Скрыть
6:2
6:5
6:7
6:8
6:9
6:10
6:11
6:12
6:14
6:15
6:16
6:18
6:24
6:28
6:30
6:32
6:33
6:34
6:47
6:49
Пасханын икенче кöнöннян сунгы субботанын элекесендя, Іисусъ ашлык басыуыннан ÿтеб барган чагында, Анын öйрянеÿчеляре ашлык башларын öзöб, куллары белян ыуыб ашыйлар икян.
Фарисейлярнен кайсылары аларга äйткянняр: ник сез суббота кöннö кыларга тейеш тöгöлнö кыласыз? дигянняр.
Іисусъ аларга жауаб биреб äйткян: Давидъ ÿзе дя анын белян булган кешеляр дя ачыккач, ул ней кылганны укымадыгыз мы äлля?
Ничек ул Алла öйöня кереб, священниклярдян башка бютян бер кешегя дя ашарга тейеш тöгöл китереб куйылган икмяклярне алыб, ÿзе дя ашаб, анын белян булганнарга да биргян дигян.
Аннары аларга äйткян: Äдям Улы субботага да башлык, дигян.
Ул тагы ÿҥтя суббота кöннö синагогага кереб öйряткян. Анда уҥ кулы короган бер кеше бар икян.
Княгячеляр белян фарисейляр Іисуснын айыбын табар öчöн, Ул суббота кöннö тöзятмяс ме диб, Аны караб торганнар.
Äммя Ул аларнын уйларын белеб, кулы короган кешегя äйткян: тор да уртага чык, дигян. Ул торган да чыккан.
Шунда Іисусъ аларга äйткян: Мин сездян соройом: суббота кöннö ней кыларга тейеш: жакшылык мы, äлля усаллык мы? жанны сакларга тейеш ме, äлля äрям итяргя ме? дигян.
Алар дяшмягянняр. Аннары аларнын барысынада äйлянеб караган да ул кешегя äйткян: кулынны суз, дигян, ул шулай иткян, шундук кулы икенчесе кюк сау булган.
Аларнын бик каты ачыулары килеб, ÿз араларында Іисуска ней кылыйык икян дейешкянняр.
Шул кöннярдя Іисусъ теляк теляргя тау öстöня менеб, тöнö буйы Аллага теляк итеб уткязгян.
Кöн булгач, Ӱз öйрянеÿчеляреҥ чакырыб, алар арасыннан ун икене сайлаб, аларны апостолъ диб атаган:
Ӱзе Петръ диб атаган Симонны сайлаган, анын энесе Андрейне, Іаковны, Іоанны, Филиппны, Варѳоломейне,
Матѳейне, Ѳоманы, Алфей улы Іаковны, Зилотъ дигян Симонны,
Іаковъ улы Іуданы, Искаріотъ Іудасын, шушысы суҥыннан тотоб биреÿче булган.
Алар белян таудан тöшöб, Іисусъ бер тигез жирдя туктаб торган, анда öйрянеÿчеляреҥен дя кюбесе, тагы Бöтöн Іудеядан, Іерусалимнан, дингез жанындагы Тиръ белян Сидонъ жирляреннян килгян кюб калык та (туктаб торганнар).
Алар Аны тыннар öчöн, чирляреннян сауыгыр öчöн килгянняр, тагы шулай женняр азабландыра торган кешеляр дя (килгянняр); алар сауыкканнар.
Іисустан кыуат чыгыб, барысында тöзяткянгя кюря, бар калык та Аҥар тейенергя тырышкан.
Ул кюзлярен öйрянеÿчеляреҥя таба кютяреб караб, äйтя башлаган: жыуаш кюнеллеляр бахетле, Алда Падшалыгы сезнеке шул.
Äле ачыгыучылар бахетле, сез тукланырсыз шул. Äле жылаучылар бахетле, сез кюнеллелянерсез шул.
Äдям Улы öчöн сезне кешеляр кюрялмасалар, сезне айырыб жибярсяляр, сезне курласалар, исемегезне жаман итеб жяйелтсяляр, сез бахетле.
Шул кöннö сöйöнöгöз, кыуаныгыз, сезгя кюктя сауаб бик оло шул. Аларнын аталары пагамбярляргя шулай кылганнар.
Эй байлар, сезгя читен булыр, сез инде ÿзегезгя теясе жыуанычны алдыгыз шул.
Эй äле туйыныб беткянняр, сезгя читен булыр, сез ачыгырсыз шул. Эй äле кöлöучеляр, сезгя читен булыр, сез сулкылдаб жыларсыз шул.
Бар кешеляр дя сезне жакшы диб сöйляшсяляр, сезгя читен булыр, аларнын аталары жалган пагамбярляргя шулай иткянняр шул.
Äммя сез тыҥнаучыларга äйтямен: дошманнарыгызны сöйöгöз, сезне кюрялмый торганнарга жакшылык кылыгыз;
Сезне каргаучыларга арыулык телягез, сезне кыйырсытыучылар öчöн теляк итегез.
Жаҥагына суккан кешегя икенче жаҥагынны да бороб тот; ирексезляб синеҥ öст кейемеҥне алыучыга кюлмягеҥне алырга да ирек бир.
Синнян сораучыга äр-кемгя бир, äйберенне алган кешедян кайтарыб сорама.
Сезгя кешеляр ней кылганны телясягез, ÿзегез дя аларга шулай кылыгыз.
Äгяр сез ÿзегезне сöйгяннярне гня сöйсягез, сезгя анын öчöн нейдей сауаб булсын? ÿзлярен сöйгяннярне жазыклылар да сöяляр ич.
Äгяр ÿзегезгя жакшылык кылганнарга гна жакшылык кылсагыз, сезгя анын öчöн ничек сауаб булсын? жазыклылар да шулай кылалар ич.
Äгяр бурычны кире кайтарыб алырбыз диб ышаныб торган кешелярегезгя гня бирсягез, анын öчöн сезгя нейдей сауаб булсын? жазыклы кешеляр дя биргян бурычларын кире алыр öчöн жазыклы кешеляргя бурыч биряляр ич.
Äммя дошманнарыгызны сöйöгöз, жакшылык кылыгыз, бер нястя дя кöтмöйче бурычка бирегез, сезгя бик оло сауаб булыр. Жугарыгынын уллары булырсыз. Ул шу тау итмей торганнарга да, усалларга да изгелекле.
Инде айсаҥ Атагыз ничек изгелекле, сез дя шулай изгелекле булыгыз.
Тикшермягез, сезне дя тикшермясляр; айыбламагыз, сезне дя айыбламаслар; кичерегез, сезгя дя кичерелер.
Бирегез, сезгя дя бирелер: сезгя кайтарган чагында сауытыгызга ÿлчяÿне тутырыб, селкеб, тыгызлаб, тюбялямя итеб салырлар; сез ничек ÿлчяÿ белян ÿлчясягез, сезгя дя шундый белян ÿлчянер шул, дигян.
Аларга тагы мясял äйткян: сукыр сукырны житякляб жöртя алыр мы? икесе дя чокорга жыгылырлар тöгöл ме?
Öйрянеуче öйрятеÿчесеннян оло булмый, бöтöнняй öйрянеб житкяч тя, äр-кем тик öйрятеÿчесе кюк кня булыр.
Ник туганыҥ кюзеҥдяге ботакка карыйсын, äммя уз кюзеҥдяге бюряняне сизмейсен?
Жя ÿз кюзеҥдяге бюряняне кюрмягяч, син туганыҥа: эй туган! кая мин синен кюзеҥнян ботакны алыйым диб ничек äйтя алырсын? Эй кюз алдында гна кылыныучы! элеке ÿз кюзеҥдяге бюряняне ал, аннары туганыҥнын кюзеҥдяге ботакны алырга да кюрерсен.
Начар жимеш китеря торган жакшы агач жук, жакшы жимеш китеря торган начар агач та жук;
Äр-бер агач ÿз жимешеннян беленя шул. Чянечкеле агачтан смоква жыймыйлар, кыуактан да жöзöм жыймыйлар.
Жакшы кеше ÿзенен жакшы кюнел сауытыннан жакшыны чыгара, äммя жаман кеше ÿзенен жаман кюнел сауытыннан жаманны чыгара: анын ауызы кюҥел тулылыктан сöйлöй шул.
Ник Мине: Ходай, Ходай диб äйтясез, äммя ÿзегез Мин äйткянне кылмыйсыз?
Минем катка килеб, сюзляремне тыҥнаб, аларны кылыучы äркемнен кемгя ошаулы икянен сезгя айтейем:
Ул жир казыб, тирян итеб, таш нигез салыб, анын öстöня öй торгозган кешегя ошаулы; сыу ташыб, шул öйгя бярелгян икян, бярелся дя, нигезен таш öстöня корганга кюря, ул öйнö урныннан кузгата алмаган.
(Сюземне) тыҥнаб тороб, кылмаган кеше, öйнö нигезсез кöйö коро жиргя гня салган кешегя ошаулы; сыу ташыб, ул öйгя бярелгян икян, шул сяттюк ул öй ауыб, бöтöнняй жимерелеб беткян.
Толкования стиха Скопировать ссылку Скопировать текст Добавить в избранное
Библ. энциклопедия Библейский словарь Словарь библ. образов Практическая симфония
Цитата из Библии каждое утро
TG: t.me/azbible
Viber: vb.me/azbible