Скрыть
9:3
9:4
9:6
9:7
9:8
9:10
9:11
9:12
9:15
9:17
9:19
9:21
9:22
9:23
9:24
9:25
9:26
9:28
9:29
9:30
9:31
9:33
Ул аннары кимягя кереб, (дингезне) кичеб, кире Ӱз каласына кайткан.
Шунда Аҥар бер сансызны жаткан урны белян кютяреб китергянняр; Іисусъ аларнын ышаныуыҥ кюреб, сансызга äйткян: улым, курыкма! сиҥа жазыкларын кичереля, дигян.
Шунда княгячелярнен кайсылары ÿз кюҥеллярендя: Ул Алланы курлый, дигянняр.
Іисусъ аларнын уйлаганнарын белеб äйткян: сез кюҥелегездя ник жаманны уйлыйсыз?
Ней асатрак äйтергя: сина жазыкларын кичереля диб ме? äлля тор да, жöрö диб ме?
Äммя Äдям Улынын жир öстöндя жазыклар кичерергя кыуаты барын сез белсен диб, (äйтямен дигян дя сансызга äйткян): тор да, урнынны алыб, öйöня кайт, дигян.
Ул торган да, (урнын алыб) öйöня киткян.
Калык мыны кюргяч, исе китеб, кешеляргя шундый кыуат биргян Алланы даннаган.
Іисусъ аннан китеб барышлый сатлык мал акчасын жыя торган тöштя утырган Матѳей атлы кешене кюреб, аҥар äйткян: Минем артымнан бар, дигян; ул тороб, Анын артыннан киткян.
Іисусъ бер öйдя утырган чакта, кюб мытарлар белян жазыклылар килеб, Анын белян, öйрянеучеляре белян бергя утырганнар.
Шуны кюреб, фарисейляр Анын öйрянеучеляреня äйткянняр: сезнен Öйрятеÿчегез ник алай мытарлар белян, жазыклылар белян бергя ашый, эчя? дигянняр.
Іисусь мыны эшетеб, аларга äйткян: сауларга лекарь киряк тöгöл, äммя чирлеляргя (киряк).
Барыгыз, Мин изгелек телеймен, äммя корман тöгöл, дигяннен ней икяненя öйрянегез. Мин жазыклыларны тяÿбягя öндяргя килдем шул, äммя гаделлярне тöгöл, дигян.
Шул чакта Іоаннъ öйрянеÿчеляре Іисуска килеб äйткянняр: без дя, фарисейляр дя кюб ураза тотабыз, äммя Синеҥ öйрянеÿчеляреҥ ней öчöн ураза тотмойлар? дигянняр.
Іисусъ аларга äйткян: туйдагы кодаларга, кеяÿ алар белян бергя чагында, кайгырыб торорга мöнким ме? алардан кеяÿ алыныр кöнняр килеб житкяч, алар шунда ураза тота башларлар.
Беряÿ дя тузган кейемгя агартмаган киндердян жамау салмый: жана жамау тузган кейемне айырыр да, жыртыгы элекегедян дя чагырак булыр шул.
Жаҥа аракыны да иске турсыкка салмыйлар: салсаҥ, турсык жарылыр да, аракысы тюгелер, турсыгы да жарамаска чыгар; äммя жана аракыны жаҥа турсыкка тутыралар, аннары алар икесе дя бöтöн кöйö торалар, дигян.
Ул аларга мыны сöйлягян чагында, Анын жанына бер башлык килеб, Аҥар башырыб äйткян: минем кызым инде улгяндер дя, Син барыб анын öстöня кулыҥ салсана, ул аннары терелер эйе, дигян.
Іисусъ тороб, öйрянеÿчеляре белян анын артыннан барган.
Шул чакта ун ике жыл кан агыуы белян азабланган бер катын Анын артыннан жакыннашыб, кейеменен кырыйына тейенгян.
Ул кюнелендя: Анын кейеменя гня тейенсям дя сауыгырмын, диб äйткян икян.
Іисусъ боролоб караган да, аны кюреб äйткян: кызым, курыкма! сине ышаныуыҥ коткарды, дигян; катын шул сяттюк сауыккан.
Іисусъ башлык öйöня кергяч, быргычыларны, калык болганганны кюреб,
Аларга äйткян: мыннан чыгыгыз, кыз ÿлмягяння баса, жоклой ич, дигян; алар Аннан кöлгянняр.
Ул калыкны чыгаргач, кереб кызнын кулыннан тотоу белян кыз торган.
Бу эш турысында хабяр шундагы бар жиргя жяйелгян.
Іисусъ аннан китеб барганда, Анын артыннан ике сукыр кеше: эй Давидъ Улы, (Іисусъ), безне жарлыка, диб кычкырыб барганнар.
Ул бер öйгя кергяч, Анын жанына сукырлар да килгянняр. Іисусъ аларга äйткян: бу эшне булдырырыма ышанасыз мы? дигян. Алар Аҥар äйткянняр: эйе шул, Ходай, (ышанабыз), дигянняр.
Шуннан сун кюзляреня тейенеб, Ул аларга äйткян: ышаныуыгыз буйынча сезгя булсын, дигян.
Шундук аларнын кюзляре ачылган. Іисусъ аларга кисятеб äйткян: карагыз, мыны Беряÿ дя белмясен, дигян.
Äммя алар чыгыб, шундагы бар жиргя Аны даныктырганнар.
Алар чыгыб килгян чакта, Аҥар бер женнянгян телсез кешене китергянняр.
Женен чыгаргач, телсез сöйляшя башлаган. Калык исе китеб äйткян: мындый эш Израилдя бер чакта да булганы жук ыйы, дигянняр.
Äммя фарисейляр äйткянняр: Ул женнярне женняр башлыгынын кöчö белян чыгара, дигянняр.
Іисусъ бар калаларда, ауылларда, андагы синагогаларда öйрятеб, Алла падшалыгынын изге хабярен сöйляб, кешеляр арасындагы äр-бер чирне, какшаулыкны тöзятеб жöргян.
Іисусъ жыйын калыкны кюреб, кöтöÿчесез сарыклар кюк таралышыб жöдяб жöрöйляр диб, аларны кызганган.
Шул чакта Ул öйрянеÿчеляреҥя äйткян: урасы ашлык кюб, äммя эшчеляр äз, дигян.
Шуҥар кюря ашлык Эясеня ÿтенегез, Ул урагына эшчеляр жибярсен, дигян.
Толкования стиха Скопировать ссылку Скопировать текст Добавить в избранное
Библ. энциклопедия Библейский словарь Словарь библ. образов Практическая симфония
Цитата из Библии каждое утро
TG: t.me/azbible
Viber: vb.me/azbible