда тороучы жалган деннелярдян (кайткан) туганнарга: сойöнöгöз диб äйтябез.
Бездян киткяннярнен кайсылары, сезгя (киселергя дя,) (Моисей) законын тотарга да тейеш диб, шул сюзляр белян сезне шикляндереб, кюпеллярегезне, сезне болгатканнар диб эшеттек, аммя без аларга мыны кушмаган ыйык.
Шуnар кюря без бер кюnел белян жыйылышыб, кешеляр сайлаб, (аларны) безнен сойöкляребез Варнава белян, Павелъ белян сезгя жибярясе иттек.
Былар ÿз жаннарын Ходайыбыз Іисусъ Христосъ какына биргян кешеляр.
Шулай без Іуда белян Силаны жибярдек, алар сезгя шунук сюз белян аnнатыб бирерляр.
Святый Тын да, без дя сезнен öскя бу кирякледян башка бер гня артык ауырлык та салырга кюпел итмядек.
Сез сын корманыннан, каннан, быуыб утерелгяннян, уйнашлыктан тыйылырга тейеш, ÿзегезгя кылдырасы килмягянне, кешегя дя кылмагыз. Мыннан узегезне сакласагыз, жакшы кыларсыз.
Сау булыгыз диб. Шулай жибярелгян кешеляр Антіохія- га килгянняр дя, кешелярне жыйыб, жазыуны биргянняр.
Былар укыб чыгыб, бу угеткя сойöношкянняр.
Іуда белян Сила, ÿзляре дя пагамбяр булганга кюря, кюб сюз белян туганнарны угетляб ныкландырганнар.
Бер ауык торгач, туганнар аларны тынычлык белян
Алай булса да, Сила анда каласы иткян; Іуда Іерусалимгя кайткан.
Павелъ белян Варнава, бютяннярнен кюбесе дя бергя ойрятеб, Ходай сюзен сойляб, Антіохіяда торганнар.
Бер ауык коннян суіг Павелъ Варнавага äйткян: айдя тагы, без Ходай сюзен сойлягян (бар калаларда тороучы туганнарыбызны барыб) кюрейек, алар ничек торалар икян, дигян.
Варнаванын ÿзе белян Маркъ диб аталган Іоанны аласы килгян.
Аммя Павелъ äйткян: бездян Памфилія да айырылганны, безнен белян без жибярелгян эшкя бармаганны ÿзебез белян алмыйык, дигян.
Шулай итеб рянжешеу булган: шупар кюря алар берсеннян берсе айырылышканнар; Варнава Маркны алыб, сыу белян Кипрга киткян.
Павелъ, узен туганнар Алланын даулятеня табшыргач, Силаны сайлаб алыб киткян.
Ышаныучыларны ныкландырыб, Сиріяны да, Киликіяны да уткян.
Толкования стиха Скопировать ссылку Скопировать текст Добавить в избранное
Библ. энциклопедия Библейский словарь Словарь библ. образов Практическая симфония
Цитата из Библии каждое утро
TG: t.me/azbible
Viber: vb.me/azbible