Скрыть
21:2
21:4
21:7
21:9
21:11
21:13
21:17
21:18
21:21
21:23
21:24
21:26
21:29
21:30
21:31
21:32
21:38
Іисусъ кюзен кютяреб карагач, чиркяÿ тартмасына акча салыб торган байларны кюргян;
Шулай тагы ике лепта салган бер жарлы тол катынны кюргян;
Кюргяч, äйткян: чыннаб äйтямен сезгя: бу жарлы тол катын барысыннан да кюберяк салды;
Тегеляр барда Аллага бюлякне артыклары бардан салдылар шул, äммя бу катын жарлы кöйö бар барлыгын, бар тормошон салды, дигян.
Аннары кайсы кешеляр чиркяÿ турысында, ул бик асыл ташлар белян, китергян бюлякляр белян äйбятлягян диб сöйляшкян чагында,
Іисусъ äйткян: мына кöнняр килер, мында сез кюря торган нястялярдян таш öстöндя таш та калмас, барысы да жимерелеб бетерелер, дигян.
Шунда Аннан сораганнар: эй Öйрятеÿче, бу кайчан булыр? былар буласы багытнын билгеляре ничек? дигянняр.
Ул äйткян: сак булыгыз, сезне жангыштырмасыннар; кюбесе Минем исемем белян килерляр, мин (Христосъ) дирерляр. Ул багыт инде жакын: сез аларга эяреб жöрмягез.
Сугышлар булганны, калык болганышканны эшеткяч, курыкмагыз, былар элеке булырга тейеш шул, алайда ул äле бетеÿ тöгöл, дигян.
Аларга тагы äйткян: калык калыкка, падшалык падшалыкка карышы торор;
Урны-урны белян жир бик каты титряр, ачлык булыр, ÿлят булыр, кот чыгаргыч нястяляр кюренер, кюктян зур билгеляр беленер.
Быларнын барысыннан да элгяре Минем исемем öчöн сезне тотоб алырлар, сезне кыуарлар, сезне синагогаларга, жя öтöрмянняргя итеб табшырырлар, сезне падшалар алдына, тюряляр алдына алыб барырлар.
Былар сезгя (Минем турда) таныклык итяр öчöн булыр.
Сез äйтясе жауабыгызны алдан уйлаб тороуны кюҥелегездя тотмагыз,
Мин Ӱзем сезгя сюз дя, белемнек тя бирем, сезгя карышы тороучылар барысы да ул белемнеккя карышы бер сюз дя äйтя алмаслар, аҥар карышы тора алмаслар.
Ӱз аталарыгыз, ага-энелярегез, туганнарыгыз, дусларыгыз да сезне тотоб бирерляр, кайсыларыгызны ÿтерерляр дя.
Минем исемем öчöн сезне барысыда кюрялмаслар.
Алайда башыгыздагы чячегезнен бöртöгö дя жугалмас.
Жаннарыгызны тюземнек белян саклаб торогоз.
Іерусалимны дошман чиреÿляр чырмаб алганны кюргяч, анын бöлöб бетяре житте диб белегез.
Шул чакта Іудеядагылар тауларга качсыннар; кала эчендягеляр аннан чыксыннар: кала тирясендягеляр калага кермясенняр,
Ул кöнняр, жазылган барыда жиреня килер öчöн, (Іерусалимга) кайтарасы кöнняр шул.
Ул кöннярдя ауырлы катыннарга, имчяк имезеÿчеляргя читен булыр. Ул чакта жир öстöндя бик зур ауырлык булыр, бу калыкка каты азаб булыр:
Кылыч жöзö белян чабылыб ÿтерелерляр, тоткон итеб бар калыкларга да тотконнокка таратылырлар; жалган деннеляр багыты узгынчы, Іерусалимны жалган деннеляр табтарлар.
Кояшта, айда, жондозларда билгеляр булырлар, äммя жирдя калыклар жöдяшерляр, кöйöнöшöрляр; дингез дя шаулар, болганыр;
Курыкканныктан, дöньягя киля торган бялялярне кöткяннектян, кешелярнен тыннары бетяр, кюктяге чиреÿляр кузгалышырлар шул.
Шуннан суҥ болотлар öстöндя зур кыуат белян, ололок белян килеÿче Äдям Улын кюрерляр.
Сез шул эшляр була башлагач, тöзлянеб, башыгызны кютярегез, сезнен котолоуыгыз жакыннаша шул, дигян.
Аннары аларга ошаш китереб äйткян: смоковница агачына да, бар агачларга да карагыз.
Алар жапрак жара башлагач, аны кюреб, жяй жакынны ÿзегез белясез.
Шунын кюк бу билгеляр була башлаганны кюргяч тя, Алла Падшалыгы жакын диб белегез.
Чыннаб äйтямен сезгя: шушы тыума беткенче, былар барысы да булыр.
Кюк белян жир бетярляр, äммя Минем сюзлярем торор.
Ӱзегезне ÿзегез сак тотогоз, кюб ашаб-эчеб, исереб, дöнья сагышларына биренеб, кюҥеллярегезне ауырайтмагыз, ул кöн сезгя тоймастын килеб житмясен,
Ул кöн бöтöн жир жöзöндя тороучыларны барысын да ау кюк килеб каблар.
Шуҥар кюря шушы буласы бялялярдян котолоб, Äдям Улы алдына килергя тейешле булыр öчöн, жалан уяу тороб, теляк итегез, дигян.
Іисусъ кОндОз чиркяÿдя Öйряткян, аннан чыгыб, тöннö Елеонъ исемне тау öстöндя ÿткязгян.
Бар калык та Анын катына иртядянюк чиркяÿгя Аны тыннарга жöргянняр.
Толкования стиха Скопировать ссылку Скопировать текст Добавить в избранное
Библ. энциклопедия Библейский словарь Словарь библ. образов Практическая симфония
Цитата из Библии каждое утро
TG: t.me/azbible
Viber: vb.me/azbible