Скрыть
18:2
18:3
18:4
18:5
18:6
18:8
18:10
18:12
18:13
18:17
18:19
18:21
18:23
18:25
18:26
18:27
18:29
18:30
18:33
18:34
18:36
18:37
18:38
18:39
18:40
18:41
18:42
18:43
Ул тагы аларга жалан теляк итяргя, моҥаймый торорга киряклене мясял китереб äйткян.
Бер калада Алладан да курыкмаган, кешедян дя оялмаган тюря бар икян.
Шул каладук бер тол катын бар икян; ул тюрягя барыб, син мине даучымнан жакласана диб оҥгай äйтя икян.
Тик тюря озакка чаклы жакласы килмягян. Суҥыннан ÿзеня ÿзе äйткян: мин Алладан да курыкмасам да, кешедян дя оялмасам да,
Бу тол катын мина тынгы бирмягянгя кюря, аны жаклыйымчы, мыннан былай ул килеб, мине абтратмасын, дигян.
Аннары Ходай äйткян: дöрöс тöгöл тюрянен ней äйткянен эшетясез ме?
Алла Ӱзеня кöнö, тöнö тилмеря торган Ӱзе сайлаган кешелярен, озак жакламаган кюк тейся дя жакламас меней?
Мин сезгя äйтямен: аларны тиз жаклар. Тик Äдям Улы килеб, жир öстöндя ышаныуны табар микян? дигян.
Тагы ÿзлярен ÿзляре дöрöскя куйыб, äммя бютяннярне кимгя куя торган кешеляргя шушы мясялне äйткян.
Ике кеше чиркяÿгя теляк итяргя кергянняр: берсесе фарисей, икенчесе мытарь.
Фарисей тороб, ÿз эченнян былай диб телягян: эй Алла! Сиҥа тау итямен, мин бютян кешеляр кюк тöгöл: алар талаучылар, рянжетеучеляр, уйнашлык итеÿчеляр; бу мытарь кюк тя тöгöл:
Атнасында ике табкыр ураза тотам, бар эшляб табканымнан унынчы öлöшöн бирямен шул, дигян.
Äммя мытарь жырактын тороб, кюккя таба кюзен кютяреб карарга да кыймаган, тик ÿз кюкрягеня ÿзе суга-суга äйтеб торган: эй Алла, мин жазыклыга изгелекле бул диб.
Сезгя äйтямен: шушысы ÿз öйöня тегесеннян артыгырак дöрöскя чыгарылыб кайткан; ÿзен ÿзе ололаучы ар-кем кечегя калдырылыр, äммя ÿзен ÿзе кечеляÿче ололаныр шул, дигян.
Іисусъ тейенсен диб, Аҥар балаларны да китергянняр; öйрянеÿчеляре мыны кюреб, аларны туктатыб торганнар.
Äммя Іисусъ, аларны чакырыб алыб, äйткян: балаларга Миҥа килергя ирек бирегез, аларны туктатыб тормагыз, Алла Падшалыгы шундыйларныкы шул.
Чыннаб äйтямен сезгя: Алла Падшалыгын бала кюк кабыл алмаган кеше, Аҥар керя алмас, дигян.
Башлыкларнын берсе Іисустан сораган: эй изге Öйрятеÿче, мянге тормошка урыннашыр öчöн, мин ней кылыйым? дигян.
Іисусъ аҥар äйткян: ник син Мине изге диб äйтясен? беряÿ дя изге тöгöл, тик бер Алла гна (изге).
Бойорокларны белясен: уйнашлык итмя, ÿтермя, урлама, жалган таныклык итмя, атанны, анаҥны саннаб тор, дигян.
Ул äйткян: мин быларнын барысын да жяштянюк тоттом, дигян.
Мыны эшеткяч, Іисусъ аҥар äйткян: сиҥа тагы бер гня нястя житмей; нейеҥ бар барысын да сат та жарлыларга öляш, синеҥ малын кюктя булыр, аннары килеб, Миҥа эяреб жöр, дигян.
Äммя ул мыны эшетеÿе белян, кайгыга тöшкян, ул бик бай икян шул.
Іисусъ анын кайгыга тöшкянен кюреб, äйткян: байларга Алла Падшалыгына кереÿе ничек читен!
Бай кешегя Алла Падшалыгына кереÿдян дöягя иня кюзеннян ÿтеÿе асатрак, дигян.
Мыны эшеткян кешеляр äйткянняр: кем котола алыр суҥ? дигянняр.
Іисусъ äйткян: кешеляр булдыра алмаганны Алла булдыра ала, дигян.
Шунда Петръ äйткян: мына без барын да калдырыб, Сиҥа эярдек, дигян.
Іисусъ аларга äйткян: чыннаб äйтямен сезгя: Алла Падшалыгы öчöн, öйöн, жя атасын, анасын, жя ага-энелярен, жя тута-сеннелярен, жя катынын, жя балаларын калдырган кеше беряÿ дя,
Äле шушы багытта да артыгы белян алмый калганы жук, äммя буласы гумердя мянге тормошно алыр, дигян.
Ун ике (öйрянеÿчесен) читкя чакырыб алыб, аларга äйткян: мына без Іерусалимга менеб барабыз; Äдям Улы турысында пагамбярляр жазган сюз барда шунда жиреня килер:
Аны жалган деннеляргя тотоб бирерляр, Аннан мыскыл итярляр, Аны курларлар, Аҥар тöкöрöб тутырырлар;
Аны кыйнарлар, ÿтерерляр, Ул öчöнчö кöннö терелеб торор, дигян.
Тик öйрянеÿчеляре мыннан бер нястя дя аҥнамаганнар; бу сюз аларга жяшерен булгаи, ней äйтелгянне аҥыша алмаганнар.
Іисусъ Іерихонъ каласына жакыннашкан чагында, бер сукыр кеше жул буйында сораныб утыра икян.
Ӱзенен жаныннан ÿтеб барган калыкны эшетеб, ул: бу ней? диб сораган.
Аҥар: Назорей Іисусъ киля дигянняр.
Аннары ул: эй Давидъ Улы Іисусъ, мине жарлыка диб кычкыра башлаган.
Алдан бара торган кешеляр Аҥар дяшяргя кушмаганнар, äммя ул: эй Давидъ Улы, мине жарлыка диб, бигеряк тя нык кычкырган.
Іисусъ туктаб, сукырны Ӱз жанына китерергя кушкан; ул Анын катына килгяч, Іисусъ аннан сораган:
Мин сиҥа ней кылганны телейсен? дигян. Ул äйткян: эй Ходай! кюря торган булсам ыйы, дигян.
Іисусъ аҥар äйткян: кюря торган бул, ышаныуыҥ сине коткарды, дигян.
Ул шул сяттюк кюря торган булган, аннары Аҥар эяреб, Алланы даннаб жöргян. Бар калык та мыны кюреб, Алланы мактаган.
Толкования стиха Скопировать ссылку Скопировать текст Добавить в избранное
Библ. энциклопедия Библейский словарь Словарь библ. образов Практическая симфония
Цитата из Библии каждое утро
TG: t.me/azbible
Viber: vb.me/azbible