Скрыть
5:1
5:2
5:4
5:5
5:6
5:7
5:8
5:9
5:10
5:11
5:13
5:15
5:16
5:17
5:18
5:19
5:21
5:22
5:23
5:24
5:25
5:26
5:27
5:33
5:34
5:35
5:40
5:42
Ананія исемне бер кеше, ÿз катыны Сапфира белян малын сатыб,
катыны белян бергяляшеб, саткан бяясен ким айтеб, бер ауыгын гна китереб, апостолларнын аягы астына салган.
Шунда Петръ äйткян: эй Ананія, син жир бяяnне жяшереб, Святый Тынга жалганнарга, ÿз кюпеленя шайтанга ник уй салдырттыn?
Yз кулыnдагы мал ÿзеҥнеке тöгöл эйе меней? Мыны ней очöн кюҥелеҥя салдын? Син кешеляргя тогöл, аммя Аллага жалганнадыn, дигян.
Бу сюзлярне эшеткяч, Ананія тынсыз булыб жыгылган; мыны эшетеучелярнен барысына да бик зур куркыныч тошкян.
Жяшляр тороб, аны кюмяргя азерляб, чыгарыб кюмгянняр.
Мыnар оч сагат ÿткяч, ней булганны белмейче, катыны килеб кергян.
Петръ аннан сораган: айтче мина, жирегезне шушы хатлегя саттыгыз мы? дигян. Ул äйткян: эйе, шушы хатлегя, дигян.
Аммя Петръ апар äйткян: сез ник алай Ходайнын Тынын сынарга кюнештегез? мына синеn иреnне кюмеучеляр ишектян кереб киляляр, сине дя алыб чыгарлар, дигян.
Кинят ул Петръ аягы жанына жыгылыб китеб, тынын чыгарган. Жяшляр кергяч, анын да улеб жатканына таб булыб, аны ире жанына кюмгянняр.
Ботöн жыйынга, мыны эшеткяннярнен барысына да зур куркыныч тошкян.
Апостолларнын куллары белян калык арасында кюб билгеляр, кодрятляр кылынган; бар да бер уйда булыб, (чиркяунен) Соломонныкы дигян ал бюлмясендя жыйылыб торганнар.
Чит кешелярдян алар жанына килеб торорга беряÿ дя кыймаган, аммя калык аларны даннаган.
Ышаныучылар отородан оторо, кюб ирляр дя, катыннар да Ходайга кушылганнар.
(Ышаныулык) шул хатле булган, чирлелярне дя тюшякляре белян, карауатлары белян урамнарга чыгарыб куйганнар, ичмаса утеб барганда гна булсада, Петрнын кюляткясе аларнын берсеня берсеня тошсон диб.
Шулай кюбесе айляня тирядяге калалардан Іерусалимгя жыйылышканнар, чирлелярне дя, шакшы тын азаблый торганнарны да алыб килгянняр, алар барысы да тозялгянняр.
Архіерейнен дя, анын белян бергя саддукейляр ересеня катышканнарнын да бик кончолокляре килеб,
Апостолларны куллары белян тотоб, аларны калык отормяненя жабканнар.
Аммя Ходай пяриштясе тоння отормяннен ишеклярен ачыб, аларны чыгарыб, äйткян:
Барыгыз, чиркяудя тороб, шушы терелек сюзлярен барысын да калыкка сойлягез, дигян.
Алар тыnнаб бетереб, иртя белян чиркяугя кереб ойряткянняр. Шул арада архіерей дя, анын белян бергя булганнар да килеб, синедріонны, Израиль улларынын бар башлыкларын чакырыб китергянняр дя, апостолларны алыб килергя отöрмянгя (кешеляр) жибяргянняр.
Кызмятчеляре килеб, аларны отöрмяндя табмаганнар; кире кайтыб былай диб äйткянняр:
Без отормянне бик нык биклягян койо, карауылчылары ишек тобондя торган койо очораттык, аммя ачкач, эчендя беряÿне дя табмадык, дигянняр.
Архіерей дя, чиркяуне саклаучыларнын башлыгы да, баш священникляр дя, бу сюзлярне эшеткяч, бу ней хал икян диб торганнар.
Беряÿ килгян дя аларга былай диб житкергян: мына сез отбрмянгя жабкан кешеляр чиркяудя тороб, калыкны ойрятяляр, дигян.
Шунда карауылчылар башлыгы кызмятчеляр белян барыб узлярен калык таш атыб утермясен диб курыкканныктан, апостолларны ирексезлямейчен гня алыб килгянняр.
Аларны китереб, синедріонъ алдына куйганнар; шунда архіерей алардан былай диб сораган:
Бу исем турысында ойрятмягез диб без сезгя нык кисяттек тогöл ме? Мына сез бйрятеуегез белян Іерусалимне тутырдыгыз, ул кешенен канын безнен оскя тöшöрöргя келейсез, дигян.
Петръ да, бютян апостоллар да жауаб биреб äйткянняр; кешелярдян бигеряк Аллага баш салырга тейеш.
Аталарыбызнын Алласы сез агачка кадаклаб утергян Іисусны терелтеб торгоздо.
Алла Yзенен кыуаты белян Аны зурлаб, Израилгя тяубя итеÿ, жазыклар кичелеу бирергя диб, Коткарыучы да, Башлык та итеб куйды.
Бу турыда аnар таныкчы без, тагы Алла Ӱзеня баш салыучыларга биргян Святый Тын, дигянняр.
Мыны эшеткяч, алар ачыуларыннан жарсыб, аларны утерергя киnяш иткянняр.
Шунда синедріонда беряÿ, законга ойрятеÿче, бар калык жарата торган, Гамаліилъ атлы фарисей тороб, апостолларны бер азга чыгарыб торорга кушкан да,
Тегеляргя äйткян: эй Израиль кешеляре! ÿз арагызда бу кешеляр турысындя, аларга ней кылганыгызны уйлаб карагыз але.
Мыннан элгяре кюбтян тогöл гня беряÿ Февда ÿзен узе äлля нейдей оло кешегя куйыб торган ыйы, аnар дюрт жозляб кеше дя эяргян эйе, тик аны утерделяр, аннары аны тыннаучылар барысы да таралыб беттеляр.
Аннан суҥ ревизия багытында Г алилея кешесе Іуда чыккан ыйы, ÿзеня байтак калык эйярткян эйе, аммя ул да бетте, аны тыпнаучылар барысыда таралыштылар.
Але дя сезгя äйтямен: бу кешеляр катыннан китегез, аларга теймягез; агяр бу исяб, жя бу эш кешедян булса, ул ÿзюк бетяр;
Агяр дя Алладан булса, сез аны бетеря алмассыз; сак булыгыз, ÿзегез Аллага карышылык итеуче булыб калмагыз, дигян.
Алар аны тыҥнаганнар; апостолларны чакырыб алыб, кыйнаганнар да, аларга Іисуснын исеме турысында сойлямяскя кушыб, аларны жибяргянняр.
Ходай Іисуснын исеме какына кадерсез ителергя тейешле булганнарына сойонöшöб, алар синедріоннан чыгыб китісянняр.
Кон сайын чиркяудя дя, öйлярдя дя Іисусъ Христосъ турысында туктамыйчы ойрятеб изге хабяр сойляб жöргянняр.
Толкования стиха Скопировать ссылку Скопировать текст Добавить в избранное
Библ. энциклопедия Библейский словарь Словарь библ. образов Практическая симфония
Цитата из Библии каждое утро
TG: t.me/azbible
Viber: vb.me/azbible