Скрыть
1:1
1:5
1:11
1:13
1:19
1:20
1:25
1:26
1:27
1:28
1:30
1:31
1:33
1:35
1:36
1:37
1:39
1:41
1:42
1:43
1:45
Алла Улы Іисусъ Христоснын Евангеліесенен башы.
Пагамбярляр жазганча: мына Мин Синеҥ алдыҥнан Ӱз пяриштямне жибярем, ул Синеҥ алдыҥнан жулыҥны äзерляб куяр;
Ходайга жул äзерлягез, Аҥар туры сукмаклар жасагыз диб буш кырда кычкырыучынын ауазы дигянчя,
Буш кырда чумылдырыучы Іоаннъ булган, ул жазыклар кичелер öчöн тяÿбя итеÿ чумылдырыуын сöйлягян.
Шунда аҥар бöтöн Іудея жагындагылар, Іерусалимдягеляр чыгыб, барысыда жазыкларыҥ äйтеб, аннан Іорданъ сыуында чумылдырылганнар.
Іоаннын öстöндяге кейеме дöя жононнан, билендяге эзяре тиредян булган, ашамныгы сикерткя белян кыр балы булган.
Ул былай äйтеб сöйлягян: минем артымнан миннян Кыуатлы киля, мин Анын башмагынын кайышын эйелеб чишяргя дя тормоймын.
Мин сезне сыу белян чумылдырдым, äммя Ул сезне Святый Тын белян чумылдырыр, дигян.
Шул кöннярдя Іисусъ Галилея Назаретыннан килеб, Іоаннан Іорданда чумылдырылган.
Іисусъ сыудан чыккан сяттюк, (Іоаннъ) кюк ачылыб, Іисусъ öстöня кюгярчен ряÿешле булыб иҥгян Тынны кюргян.
Шунда кюктян ауаз килгян: Син Минем сöйöкло Улым, Синдя Минем ризалыгым, диб.
Шуннан суҥ тизюк Тын Аны буш кырга алыб барган.
Буш кырда Ул кырык кöн торган, шайтаннан сыналган, кейекляр белян булган; анда Аҥар пяриштяляр кызмят иткянняр.
Іоаннъ тотоб бирелгяч, Іисусъ Алла падшалыгынын Евангеліесен сöйляб, Галилеяга килгян.
Ул äйткян: инде багыт житте, Алла падшалыгы жакыннашты, тяÿбя итегез, Евангеліегя ышаныгыз, дигян.
Галилея дингезе жаныннан ÿтеб барганда, Іисусъ дингезгя ау салыб торган Симонны, анын энесе Андрейне кюргян; алар балыкчылар икян.
Іисусъ аларга äйткян: Минем артымнан барыгыз, Мин сезне кешелярне тотоучы итярмен, дигян.
Алар шундук ауларын калдырыб, Анын артыннан киткянняр.
Аннан бер-аз киткяч, Зеведей Іаковын, анын энесе Іоанны кюргян, алар да кимядя ауларын тöзятяляр икян.
Шул сяттюк Ул аларны чакырган; алар аталары Зеведейне жалчылары белян бергя кимядя калдырыб, Анын артыннан киткянняр.
Капернаумга килгянняр; килгяч суббота кöннö Іисусъ синагогага кереб, öйрятеб утырган.
Анын öйрятеÿеня исляре киткян, Ул аларны кодряте барын тойдороб öйряткян шул, äммя княгячеляр кюк тöгöл.
Аларнын синагогаларында бер женнянгян кеше бар икян, ул кычкырыб,
Äйткян: эй Іисусъ Назарянинъ! безгя теймя, бездя Синеҥ ней эшеҥ бар? Син безне бетерергя килгян, Син Кем икянне белямен, Син Алланын Изгесе, дигян.
Іисусъ Аҥар кисятеб äйткян: дяшмя, анын эченнян чык, дигян.
Шул сяттюк жен аны калтратыб, бик каты тауыш белян кычкырыб, анын эченнян чыккан.
Шуннан суҥ барысы да куркышыб, бер берсеннян сорашканнар: бу ней хал? бу нейдей жана öйрятеу? Ул шакшы тыннарга да кодрят белян кисятя, алар Аны тыҥныйлар, дигянняр.
Аннары тизюк Анын хабяре бöтöн Галилея тиряляреня жяйелгян.
Синагогадан чыккач, (Іисусъ) тизюк Іаковъ белян Іоанны алыб, Симонъ белян Андрей öйöня килгян.
Симонъ катынынын анасы тир кастасы белян жата икян; аны шундук Іисуска äйткянняр.
Ул анын жанына барыб, кулыннан тотоб торгозган, шул сяттюк тир кастасы беткян; аннары ул аларга кызмят итя башлаган.
Кич булгач, кояш байыган чакта, Анын жанына бар чирлелярне, женнелярне китергянняр.
Бöтöн кала ишек тОбОня жыйылган.
Шунда Ул тöрлö чир белян азабланган кюб кешене сауыктырган, кюб женнярне (кешелярдян) кыуалаб чыгарган, женняргя Ул Христосъ икянне белгяннярен äйтергя бойормаган.
Иртягесен бик иртя тороб чыккан да буш жиргя китеб, анда теляк иткян.
Симонъ да, анын белян булганнар да Іисусъ артыннан жОгОргянняр.
Аны табкач, Анар: Сине барда эзлейляр, дигянняр.
Ул аларга äйткян: äйдягез жакындагы ауылларга, калаларга барыйык, Мин анда да сОйляргя тейеш, Мин шунын öчöн килдем шул, дигян.
Ул бöтöн Галилеядя синагогаларда öйрятеб жöргян, женнярне дя кыуалаб чыгарган.
Шунда Аҥар тяне кутырлаган бер кеше килеб, инялеб, Анын алдында тезлянеб тороб äйткян: телясяҥ, Син мине тазарта алыр ыйыҥ дигян.
Іисусъ аны кызганыб, кулын сузыб, аҥар тейенеб äйткян: телеймен, тазарын, дигян.
Іисусъ шул сюзне äйткяч тя, анын кутыры койолган, ул аннары тазарыб калган.
Іисусъ аны жибяргян чакта, аҥар кисятеб,
Äйткян: аҥ бул, беряÿгя дя бер сюз дя äйтмя, тик барыб, ÿзеҥне священниккя кюрсятеб, тазарганыҥа, Моисей кушканча, аларга таныклыкка бюляк китер, дигян.
Äммя ул чыгыу белян, ней булганны сöйляб жяйелдеря башлаган, шунныктан аннары Іисусъ калага кюренеб керя алмаган, тик каладан тышта, буш жирлярдя гня торган. Шунда Аҥар тöрлö жирдян килгянняр.[Мк.2:1] Бер-ауык кöннярдян сун, Іисусъ тагы Капернаумга килгян; анда Анын бер öйдя икянен эшеткянняр.
Толкования стиха Скопировать ссылку Скопировать текст Добавить в избранное
Библ. энциклопедия Библейский словарь Словарь библ. образов Практическая симфония
Цитата из Библии каждое утро
TG: t.me/azbible
Viber: vb.me/azbible