Скрыть
27:3
27:4
27:6
27:7
27:10
27:13
27:14
27:15
27:16
27:18
27:19
27:21
27:22
27:23
27:24
27:25
27:27
27:28
27:29
27:30
27:31
27:32
27:36
27:41
27:42
27:44
27:47
27:49
27:50
27:52
27:53
27:54
27:55
27:56
27:58
27:59
27:60
27:61
27:62
27:63
27:64
27:65
27:66
Иртя белян архіерейляр, калык башлыклары барысыда жыйылышыб киҥяш итеб, Іисусны ÿтерергя куйганнар.
Аны бяйляб алыб киткянняр дя Понтій Пилатъ тюрягя итеб биргянняр.
Шул чакта Іисусны тотоб биргян Іуда, Аны айыблаганны кюреб, ÿкенеб, утыз кöмöш тянкяне архіерейляргя, башлыкларга кайтарыб,
Äйткян: айыбсыз канны сатыб биреб, жазыклы булдым, дигян. Алар аҥар: безнен анда ней эшебез бар? ÿзеҥ кара, дигянняр.
Ул аннары тянкялярне чиркяÿгя ташлаб чыккан да, китеб асылынган.
Архіерейляр тянкялярне алыб äйткянняр: быларны, кан бяясе булганга кюря, чиркяÿ казнасына салырга тейеш тöгöл, дигянняр.
Киҥяш итеб, чит кешелярне кюмяр öчöн, ул акчага чюлмякчедян жир сатыб алганнар.
Шунныктан ул жирне бöгöнгя чаклы кан жире диб айтеля.
Шул чакта Іеремія пагамбяр арткылы äйтелеу жиреня килгян, ул äйткян: Израиль уллары бяялягяннен бяясен, утыз кöмöш тянкяне алыб,
Ул акчаны чюлмякче жире öчöн тюляделяр, Ходай миҥа шулай äйтте, дигян.
Іисусъ тюря алдында торганда, тюря Аннан сораган: Син Іудея Падшасы мы? дигян. Іисусъ анар: (дöрöс) äйтясен, дигян.
Архіерейляр, калык башлыклары Аны айыблаб торганда, Ул бер дя дяшмягян.
Аннары Пилатъ Аҥар äйткян: Сиҥа карышы ней чаклы таныклык иткяннярен эшетмейсен меней? дигян.
Іисусъ анын бер сюзеня дя жауаб бирмягян, тюрянен шуҥар бик исе киткян.
Тюрянен (Пасха) бяйряменя быгаудагыларнын берсен, калык телягянен жибяря торган жоласы бар икян.
Шул чакта аларнын быгауда тороучы Варавва атлы билгеле кешеляре булган.
Алар жыйылыб житкяч, Пилатъ аларга äйткян: икесенен кайсын жибяр диб телейсез: Варавваны мы, äлля Христосъ дигян Іисусны мы? дигян.
Ул аларнын Аны кöнчöлöк белян тотоб биргяннярен белгян.
Шул арада, Пилатъ хокöм урнында утырган чакта, катыны аҥар былай диб äйтергя жибяргян: Ул гаделгя бер нястя дя кылма, мин Анын öчöн бöгöн тöшöмдя бик кюб азабландым шул, дигян.
Äммя архіерейляр, оло кешеляр калыкны: Варавваны жибярт, äммя Іисусны утерт диб äйтергя котортканнар.
Аннары тюря алардан тагы сораган: бу икенен кайсын жибяр диб телейсез? дигян. Алар: Варавваны, дигянняр.
Пилатъ аларга äйткян: Христосъ дигян Іисуска суҥ ней кылыйым? дигян. Алар аҥар барысыда: Аны кадаклат, дигянняр.
Тюря äйткян: Ул ничек усаллык кылды суҥ? дигян, äммя алар: Аны кадаклат диб бигряк тя шяб кычкырганнар.
Пилатъ ничек ится дя булыша алмаганын кюреб, äммя калыкнын бигряк тя болганганын кюреб, сыу алган да, калык алдында кулын жыуыб äйткян: мин бу гаделнен канына айыблы тöгöл, ÿзегез карагыз, дигян.
Калык барда жауаб биреб äйткян: Анын каны безгя, безнен балаларыбызга да (тöшсöн), дигянняр.
Шуннан суҥ алар (телягянчя) Варавваны жибяргян, äммя Іисусны кыйнатыб, кадакларга биргян.
Шул чакта тюрянен салдатлары Іисусны хокöм урнына алыб килеб, Анын жанына бöтöн полкны жыйганнар.
Шунда Іисуснын кейемен салгызыб, Аҥар кызыл кейем кейгезгянняр;
Башына чянечкеле агач чыбыгыннан ÿрмя ÿреб кейгезгянняр; уҥ кулына таяк тотторганнар; аннары Анын алдында тезлянеб тороб, Аннан мыскыл итеб, äйткянняр: эй Іудея Падшасы, сöйöн! диб.
Аҥар тöкöргянняр, таягын алыб, башына сукканнар.
Аны мыскыллаб туктагач, öстöндяге кызыл кейемне салгызыб, Ӱз кейемен кейгезгянняр, аннары кадакларга алыб киткянняр.
Чыгыб барган чакта, Киринеянын Симонъ атлы кешене очратыб, аҥар Іисуснын качын кютяртеб баргызганнар.
Голгоѳа исемне Мангай урны дигян жиргя житкяч,
Іисуска эчяргя ÿт катыштырган серкя биргянняр, Ул аны татыб караган да, эчясе итмягян.
Іисусны кадаклаучылар Анын кейемнярен жирябя салыб öляшкянняр.
Аннары шунда Аны саклаб утырганнар.
Анын башы öстöня айыбын кюрсятеб: Бу Іудея Падшасы Іисусъ диб жазыб куйганнар.
Шунда Анын белян бергя ике талаучыны кадаклаганнар: берсен ун жагына, икенчесен сул жагына.
Жаныннан узыучылар башларын селкеб, Аны курлаб,
Äйткянняр: эй чиркяÿне жимереб, öч кöндя торгозоб житкезеуче! Ӱзеҥне Ӱзеҥ коткар; äгяр Син Алла Улы булсаҥ, качыннан тöш, дигянняр.
Архіерейляр, княгячеляр, калык башлыклары, фарисейляр дя шулай мыскыллаб äйткянняр:
Бютяннярне коткарган, äммя Ӱзен Ӱзе коткара алмый. Äгяр Ул Израиль Падшасы булса, айса инде качыннан тОшсОн, шунда Аҥар ышанырбыз;
Ул Аллага ышанган ыйы, äгяр Аҥар жараулы булган булса, инде Аны Алла коткарсын; Ул Ӱзе: Мин Алла Улы диб äйткян эйе, дигянняр.
Анын белян кадакланган талаучылар да шулай Аны курлаганнар.
Алтынчы сагаттян тугызынчы сагаткя чаклы бöтöн жир öстöндя карангы булыб торган.
Тугызынчы сагат тирясендя Іисусъ каты тауыш белян кычкырыб äйткян: Или, Или! лама савахѳани? дигян. бу: эй Аллам, эй Аллам, Син Мине ник ташладыҥ? дигян сюз була.
Шунда тороучыларнын кайсылары мыны эшетеб: Ул Иліяны чакыра, дигянняр.
Шул сяттюк алар арасыннан берсе жöгöрöб барыб, болот алыб, аҥар серкя сеҥдереб, аны таякка элеб, Іисуска эчяргя биргян.
Ӱнгяляре äйткянняр: тукта äле, караб торойок, Илія Аны коткарырга килер микян? дигянняр.
Іисусъ тагы каты тауыш белян кычкырыб, тынын чыгарган.
Шул чакта чиркяу шаршауы жугары кырыйыннан тюбян кырыйына чаклы икегя айырылган; жир титрягян, ташлар жарылганнар.
Каберляр ачылганнар, кюб ÿлгян изгелярнен тянняре терелгянняр;
Іисусъ терелеб торгач, алар каберляреннян чыгыб, арыу калага барыб, кюб кешеляргя кюренгянняр.
Сотникъ та, анын белян бергя Іисусны саклаб тороучылар да, жир титрягянне, бютян эшляр булганны да кюреб, бик куркышыб äйткянняр: чыннаб Бу Алла Улы икян, дигянняр.
Анда тагы кюб катыннар да жырактын караб торганнар; алар Іисуска Галилеяда эяреб, Аҥар кызмят итеб жöргянняр.
Алар арасында Марія Магдалина, Іаковъ белян Іосіянын анасы Марія, тагы Зеведей улларынын анасы да булган.
Кич булгач, Аримаѳеядан Іосифъ атлы бер бай кеше килгян, ул да Іисуснын öйрянеучесе икян.
Ул Пилатка барыб, Іисуснын тянен сораган. Пилатъ тянне бирергя кушкан.
Іосифъ тянне алыб, аны таза киндер белян чырмаган;
Аннары аны ÿзенен таш тауга тишеб жасаган жана кабереня куйган; кабер ауызына зур таш каблаб киткян.
Шунда Марія Магдалина, тагы бютян Марія да булган; алар кабер карышысында утырганнар.
Пятницанын иртягесен архіерейляр белян фарисейляр жыйылышыб, Пилатка килеб,
Äйткянняр: эй тюря! теге жалганчынын тере чагында: öч кöннян суҥ терелеб тором дигяне исебезгя тöштö.
Шуҥар кюря Син Анын каберен öч кöнгя чаклы саклатчы, öйрянеÿчеляре тöння килеб, Аны урламасыннар, калыкка: Ул ÿлгяненнян терелеб тордо димясенняр. Аннары сунгы алдауы элекегесеннян дя жаманырак булыр, дигянняр.
Пилатъ аларга äйткян: сезнен сакчыларыгыз бар, барыгыз, ÿзегез белгянчя саклатыгыз, дигян.
Алар барыб, кабер жанына сакчылар куйганнар, ташын пичятлягянняр.
Толкования стиха Скопировать ссылку Скопировать текст Добавить в избранное
Библ. энциклопедия Библейский словарь Словарь библ. образов Практическая симфония
Цитата из Библии каждое утро
TG: t.me/azbible
Viber: vb.me/azbible