Скрыть
10:1
10:2
10:3
10:4
10:5
10:7
10:8
10:9
10:10
10:11
10:13
10:14
10:16
10:17
10:18
10:19
10:21
10:22
10:24
10:25
10:27
10:29
10:30
10:31
10:32
10:33
10:35
10:42
10:44
10:45
10:48
Кесаріяда Италійскій диб аталган полкнын жоз кеше башлыгы Корнилій атлы бер кеше булган.
Ул изге тормошло булган, бар жорто белян Алладан куркыб, калыкка кюб садака биреб, жалан теляк итеб торган.
Коннöн тугызынчы сагате чоронда аnар кюренеÿ булган: ул уз жанына Алла пяриштясе кергянне айырмачык кюргян; пяриштя аnар: Корнілій! дигян.
Ул аҥар караб, куркыб äйткян: эй Ходай, ней? дигян. Париштя аҥар äйткян: синеҥ телякляреҥ дя, садакаларыҥ да Алла алдында искя тöшöрöлдöляр.
Инде айса Іоппіяга кешеляр жибяреб, Петръ диб атала торган Симонны чакырт.
Ул бер тирече Симонда тора, анын жорто дипгез жарында; ул сиnа ÿзеn дя, бар жортоҥ да котолорлок сюзлярне айтер, дигян.
Корнилій белян сойляшкян пяриштя киткяч, ул ÿз кызмятчеляренен икесен, тагы ÿз жанында тороучы салдатларнын изге тормошлосон беряÿне чакырыб алган да,
Аларга барысын да айтеб, аларны Іоппіяга жибяргян.
Иртягесен алар барган чагында, калага жакыннашкан чорда, алтынчы сагат тирясендя, Петръ ой тюбясеня теляк итяргя менгян.
Анын карыны ачыб китеб, ашасы килгян. Азерлягян арада, аҥар зур куркыныч тöшкян.
Ачылган кюкне, аннан аҥар жиргя таба тöшöб киля торган, дюрт почмагыннан бяйлянгян оло аш жаулыгына ошаулы бер нястя кюргян.
Анын эчендя жирдяге дюрт аяклы торлö жяннекляр, кейекляр, шыуышыб жöрой торган жяннекляр дя, ауа кошлары да булган.
Аnар ауаз да килгян: эй Петръ! тор да чалыб аша, дигян.
Петръ äйткян: эй Ходай! жук, минем торлö шакшы нястане, жя таза тогöлне бер чакта да ашаганым жук, дигян.
Шунда тагы икенче табкыр аnар ауаз килгян: Алла тазартканны син шакшыга санама, дигян.
Бу очкя чаклы булган, аннары кюренгян нястя тагы кюккя кютярелгян.
Петръ бу кюргян нястясен уз кюnелендя нейгя журарга белмей торган чагында, Корнилій жибяргян кешеляр, Симонъ ойон сораштырыб белеб, кабка тобöня килеб туктаганнар, да, дяшеб сораганнар:
Петръ диб атала торган Симонъ мында тора мы? дигянняр.
Петрь кюргяне турысында уйлаб торган арада, Тын аnар äйткян: мына сине öч кеше эзлей:
тор да, тошöб, ич тя шиклянмейче, алар белян бар, аларны Мин жибярдем шул, дигян.
Петръ тошкяч, Корнилій жибяргян кешеляргя äйткян: сез эзлей торган мин узем, сез ней сябяблей килдегез? дигян.
Алар äйткянняр: Алладан куркыб тороучы, арыулык кылыучы бöтöн Іудея калыгы арыуга саный торган, жоз кеше башлыгы Корнілій изге пяриштядян ÿз ойоня сине чакырыб, синеҥ сюзляреnне тыnнарга бойорок алды, дигянняр.
Петръ аларны чакырыб алыб сыйлаган; икенче конно тороб, алар белян барган; анын белян Іоппіядагы туганнарнын да кайсылары барганнар.
Икенче конно алар Кесаріяга килеб кергянняр; Корнилій туганнарын да, жакын дусларын да чакырыб, аларны котбб торган.
Петръ килеб кергяч, Корнилій аны карышы алыб, анын аягы астына жыгылыб башырган.
Петръ аны кютяреб алыб äйткян; тор, мин ÿзем дя адям, дигян.
Анын белян сойляшеб, (öйгя) кергян, анда жыйылган кюб кешелярне кюргян;
Аларга äйткян: сез белясез, Іудея кешесеня бютян зат кешеляре белян катышырга, жя жакыннашырга кушылмаган: миnа Алла бер кешене дя шакшыга, жя таза тогöлгя санама диб белдертте.
Шунын оч он мин чакырылгач, шиклянмейче килдем; инде айса сездян соройым: мине ней сабяблей чакырдыгыз? дигян.
Корнілій äйткян: дюртенче кон шушы сагаткя чаклы мин ураза тоттом, тугызынчы сагаття ÿз ойомдя теляк иттем: мына минем алдымда ак кейем кейгян кеше кюренеб тордо,
Ул айтте: Корнілій синеn телягеҥ эшетелде, садакаларыn да Алла алдында искя тошоролдоляр;
Инде айса Іоппіяга жибяреб, Петръ диб аталган Симонны чакырыб китер; ул дингез жанындагы тирече Симонда тора, ул килеб сиnа айтер, диде.
Шул сагаттюк мин сиnа жибярдем; инде синеn килеуеҥ жакшы. Казер без барыбыз да Алладан сиnа ней кушылганны барын да тыnныйык диб, Алла карышысында торабыз, дигян.
Петръ ауызын ачыб äйткян: чыннаб, Алла кешенен жозоня караб кылмаганны аnныйым.
Бар калык та да Алладан куркыучы, дорос кылыныучы Аnар сöйкöмне.
Іисусъ Христосъ арткылы тынычлык турысында изге хабяр сойляб, Ул Израиль улларына сюз жибяргян: Ул барысынын да Ходайы.
Іоаннъ сойлягян чумылыудан суҥ, Галилеядан башлаб, ботöн Іудеяда булган эшлярне белясез.
Назареттан чыккан Іисусны Алла сайлаб, Аnар Святый Тын да, кыуат та иnдерде; Алла Анын белян булганга кюря, Ул изгелекляр кылыб, женнянгяннярнен барысын да сауыктырыб жöрдо.
Іудея жирендя, Іерусалимдя дя Ул кылган эшкя, Аны агачка кадаклаб ÿтергянняреня барысына да без таныкчы.
Шушыны Алла очöнчö кöннö терелтеб торгоздо да Анар кюренергя ирек бирде.
Бар калыкка да тогöл, тик Алладан алдан сайланыб куйылганнарга, Анын улгяненнян терелеб торганыннан суn, Анын белян бергя ашаб эчеб жöргян таныкчылары безгя гня (кюренергя ирек бирде).
Ул безгя тереляргя дя, улгянняргя дя Алладан сайланыб куйылган Хокöмче икяннеген таныклаб, кешеляргя сойляргя кушты.
Анын турысында бар пагамбярляр, Аnар ышаныучы äр-бер кеше Анын исеме белян жазыклар кичелеуен алыр диб таныклык итялар, дигян.
Петръ бу сюзлярне äйткян чагында, Святый Тын сюз тыннаучыларнын барысына да, иnгян.
Петръ белян килгян ышаныучыларнын киселгян- няренен жалган деннеляргя Святый Тыннын дяуляте ингянне кюреб, исляре киткян;
Аларнын торло телляр белян сойляшкяннярен, Алла- ны ололаганнарын эшеткянняр шул. Шул чакта Петръ äйткян:
Бу безнен кюк Святый Тынны алганнарга сыу белян чумылырга кем ирек бирмяс? дигян дя,
Іисусъ Христосъ исеменя аларга чумылдырылырга кушкан. Аннары алар аnар берауык кон бездя тор диб инялгянняр.
Толкования стиха Скопировать ссылку Скопировать текст Добавить в избранное
Библ. энциклопедия Библейский словарь Словарь библ. образов Практическая симфония
Цитата из Библии каждое утро
TG: t.me/azbible
Viber: vb.me/azbible