Скрыть
18:1
18:3
18:5
18:13
18:14
18:17
18:19
18:20
18:22
18:23
18:24
18:25
18:26
18:27
18:28
18:29
18:30
18:31
18:32
18:33
18:34
18:35
Шул чакта öйрянеÿчеляре Іисуска килеб äйткянняр: кюк падшалыгында кем олорак? дигянняр.
Іисусъ бер баланы чакырыб алыб, аны аларнын уртасына торгозоб,
Äйткян: чыннаб äйтямен сезгя: äгяр сез ÿзегезне ÿзгяртеб, балалар кюк булмасагыз, кюктяге падшалыкка керя алмассыз.
Шулай, кем ÿзен ÿзе шушы бала кюк кечеляндерся, ул кюк падшалыгында олорак.
Тагы шушындый баланы Минем исемемя кабыл алыучы, Мине кабыл ала.
Äммя кем шушы Мина ышаныучы кечкенялярнен берсен алдандырса, ул кешегя муйнына тегермян ташы асыб, аны дингез тугайына батырсалар, жиҥелеряк булыр ыйы.
Алданыулар дöньягя кыйын, алданыулар булырга тейеш шул, алайда алдандырыучы кешегя читен булыр.
Äгяр сине кулыҥ, жя аягын алдандырса, син аларны ÿзеҥнян кисеб ташла: ике кулыҥ белян, ике аягын белян мянге утка ташланасы булгынчы, сынар куллы, сынар аяклы кöйö терелеккя кереÿе сина жакшырак ич.
Äгяр сине кюзеҥ кызыктырса, син аны ÿзеҥнян сыуырыб алыб ташла: ике кюзеҥ белян тамук утына ташланасы булгынчы, сынар кюз белян терелеккя кереÿе сина жакшырак ич, дигян.
Карагыз, бу кечкенялярнен берсен дя ким кюрмягез; сезгя äйтямен шул: аларнын пяриштяляре кюклярдя кюктяге Атамнын жöзöн жалан кюреб торалар диб.
Äдям Улы жугалганны эзляб табарга, аны сакларга килде щул.
Сезгя ничек тея? äгяр беряÿнен жöз сарыгы булыб, аларнын берсе адашса, ул туксан тугызын таулар арасында калдырыб, адашканын эзлей бармас меней?
Äгяр дя аны табса, чыннаб äйтямен сезгя: ул аҥар адашмаган туксан тугыз сарыкларына сöйöнгяннян артыгырак сöйöнöр.
Шулай, кюктяге Атагыз бу кечкенялярнен берсен дя жугалтасы килмей.
Äгяр туганыҥ сиҥа карышы жазыкланса, син узеҥ гня барыб, аны аулакта оялт; äгяр ул сине тыннаса, туганыҥны табыуыҥ шул.
Äгяр ул сине тыҥнамаса, син ÿзеҥ белян бергя тагы бер кеше, жя ике кеше алыб бар; ике, жя öч таныкчынын äйткяне белян äр-бер сюз беркелсен.
Äгяр аларны да тыҥнамаса, жыйынга äйт; äгяр жыйынны да тыҥнамаса, ул аннары синен öчöн жалган денне кеше кюк, мытарь кюк булсын, дигян.
Чыннаб äйтямен сезгя: сез жир öстöндя нейне бяйлясягез, ул кюктя дя бяйляÿле булыр; сез жир Остöндя нейне чишсягез, ул кюктя дя чишеуле булыр.
Тагы да чыннаб äйтямен сезгя: äгяр жирдя сезнен арадан икяÿ бер киняш белян бер-бер нястя сорасы булсалар, ней гня сорасалар да кюктяге Атамнан аларга бирелер.
Кайда булса да Минем исемемя икяÿ, жя öчяÿ бергя жыйылсалар, анда алар уртасында Мин шул, дигян.
Шул чакта Петръ Аҥар жакын килеб äйткян: эй Ходай! миҥа карышы жазыклы булган туганыма ничя табкыр кичерейем? жидегя чаклы мы? дигян.
Іисусъ аҥар äйткян: жидегя чаклы димейем сиҥа, äммя жиде табкыр житмешкя чаклы (кич), дигян.
Шунныктан кюк падшалыгы ÿз колларыннан исяб аласы булган падшага ошой.
Ул исябляшя башлагач, анын жанына аҥар ун меҥ талантъ бирясе бар кешене китергянняр.
Анын тюляр нястясе булмагач, падша анын ÿзен дя, катынын да, балаларын да, тагы ней нястясе бар, барын да сатыб, тюляргя кушкан.
Шунда ул кол аҥар жыгылыб башырыб äйткян: эй падша! миҥа тюзя кюрсяня, мин сиҥа барын да тюлярем, дигян.
Падша ул колны кызганыб, Аҥар бурычын кичереб, аны жибяргян.
Бу кол (падша катыннан) чыккач, ÿзеня жöз динарій бирясе бар бер иптяшен табкан; аны тоткан да: мина бирясенне бир диб, аны быуа башлаган.
Шунда иптяше анын аягы астына жыгылыб, миҥа тюзя кюрсяня, мин сиҥа барын да бирем диб, Аҥар ÿтенгян.
Тик ул тыҥнамаган, äммя барыб, бурычын тюляб бетергенче (тотарга) аны öтöрмянгя жабтырган.
Иптяшляре бу эшне кюреб, мынар бик рянжегянняр дя падшаларына барыб, ней булганны барысын да äйткянняр.
Шуннан суҥ падшасы аны чакыртыб, аҥар äйткян: эй жаман кол! Син миҥа жалынгач, мин сина бар бурычыҥны кичердем;
Мин сине жарлыкаган кюк, сиҥа да иптяшенне жарлыкарга тейеш эйе тöгöл ме? дигян.
Падшасы аҥар ачыуы килеб, бурычын тюляб бетергенче тотарга аны азаблаучылар кулына биргян.
Сезнен дя äр-кайсыгыз ÿз туганыҥа жангышларын чын кюнелдян кичермяся, кюктяге Атам сезгя дя (шул падша) кюк кылар.
Толкования стиха Скопировать ссылку Скопировать текст Добавить в избранное
Библ. энциклопедия Библейский словарь Словарь библ. образов Практическая симфония
Цитата из Библии каждое утро
TG: t.me/azbible
Viber: vb.me/azbible