Скрыть
12:3
12:5
12:12
12:13
12:14
12:16
12:17
12:18
12:23
12:25
12:26
12:27
12:28
12:29
12:30
12:32
12:34
12:36
12:37
12:38
12:40
12:41
12:43
12:44
12:45
12:46
12:48
12:49
12:52
12:55
12:56
12:57
12:59
Аннары калык меҥняб жыйылышыб, бер берсен тыгызлаб торган чагында, Іисусъ иҥ элеке Ӱз öйрянеÿчеляреҥя äйтя башлаган: фарисейляр äчеткеченнян, жумалауларыннан сакланыгыз, дигян.
Жяшергян нястянен ич берсенен кюренмей калганы жук, жяшерендягенен беленмей калганы да жук.
Шуҥар кюря, сез карангыда äйткян сюз, жактыда эшетелер, öй эчендя колакка гна äйткянегез, öй тюбясендя сöйлянер.
Мин сез дусларыма äйтямен: тянне ÿтереÿчелярдян, äммя суҥыннан бер нястя дя кыла алмый торганнардан курыкмагыз.
Äммя Мин сезгя кемнян куркырга кирякне äйтерем: утергяч, тамукка тöшöрöргя кыуаты бардан куркыгыз, чыннаб äйтямен сезгя: шундыйдан куркыгыз.
Биш чыбчык ике ассарійгя сатыла тöгöл ме? алайда Алла аларнын берсен дя онотмый.
Äммя сезнен башыгыздагы чячегез дя барысы да санаулы. Инде айса курыкмагыз, сез кюб чыбчыклардан кадерлеряк, дигян.
Мин сезгя äйтямен: кем дя кем Мине кешеляр алдында äйтеб белдерся, ÄдямУлы да Алла пяриштяляре алдында аны äйтеб белдерер.
Äммя кем Мине кешеляр алдында таҥса, ул ÿзе дя Алла пяриштяляре алдында таҥылыр.
Äдям Улына (курлык) сюз äйтеÿче äр-кемгя кичерелер; äммя Святый Тынга курлык äйткян кешегя кичерелмяс.
Сезне синагогаларга, тюряляр катына, башлыклар жанына китергян чакта, ничек жауаб бирербез, жя ней äйтербез диб кöйöнмягез.
Ней äйтясене Святый Тын сезгя шул сагаття öйрятер, дигян.
Калык арасыннан Беряÿ Іисуска äйткян: эй Öйрятеÿче, минем агама äйтсяня, калган малны мина айырыб бирсен, дигян.
Äммя Ул шул кешегя äйткян: сезгя хокöм итеÿче итеб, жя сезне айырыучы итеб, Мине кем куйды? дигян.
Шунда аларга äйткян: карагыз, малга биренеÿдян сакланыгыз, кешенен гумере малы кюбкя карамый ич, дигян.
Аннары аларга мясял äйткян: бер бай кешенен басыуда ашлыгы бик уҥтан.
Ул ÿз кюнелендя уйлаган: мин ней эшлейем? ашлыгымны жыйыб салыр урным жук, дигян.
Аннары äйткян: мына ней эшлярем: амбарларымны уаттырым да зурырак амбарлар салдырыб, шунда бар ашлыгымны да, бар малымны да жыйыб куярым.
Аннары ÿз жаныма äйтермен: эй жаным, синеҥ инде кюб жылга житярлек жата торган кюб малыҥ бар, инде тынычлан, аша, эч, кыуан дирем, дигян.
Тик Аҥар Алла äйткян: эй акылсыз! шушы тöндюк жаныҥны синнян алырлар, äзерлягянеҥ кемгя калыр суҥ? дигян.
Алла öчöн жыймыйчы, малны ÿзе öчöн гня жыя торган кешегя шулай була, дигян.
Аннары öйрянеÿчеляреҥя äйткян: шуҥар кюря сезгя äйтямен: ней ашарбыз диб жаныгыз öчöн кöймягез, тянегез öчöн дя ней кеярбез диб кöймягез.
Жан ашамныктан, тян кейемнян кадерле.
Каргаларга карагыз: алар чячмейляр дя, урмыйлар да, аларнын клятляре дя, амбарлары да жук, алай да Алла аларны туйдыра; сез кошлардан кюб кадерле тöгöл ме?
Кем сезнен арадан кöйöнöб, ÿз буйын бер гня терсяк буйы арттыра алыр?
Айса азга гна да кöчöгöз житмягяч, бютян нястяляр öчöн ник кöйöнясез?
Чячякляргя карагыз, алар ничек ÿсяляр: эшлямейляр дя, эрлямейляр дя; Мин сезгя äйтямен: Соломонъ бик данныклы булса да, аларнын берсе гня чаклы да кейеня алмаган.
Äгяр дя бöгöн бар, äммя иртягя пичкя ташларлык кырдагы ÿлямне Алла шундый кейендергяч, эй аз ышаныучылар, сезне бигряк тя жакшырак кейендермяс меней?
Алай булгач, сез ней ашарбыз, жя ней эчярбез диб эзлянмягез, сагышланмагыз.
Мындыйнын барын да бу дöнья кешеляре гня эзлейляр, äммя ул нястялярнен сезгя киряк икянен Атагыз белядер.
Бигряк Алла Падшалыгын эзлягез, аннары ул нястяляр барда сезгя öстяб бирелер.
Эй кечкеня кöтöÿ, курыкма! Атагыз сезгя падшалык бирергя кюнел итте шул.
Малларыгызны сатыгыз, садака бирегез, Ӱзегезгя тузмый торган кабчыклар, кимемей торган мал кюктя äзерлягез: анда бур да жакыннашмый, кöя дя теймей.
Малыгыз кайда булса, кюнелегез дя шунда булыр шул.
Билегезгя эзяр бяйляÿле булсын, жактырткычларыгыз жаныб торсон.
Туйдан кайтасы эялярен кöтöб тора торган кешеляр кюк булыгыз, алар эяляре кайтыб, ишек кагыу белян, Аҥар ачарга äзер торалар.
Эяляре кайтыб, уяу кöйö очраткан кызмятчеляр бахетле; сезгя чыннаб äйтямен: ул билен бяйляб, аларны утыртыб, жакын килеб, аларга кызмят итеб жöрöр.
Äгярдя тöннöн икенче бюлемендя, жя öчöнчö бюлемендя кайтыб та, аларны шулай (уяу кöйö) очратса, ул кызмятчеляр бахетле.
Сез белясез, äгяр жорт эясе бурнын кайсы сагаття килерен белся, ул уяу торор ыйы, ÿз жортона казыб керергя ирек бирмяс эйе.
Сез дя äзер булыгыз, Адям Улы сез уйламаган сагаттюк килер шул, дигян.
Шул чакта Петръ Аҥар äйткян: эйХодай! Син бу мясялне безгя гня äйтямесен, äлля бар кешеляргя дя ме? дигян.
Ходай äйткян: кызмятчеляреня багытында ÿлчяб, икмяк бирсен диб, эяляре аларга башлык итеб куйган, акыллы, гадел жорт караучы кюк кем?
Эясе килгян чакта, аҥар шулай кылыб туры килгян кол бахетле.
Чыннаб äйтямен сезгя: ул аны бар малына баш итеб куяр.
Äгяр ул кол ÿз кюҥелендя: эям тиз килмяс äле диб, кызмятче ирлярне дя, катыннарны да кыйнарга тотоноб, узе ашаб, эчеб, эчкелеккя салынса,
Ул колнон эясе кол кöтмягян кöннö, ул уйламаган сагаття килеб, аны уртара чабыб öзяр дя аны денсезляр öлöшöня тöшöрöр.
Эясенен иркен беля тороб, äзер булыб тормаган, анын иркен кылмаган кол бик каты кыйналыр.
Äммя белмейчен, кыйынга тейешле эш кылган кол äз кыйналыр. Кюб бирелгян äр-бер кешедян кюб соралыр да; кемгя кюб табшырылса, аннан исябе дя артык соралыр.
Мин жир öстöня ут тöшöрöйöм диб килдем, инде жана башласын ыйы диб бик телеймен.
Мин чумылыу белян чумылдырыласы; ул булгынчы бик интегям.
Äлля сез Мине жиргя тынычлык бирергя килгян диб уйлыйсыз мы? Жук, сезгя äйтямен: Мин айырырга килдем:
Мыннан былай бер öйдяге биш кеше айырылышыр, öчöсö икесеня карышы, икесе öчöсöня карышы торор:
Атасы улына карышы торор, улы атасына карышы торор; анасы кызына карышы торор, кызы анасына карышы торор; бейеме килененя карышы торор, килене бейеменя карышы торор, дигян.
Аннары Іисусь калыкка да äйткян: сез кояш байышы жагыннан киля торган болотно кюргяч, шундук äйтясез: жантыр жауар дисез, шулай була да.
Тöшлöк жагыннан жил исся, кызыу булыр дисез, була да.
Эй жумалаучылар! жирнен, кюкнен тöсöн айыра белясез, äммя шушы багытны ничек танымыйсыз суҥ?
Ней буласыны ник ÿзегездян караб белмейсез?
Даучыҥ белян бергя башлык жанына барсаҥ, жулда чагындук аннан котолорга тырыш, жугыйса ул сине тюря катына алыб кермясен; тюря сине азаблаучыга табшырыр, äммя азаблаучы сине öтöрмянгя жабар.
Сиҥа äйтямен: калдык полушканны биреб бетермейчен, син аннан чыкмассыҥ, дигян.
Толкования стиха Скопировать ссылку Скопировать текст Добавить в избранное
Библ. энциклопедия Библейский словарь Словарь библ. образов Практическая симфония
Цитата из Библии каждое утро
TG: t.me/azbible
Viber: vb.me/azbible