Скрыть
7:2
7:3
7:4
7:5
7:8
7:9
7:11
7:12
7:13
7:14
7:16
7:17
7:18
7:19
7:20
7:22
7:23
7:25
7:26
7:27
7:28
7:29
7:30
7:32
7:33
7:34
7:35
7:36
Алар Анын öйрянеÿчеляреҥен кайсылары жыумаган, тазартмаган кул белян икмяк ашаганны кюреб, аларны äрлягянняр.
Фарисейляр, Іудейляр барысыда картлар кушканны тотоб, кулларын жакшылаб жыумыйчы, икмяк ашамыйлар шул.
Базардан кайткач та жыуынмыйчы ашамыйлар. Тагы бютян тöрлö кюб жолаларны да тоталар: табак-сауытларны, кружкаларны, казаннарны, урыннарны койондоралар.
Аннары фарисейляр белян княгячеляр Аннан сораганнар: Синеҥ öйрянеÿчеляреҥ ней öчöн картлар кушканны тотмойлар, äммя жыумаган кул белян икмяк ашыйлар? дигянняр.
Ул аларга жауаб биреб äйткян: сез кюз алдында гна кылыныучылар турысында Исаія пагамбяр, жазыуда äйтелгянчя, дöрöс äйткян: бу кешеляр ауызлары белян Мине кадерлейляр, äммя кюҥелляре Миннян жырак тора.
Кеше уйлаб чыгарган бойорокларга, кеше öйряткянгя öйрятеб, алар Мине бушка кадерлейляр диб.
Сез шу Алла бойорогон калдырыб, кеше кушканны тотасыз, кружкаларны жыуыу жоласын, тагы шуҥар ошашлы бютян тöрлö (эшляр дя) кюб кыласыз, дигян.
Аларга тагы äйткян: картларыгыз кушканны тотар öчöн, Алла бойорогон калдырыуыгыз жакшы мы?
Моисей äйткян ич: атанны санна; тагы: атасына, анасына жаман äйтеÿче ÿтерелсен, дигян.
Äммя сез äйтясез: атасына, жя анасына: мин сиҥа бирясе нястя корванъ дейеÿче, (корванъ дигяне Аллага бюляк дейеу),
Ӱз атасына, жя анасына бер дя булышмаса да жарый дейсез.
Шулай итеб, сез картларыгыз кушканны кыларга куйыуыгыз белян Алла сюзен чиття калдырасыз; шунын кюк бютян тöрлö (эшляр дя) кюб кыласыз, дигян.
Аннары Ул бар калыкны чакырыб алыб äйткян: Мине барыгыз да тыннагыз да аннаб алыгыз.
Кешене тыштан кергян ич-бер нястя шакшыландыра алмый, äммя эченнян чыкканы кешене шакшыландыра.
Эшетергя колагы бар кеше эшетсен, дигян.
Ул калык жаныннан öйгя кергяч, öйрянеÿчеляре Аннан мясял турысында сораганнар.
Ул аларга äйткян: äле сез дя шулай аҥнамыйсыз меней? кешене тыштан кергян ич-бер нястя шакшыландыра алмаганны аныша алмыйсыз меней?
Ул анын кюнеленя кермей ич, äммя карынына керя, аннары тышка чыга, шунын белян äр-бер ашамнык тазара, дигян.
Тагы äйткян: кешенен эченнян чыкканы кешене шакшыландыра:
Эчтян, кеше кюнеленнян усал уйлар, азгыннык итеÿ, уйнашлык, кеше ÿтереÿ,
Урлау, малга биренеÿ, жаманнык итеÿ, жумачылык, оятсызлык, кюремсез кюз, Алланы курлау, олосомаклык, акылсызлык чыга шул.
Бу усаллыклар барыда эчтян чыгалар, шулар кешене шакшыландыралар, дигян.
Аннары аннан китеб, Тиръ белян Сидонъ тиряляреня барган; анда бер öйгя кереб, Ӱзен беряÿгя дя белдерясе килмягян, алайда жяшерен кала алмаган.
Анын турысында бер женнянгян кызлы катын эшеткян; ул килеб, Анын аягы астына жыгылыб башырган.
Бу катын жалган денне тотоучы булган, ул Сирофиникія жиренеке икян; ул Анар: кызым эченнян женне чыгарсана диб инялгян.
Äммя Іисусъ аҥар äйткян: элеке балалар ашаб туйсыннар; икмякне балалардан алыб, этляргя ташлауы жакшы тöгöл шул, дигян.
Катын Аҥар жауаб биреб äйткян: анысы дöрöс, эй Ходай! алайда этляр дя öстял астында балаларнын ыуалчыкларын ашыйлар ич, дигян.
Ул аҥар äйткян: бу сюзен öчöн, бар кайт, кызын эченнян инде жен чыкты, дигян.
Öйöня кайткач, ул кызынын жене чыгыб, кызы урын öстöндя жатканны кюргян.
Тиръ белян Сидонъ тиряляреннян чыгыб, Іисусь ун кала (дигян жир) арткылы тагы Галилея дингезе жанына килгян.
Шунда Аҥар бер санрау, сакау кешене алыб килгянняр дя анын öстöня кулыҥны салсана диб, Аҥар инялгянняр.
Іисусъ аны калыктан читкяряк алыб китеб, анын колакларына бармакларын тыгыб, тöкöрöб, анын теленя тейенгян дя,
Кюккя таба караб, эчтян сулыб, Аҥар äйткян: еффаѳа, дигян, еффаѳа дигяне ачыл дигян сюз.
Шул сяттюк анын колаклары ачылган, теленен бяйе чишелеб, ул чиста сöйляшя башлаган.
Іисусъ аларга мыны Беряÿгя дя äйтергя кушмаган. Тик аларга Ул ней хатле кисятся дя, алар бигеряк тя жяйелдергянняр.
Бик исляре киткян: барын да жакшы кыла, санрауларны эшетя торган итя, телсезлярне сöйляшя торган итя, дигянняр.[Мк.8:1] Шул кöннярдя калык бик кюб жыйылыб, аларнын ашарларына бер нястя дя булмагач, Іисусъ Ӱз Öйрянеÿчеляреҥ чакырыб алыб, аларга äйткян:
Толкования стиха Скопировать ссылку Скопировать текст Добавить в избранное
Библ. энциклопедия Библейский словарь Словарь библ. образов Практическая симфония
Цитата из Библии каждое утро
TG: t.me/azbible
Viber: vb.me/azbible