Скрыть
11:2
11:3
11:4
11:5
11:6
11:7
11:8
11:9
11:10
11:11
11:13
11:14
11:17
11:18
11:20
11:22
11:24
11:26
Апостоллар да, Іудеяда тороучы туганнар да жалган деннелярнен Алла сюзен кабыл алганнарын эшеткянняр.
Петръ Іерусалимгя килгяч, киселгянняр анын белян сюзгя килеб,
Äйткянняр: син киселмягян ирляргя кереб, алар белян аш ашаганын, дигянняр.
Петръ аларга былай диб рятляб айтя башлаган:
Мин Іоппія каласында теляк итеб, онотолоб торган чагында кюренеу кюрдем: кюктян дюрт почмагыннан бяйлягян оло аш жаулыгына ошаулы миnа бер нястя килеб тоштö.
Мин кюз салыб аны караштырдым да, анда жирдяге дюрт аяклыларны, кейеклярне, шыуышыб жöрой торган жяннеклярне, ауадагы кошларны да кюрдем.
Мин шунда: эй Петръ, тор да чалыб аша диб äйткян ауаз эшеттем.
Мин айттем: эй Ходай, жук, минем ауызыма шакшы, жя таза тогöл нястялярнен бер чакта да кергяне жук, дидем.
Миnа кюктян ауаз икенче табкыр жауаб бирде: Алла тазартканны, син шакшыга санама, диб.
Бу очкя чаклы булды да, барысы да кабат кюккя кютярелде.
Мына, шул сагаттюк Кесаріядан мшга жибярелгян оч ир кеше мин торган ой жанына килеб туктадылар.
Тын миnа: алар белян бер дя шиклянмейче бар диб айтте; минем белян бу алты туганнар да бардылар без шул кеше öйбня кердек.
Безгя ÿз ойöндя аnар (изге) пяриштя кюренеб äйткян сюзлярне äйтеб бирде: Іоппіяга ир кешеляр жибяр дя Петръ диб аталган Симонны чакырт,
Ул сиnа син дя, бар жортоn да котолорлок сюзляр сойляр, диде.
Мин сойлöй башлагач, элеке безгя иnгян кюк, аларга Святый Тын иnде.
Шул чакта Ходайнын: Іоаннъ сыуда чумылдырды, аммя сез Святый Тын белян чумылдырылырсыз диб äйткян сюзе минем исемя тошто.
Шулай Алла без Ходай Іисусъ Христоска ышаныучыларга биргян кюк, аларга да шундый дяулятне биргяч, Аллага карышы торорга мин кем суn? дигян.
Мыны эшеткяч, алар тынычланганнар да, айса жалган деннеляргя дя Алла терелеккя (итя торган) тяубяне биргян икян диб Алланы даннаганнар.
Ул арада Стефанъ утерелгяч булган кысанныктан таралышкан ышаныучылар Финикіяга, Кипрга, Антіохіяга чаклы китеб, Іудейлярдян башка беряÿгя дя сюзне сойлямейче уткянняр.
Аларнын кайсылары Антіохіяга кереб, Ходай Іисусны айтеб, Еллиннарга сойляÿчеляре, Кипръ кешеляре белян Киринея кешеляре икян.
Ходай кыуаты алар белян икян; кюб кешеляр ышаныб Ходайга кайтканнар.
Алар турысында Іерусалимдяге ышаныучылар жыйынына хабяр эшетелгян дя, алар Варнаваны Антіохіяга жибяргяннар.
Ул килгяч, Алланын дяулятен кюреб, бик сöйбнгян дя, барысын да чын кюnел белян Ходайга биренеб торорга димнягян.
Ул Святый Тынга да, ышаныуга да тулы арыу кеше икян. Байтак калык Ходайга кушылган.
Аннары Варнава Савлны эзляргя Тарска киткян; аны табыб, Антіохіяга алыб киткян.
Алар жыл буйынчы келяу öйöня жыйылышканнар да, байтак калыкны öйряткянняр; ойрянеучеляр Христосныкылар диб иn элеке Антіохія да атала
Шул коннярдя Іерусалимнян Антіохіяга пагамбярляр килгянняр.
Аларнын берсе Агавъ атлысы тороб, Тын билгерткянчя, ботöн дöньядя каты ачлык булыр диб алдан äйткян. Ул ачлык кесарь Клавдій багытында булган.
Шул чакта öйрянеÿчеляр арберсе ÿзенен малыннан Іудеяда тороучы туганнарга булышырга куйганнар.
Жыйылганны Варнава белян Савлъ арткылы башлыкларга жибяреб, бу эшне житкезгян-няр.
Толкования стиха Скопировать ссылку Скопировать текст Добавить в избранное
Библ. энциклопедия Библейский словарь Словарь библ. образов Практическая симфония
Цитата из Библии каждое утро
TG: t.me/azbible
Viber: vb.me/azbible