Скрыть
1:2
1:4
1:7
1:8
1:10
1:21
1:22
1:24
1:25
1:26
1:27
1:28
1:30
1:33
1:34
1:35
1:36
1:37
1:38
1:39
1:40
1:41
1:43
1:44
1:46
1:47
1:48
1:49
1:50
Сюз äÿäлтенюк булган, Сюз Аллада булган, Сюз Алла булган.
Ул äÿäлтенюк Аллада булган.
Бар нястя дя Анын арткылы булган, ней гня булса да, Аннан башка ич нястя булынмаган.
Анда терелек булган, ул терелек кешеляргя жакты булган.
Жакты карангыда жактырыб тора, карангы аны каблаб бетермей.
Алладан жибярелгян бер кеше булган, анын исеме Іоаннъ .
Ул таныклык итяргя килгян, анын арткылы барысы да ышансыннар диб, ул Жактыны таныкларга килгян.
Ул ÿзе жакты булмаган, тик Жактыны таныкларга жибярелгян.
Дöньягя килеÿче äр-бер кешене жактырта торган чын Жакты булган.
Ул дöньядя булган, дöнья Анын арткылы булынган, тик дöнья Аны танымаган.
Ӱзенекеляргя килгян, Ӱзенекеляр дя Аны кабыл алмаганнар.
Äммя Ӱзен кабыл алганнарга, Анын исеменя ышанганнарга, Алла оланнары булырга кыуат биргян;
Алар каннан тöгöл, тян няпесеннян дя тöгöл, ир няпесеннян дя тöгöл, äммя Алладан тыуганнар.
Сюз тяннянде, дяÿляткя, чынныкка тулы кöйö, безнен белян тордо; без Анын олологон кюрдек, Атадан жангыз Тыуганнын олологодый олологон (кюрдек).
Іоаннъ Аны таныклаб, кычкырыб äйтя: миннян арттан Килеÿче миннян алда булды диб äйткянем Ӱзе шушы, Ул миннян алданук бар ыйы шул дей.
Анын тулылыгыннан без барыбыз да дяÿлят öстöня дяÿлят алдык;
Законъ Моисей арткылы бирелгян, äммя дяÿлят белян чыннык Іисусъ Христосъ аркылы булдылар шул.
Алланы беряÿ дя бер чакта да кюргяне жук; Аны тик Атанын куйынындагы жангыз тыуган Улы гна белдерткян.
Іудейляр Іерусалимнян священниклярне, левитлярне Іоаннга: син кем диб сорарга жибяргяч, ул мына былай таныклаган:
Ул äйтеб биргян, танмаган; мин Христосъ тöгöл дигян.
Аннары аннан сораганнар: кем сун син? Син Илія ме? дигянняр; ул: жук дигян. Пагамбяр ме? дигянняр; ул: жук диб жауаб биргян.
Аҥар тагы äйткянняр: кем суҥ син? безгя безне жибяргянняргя жауаб бирергя киряк: син ÿз турында ней äйтерсен? дигянняр.
Ул äйткян: Исаія пагамбяр äйткянчя, Ходайга жулны тöзятегез диб, буш кырда кычкырыучынын ауазы мин, дигян.
Жибярелгян кешеляр фарисейляр икян.
Алар аннан тагы сораганнар: син Христосъ та булмагач, Илія да булмагач, пагамбяр дя булмагач, суҥ ник чумылдырасын? дигянняр.
Іоаннъ аларга жауабка äйткян: мин сыуда чумылдырам, äммя сезнен уртагызда сез белмей торган Беряÿ тора.
Ул минем артымнан Килеÿче, äммя Ӱзе миннян алда булды. Мин Анын башмагынын кайышын чишяргя дя тормоймын, дигян.
Бу эш Іоаннъ чумылдырган жирдя, Іорданъ жанындагы Виѳаварда булган.
Иртягесен Іоаннъ, ÿзеня таба килгян Іисусны кюреб, äйткян: мына Алланын дöнья жазыгын Ӱз öстöня алыучы Бяряне шушы.
Миннян арттан бер Кеше киля, Ул миннян алда булды, Ул миннян элеке бар ыйы дигянем Ӱзе шушы.
Мин Аны белмейдер эйем, äммя Аны Израилгя кюрсятер öчöн, сыуда чумылдырырга килдем, дигян.
Іоаннъ тагы таныклаб äйткян: кюктян Тын кюгярчен ряÿешле булыб иҥгянне, Анын öстöндя торганны кюрдем.
Мин Аны белмейдер эйем, äммя сыуда чумылдырырга мине Жибяреÿче миҥа äйтте: Кем öстöня Тын ингянне, Анын öстöндя торганны кюрсяҥ, Святый Тын белян чумылдырыучы шул Ӱзе диде.
Мин кюрдем, Алла Улы шушы икянне таныклаб äйттем, дигян.
Иртягесен тагы Іоаннъ ике öйрянеÿчесе белян тора икян.
Ул, киля торган Іисусны кюреб, äйткян: мына Алла Бяряне, дигян.
Аннан шушы сюзлярне эшеткяч, öйрянеÿчеляре икесе дя Іисуска эяреб киткянняр.
Іисусь боролоб, аларнын килгянен кюреб, аларга: ней киряк сезгя? дигян. Алар Аҥар äйткянняр: эй Равви! Равви дигяне öйрятеÿче дигян сюз була: Син кайда торасын? дигянняр.
Ул аларга äйткян: äйдягез, кюрерсез, дигян. Алар барыб, Ул торган жирне кюргянняр, ул кöннö Анын катында ÿткяргянняр.
Унынчы сагат тирясе икян. Іоаннан Іисусъ турысында эшетеб, Аҥар эяргян ике öйрянеÿченен берсе Симонъ Петрнын энесе Андрей икян.
Ул агасы Симонны элеке очоратыб, аҥар äйткян: без Мессіяны очораттык, дигян; Мессія дигяне-Христосъ.
Аннары аны Іисусъ катына алыб килгян. Іисусъ Симонга таба караб äйткян: син Симонъ, Іона улы, син кифа диб аталырсын дигян. Кифа дигяне, (Петръ дигяне) таш дигян сюз.
Иртягесен Іисусъ Галилеяга бармакчы булгач, Филиппны очоратыб, Аҥар äйткян: мина эяреб бар, дигян.
Филиппъ Андрей белян, Петръ белян бер каланыкы, Виѳсаиданыкы икян.
Филиппъ Наѳанаилны очоратыб, аҥар äйткян: без Моисей законда жазганны, Назаретнын Іосифъ улы Іисусны очораттык, дигян.
Äммя Наѳанаилъ Аҥар äйткян: Назареттан бер-бер арыу нястя чыга алыр меней? дигян. Филиппъ Аҥар äйткян: бар, кюр, дигян.
Іисусъ, Ӱзеня таба килгян Наѳанаилны кюреб, анын турында äйткян: мына, Израилнен чын кешесе, анда жумалаулык жук, дигян.
Наѳанаилъ Аҥар äйткан: Син мине кайдан белясен? дигян. Іисусъ Аҥар жауабка äйткян: Филиппъ сине чакырмастан элеке, син смоковница тöбöндя чагында, мин сине кюрдем, дигян.
Наѳанаилъ Аҥар äйткян: эй Öйрятеÿче! Син Алла Улы, Син Израиль Падшасы, дигян.
Іисусъ аҥар жауабка äйткян: Мин сиҥа сине смоковница тöбöндя кюрдем дигянемя кюря, син ышанасын; мыннан кюбне дя кюрерсен, дигян.
Аҥар тагы äйткян: чын, чын сезгя äйтямен: мыннан былай ачылган кюкне, Алла пяриштяляре Äдям Улына тöшöб, менеб жöргянне кюрерсез, дигян.
Толкования стиха Скопировать ссылку Скопировать текст Добавить в избранное
Библ. энциклопедия Библейский словарь Словарь библ. образов Практическая симфония
Цитата из Библии каждое утро
TG: t.me/azbible
Viber: vb.me/azbible