Скрыть
10:3
10:5
10:10
10:11
10:12
10:18
10:20
10:22
10:24
10:25
10:26
10:29
10:30
10:32
10:34
10:36
10:37
10:38
10:39
10:40
10:42
10:43
10:47
10:48
10:49
10:50
10:51
10:52
Фарисейляр жакын килеб, Аннан сынаб сораганнар: иргя катынын айырырга мöҥким ме? дигянняр.
Ул аларга жауаб биреб äйткян: Моисей сезгя ней бойорган? дигян.
Алар äйткянняр: Моисей (катынга) айырыу жазыуын жазыб, айырыб жибярергя роксят иткян, дигянняр.
Іисусъ аларга жауаб биреб äйткян: кюҥелегез катыга кюря, ул сезгя бу бойорокны жазган.
Баш булдырыудук Алла аларны ирле катынны иткян.
Шуҥар кюря кеше ÿз атасын, анасын калдырыр да,
Ӱз катынына кушылыр, аннары икесе бер тян булырлар; шунныктан алар инде икяÿ тöгöл, äммя бер тян.
Алай булгач, Алла кушылдырганны кеше айырмасын, дигян.
Öйдя öйрянеÿчеляре бу турыда тагы сораганнар.
Ул аларга äйткян: кем ÿз катынын айырыб, бютян катын алса, ул катыны öстöннян уйнашлык итя.
Äгяр катын да ÿз иреннян айырылыб, бютян иргя кится, ул да уйнашлык итя, дигян.
Аҥар балаларны китергянняр, Ул аларга тейенсен диб, äммя öйрянеÿчеляре китереÿчелярне жибярмей торганнар.
Мыны кюргяч, Іисусъ сукыраныб, аларга äйткян: балаларга Миҥа килергя ирек итегез, аларны туктатыб тормагыз, Алла Падшалыгы шундыйларныкы шул.
Чыннаб äйтямен сезгя: кем Алла Падшалыгын бала кюк кабыл алмаса, ул анда кермяс, дигян.
Аннары аларны кочаклаб, öстляреня кулын салыб, аларны бахиллягян.
Іисусъ жулга чыккан чакта, беряÿ жöгöрöб килеб, алдында тезлянеб тороб, Аннан сораган: эй изге Öйрятеуче! мянге тормошка урыннашыр öчöн, мин ней кылыйым? дигян.
Іисусъ аҥар äйткян: ник син Мине изге диб äйтясен? Беряÿ дя изге тöгöл, тик бер Алла гна (изге).
Бойорокларны белясен: уйнашлык итмя, ÿтермя, урлама, жалган таныклык итмя, читлямя; атанны, анаҥны санна, дигян.
Ул Аҥар жауаб биреб äйткян: эй Öйрятеуче! мин быларны барысында жяштянюк тоттом, дигян.
Іисусъ аҥар караб, аны жаратыб, аҥар äйткян: сиҥа бер гня нястя житмей: бар, нейеҥ бар барысында сат та, жарлыларга öляш, синеҥ малыҥ кюктя булыр: аннары кил дя, качны алыб, Минем артымнан жöр, дигян.
Ул бу сюздян жöдяÿгя калыб, кайгырыб, аннан киткян, анын малы кюб икян шул.
Аннары äйлянясеня караныб, Іисусъ Ӱз öйрянеÿчеляреҥя äйткян: Байларга Алла Падшалыгына кереÿе ничек читен! дигян.
Öйрянеÿчеляре Анын сюзляреннян абтраб киткянняр. Äммя Іисусъ аларга жауабка äйткян: эй балалар! байлыкка ышаныб тороучыларга Алла Падшалыгына кереÿе ничек читен!
Бай кешегя Алла Падшалыгына кереÿдян дöягя иня кюзеннян ÿтеÿе асатрак, дигян.
Алар уза исляре китеб, ÿз аралый: айсаҥ кем котола алыр диб? сöйляшкянняр.
Іисусъ аларга караб äйткян: кешеляргя бу мöҥким тöгöл, äммя Аллага барда мöҥким шул, дигян.
Аннары Петръ Аҥар äйтя башлаган: мына без барында калдырыб, Сиҥа эярдек, дигян.
Іисусъ жауаб биреб äйткян: чыннаб äйтямен сезгя: Минем öчöн, Евангеліе öчöн, öйöн, жя ага-энелярен, жя тута-сеҥнелярен, жя атасын, жя анасын, жя катынын, жя балаларын, жя жирен-сыуын калдырган кеше Беряÿ дя,
Äле шушы кысанныкларда торган чакта, öйляр, ага-энеляр, тута-сеҥнеляр, аталар, аналар, балалар, жир-сыулар жöз öлöш артык алмый калыучы жук, äммя буласы гумердя мянге тормошны алмый калмас.
Алдагылар кюбесе артта булырлар, äммя арттагылар алда булырлар, дигян.
Іерусалимгя менеб барган чакта, жулда Іисусъ öйрянеÿчеляре алдыҥнан барган, äммя алар Анын артыннан котлары чыгыб, куркышыб барганнар. Ун ике (öйрянеÿчесен) чакырыб алыб, Ӱзеня ней буласыны аларга тагы сöйлöй башлаган:
Мына без Іерусалимгя менеб барабыз; анда Äдям Улын архіерейляргя, княгячеляргя тотоб бирерляр; Аны ÿтерергя хокöм итярляр; Аны жалган деннеляргя тотоб бирерляр;
Аннан мыскыл итярляр, Аны кыйнарлар, Аҥар тöкöрöб тутырырлар, Аны ÿтерерляр, Ул öчöнчö кöнöндя терелеб торор, дигян.
Шул чакта Зеведей уллары Іаковъ белян Іоаннъ Аҥар килеб äйткянняр: эй Öйрятеÿче! без сорасыны Син безгя кылсаҥ ыйы диб телейбез, дигянняр.
Ул аларга äйткян: Мин сезгя ней кылганны телейсез? дигян.
Алар Аҥар: Ӱз олологонда безнен беребезне уҥ жагыҥа, икенчебезне сул жагыҥа утыртсана дигянняр.
Іисусь аларга äйткян: ней сораганыгызны ÿзегез белмейсез. Мин эчя торган сауыттагын эчя алырсыз мы? Мин чумыла торган чумылыу белян чумыла алырсыз мы? дигян.
Алар жауаб биргянняр: алырбыз, дигянняр. Іисусъ аларга äйткян: Мин эчя торган сауыттагын эчярсез, Мин чумыла торган чумылыу белян дя чумылырсыз,
Äммя Ӱземнен уҥ жагыма, жя сул жагыма утыртыу Минем иркемдя тöгöл, тик кемгя äзерлягян, шул (утырыр), дигян.
Мыны эшетеб, унысы Іаковъ белян Іоанны жаратмаганнар.
Іисусъ аларны чакырыб алыб, аларга äйткян: калыкларнын тюряляре аларны биляб торганны, ололары аларны ÿз кул астларында тотканны сез белясез.
Сезнен арагызда алай булмасын: сезнен арада кем олорак буласы кился, ул сезгя кызмятче булсын;
Кем сезнен арада баш буласы кился, ул барысына да кол булсын.
Шулай, Äдям Улы да Ӱзеня кызмят иттерер öчöн килмяде, äммя Ӱзе кызмят итяр öчöн, кюб (кешелярне) жолар öчöн, Ӱз жанын бирергя (килде), дигян.
Аннары Іерихонга килгянняр. Ул öйрянеÿчеляре белян, кюб калык белян Іерихоннан чыккан чакта, Тимей улы сукыр Вартимей жул буйында сораныб утырган.
Бу Назорей Іисусъ дигянне эшеткяч, ул: эй Давидъ Улы Іисусъ! мине жарлыка диб кычкыра башлаган.
Кюбесе Аҥар кычкырырга кушмаганнар; äммя ул: эй Давидъ Улы! мине жарлыка диб бигеряк тя нык кычкыра башлаган.
Іисусъ туктаб, аны чакырырга кушкан. Сукырны чакырыб, аҥар äйткянняр: курыкма, тор, сине чакыра, дигянняр.
Ул öст кейемен салган да, тороб, Іисусъ катына килгян.
Іисусъ аҥар жауабка äйткян: Мин сина ней кылганны телейсен? дигян. Сукыр Аҥар äйткян: эй Öйрятеуче! кюря торган булсам ыйы, дигян.
Іисусъ аҥар äйткян: бар, ышаныуыҥ сине коткарды, дигян. Ул шул сяттюк кюря башлаган; аннары жул белян Іисуска эяреб киткян.[Мк.11:1] Іерусалимгя, Елеонъ тауына, Виѳсфагія белян Виѳанія атлы ауылларга жакыннашкач, Іисусъ Ӱзенен ике öйрянеучесен жибяреб,
Толкования стиха Скопировать ссылку Скопировать текст Добавить в избранное
Библ. энциклопедия Библейский словарь Словарь библ. образов Практическая симфония
Цитата из Библии каждое утро
TG: t.me/azbible
Viber: vb.me/azbible