Скрыть
19:1
19:2
19:3
19:4
19:5
19:6
19:7
19:9
19:11
19:13
19:14
19:15
19:16
19:18
19:19
19:20
19:21
19:23
19:24
19:25
19:28
19:30
19:31
19:32
19:33
19:34
19:36
19:37
19:39
19:41
19:42
19:44
19:47
19:48
Аннары Іисусъ Іерихонга кереб, кала эченнян барган.
Шунда мытарлар башлыгы Закхей атлы бай кеше
Іисусны кюрергя тырышкан, тик ÿзе тябяняк булганга кюря, калык артында тороб, кюря алмаган;
Алга жöгöрöб узыб, Іисусны кюрер öчöн, смоковница агачына менгян, Іисусъ шул агачнын жаныннан узасы икян.
Іисусъ шул урынга житкяч, кюзе тöшöб Закхейне кюргян, кюргяч, аҥар äйткян: Закхей, тизеряк тöш, Миҥа бöгöн синен öйöня керергя киряк, дигян.
Ул ашыгыб тöшкян дя Аны сöйöнöб кабыл алган.
Мыны кюреб, бар кешеляр дя зарланганнар, Ул жазыклы кешегя керде дейешкянняр.
Äммя Закхей тороб, Іисуска äйткян: эй Ходай, малымнын жартысын жарлыларга бирермен, äгяр беряÿне-беряÿне бер-бер туры белян рянжеткян булсам, дюрт öлöш кайтарырмын, дигян.
Іисусъ аҥар äйткян: бöгöн бу жортка котолоу килде, ул да Авраамъ улы шул,
Äдям Улы жугалганны эзляб табыб, коткарырга килде, дигян.
Алар мыны тыҥнаб торган чакта, Іисусъ Шуҥар öстяб мясял äйткян; Ул Іерусалимга жакын булганга кюря, алар Алла Падшалыгы тиз ачыласы диб уйлаганнар икян.
Іисусъ äйткян: оло затлы беряÿ ÿзеня падшалык алыб кайтырга жырак жиргя китясе булган.
Ул ÿзенен ун колон чакырыб алыб, аларга ун мина биреб äйткян: мин кайткынчы былар белян сатыу итеб табышланыгыз, дигян.
Тик кала кешеляре аны кюрялмыйлар икян, алар анын артыннанук илчеляр жибяреб, анын безгя падша булыуын телямейбез диб äйттергянняр.
Ул кеше падша булыб кайткач, кöмöш биргян коллары äр-берсе ней чаклы табыш иткянне белер öчöн, аларны чакырткан.
Элекесе килеб äйткян: эй эям, синеҥ бер минаҥ ун мина табыш китерде, дигян.
Эясе аҥар äйткян: жакшы, арыу колом; äздя дöрöс булганыҥа кюря ун каланы башкарыб тор, дигян.
Аннары икенчесе килеб äйткян: эй эям, синеҥ бер минаҥ биш мина табыш китерде, дигян.
Мынысына да äйткян: син дя биш калага баш бул, дигян.
Аннары öчöнчöсö килеб äйткян: эй эям, мына синеҥ минаҥ, мин аны жаулыкка тöрöб, саклаб тоттом;
Мин синнян куркыб тордом, син каты кеше шул: ÿзеҥ салмаганны аласын, ÿзеҥ чячмягянне урасын, дигян.
Эясе аҥар äйткян: эй жаман кол, сине ауызыҥнан чыккан сюзляреҥ белян айыбларым: минем каты кеше икянемне, салмаганны алганымны, чячмягянне урганымны син белгян,
Белгяч, ник сун кöмöшöмнö табыш биреÿчеляргя биреб тормадын? мин кайткач, аны табышы белян алган булыр ыйым, дигян.
Аннары шунда тороучыларга äйткян: аннан минаны алыгыз да ун минасы барга бирегез, дигян.
Аҥар äйткянняр: эй башкарыучы, анын ун минасы барла баса, дигянняр.
Сезгя äйтямен: барга бирелер, äммя жуктан нейе бар, анысы да алыныр.
Мин падшалык итеÿне телямягян дошманнарымны мында китерегез дя минем алдымда ÿтерегез, дигян.
Мыны äйтеб бетергяч, Іисусъ алга таба Іерусалимга менеб барган.
Виѳсфагія белян Виѳанія дигян ауылларга, Елеонъ исемне тауга жакыннашкач, ике öйрянеÿчесен жибяреб,
Äйткян: алдагы ауылга барыгыз; шунда кергяч, öстöня бер чакта да беряÿ дя атланмаган, бяйляб куйган, жяш ишякне очратырсыз, аны чишеб, алыб килегез;
Äгяр беряÿ-беряÿ сездян: аны ник чишеб аласыз? диб сораса, Аҥар былай äйтегез: Ходайга киряк булды, дигез.
Жибярелгянняр барыб, Ул äйткянчя очратканнар.
Алар жяш ишякне чишеб алган чагында, анын эяляре аларга äйткянняр: ишяк колонон ник чишеб аласыз? дигянняр.
Алар жауаб биргянняр: ул Ходайга киряк булды диб.
Аннары аны Іисуска китергянняр; ишяк колоно öстöня кейемнярен салыб, Іисусны анын öстöня атландырганнар.
Ул атланыб барган чагында, (кешеляр) кейемнярен жул öстöня жяйеб барганнар.
Аннары Іисусъ Елеонъ тауыннан тöшя башлагач, Анын кюб öйрянеÿчеляре барысыда бар кюргян кодрятляре öчöн, сöйöнöб, зур тауыш белян Алланы даннаб,
Äйткянняр: Ходай исеменя килеÿче Падша даннаулы! кюктя тынычлык, жугарыда даннау.
Шунда калык арасыннан кайсы фарисейляр Аҥар äйткянняр: эй Öйрятеÿче, öйрянеÿчеляреҥне тый, дигянняр.
Äммя Ул аларга жауаб биреб äйткян: Мин сезгя äйтямен: äгяр былар туктаса, ташлар кычкырырлар, дигян.
Калага жакыннашкач, Аҥар караб, анын öчöн жылый башлаб,
Äйткян: эй (Іерусалимъ), ичмаса син шушы кöнöҥдя гня булса да сина тынычлык китерер öчöн кылынганны белсянче, тик але ул синеҥ кюзляреҥнян жяшеренеуле.
Сиҥа кöнняр килер, ул чакта дошманнарыҥ синеҥ äйляняҥнян жир казыб öйöб, чырмаб алырлар, сине äр-бер жагыҥнан кысарлар;
Сине жимерерляр, Синеҥ балаларыҥны эчеҥдя ÿтерерляр, синеҥ эчеҥдя таш öстöндя таш та калдырмаслар, син узеня котолоу килгян багытны белмядеҥ шул, дигян.
Аннары чиркяÿгя кереб, анда сатыу итеÿчелярне, алыучыларны кыуыб чыгара башлаган;
Аларга äйткян: жазылган ич: Минем öйöм теляк öйö, äммя сез аны талаучылар оясы иткянегез диб.
Аннары кöн сайын чиркяÿдя öйряткян. Архіерейляр, княгячеляр, калык башлыклары Аны бетерергя кöй эзлягянняр,
Тик Аҥар ней кыларга äмял табмаганнар, бар калык та жаныннан китмейчен Аны тыҥнаб торган шул.
Толкования стиха Скопировать ссылку Скопировать текст Добавить в избранное
Библ. энциклопедия Библейский словарь Словарь библ. образов Практическая симфония
Цитата из Библии каждое утро
TG: t.me/azbible
Viber: vb.me/azbible