Скрыть
7:4
7:5
7:6
7:8
7:10
7:11
7:14
7:16
7:17
7:20
7:22
7:25
7:26
7:27
7:29
Ӱзегезне тикшермясенняр дисягез, сез дя тикшермягез.
Кешене ничек тикшереÿ белян тикшерсягез, сезне дя (шулай) тикшерерляр шул; кешегя ничек ÿлчяÿ белян ÿлчясягез, сезгя дя шулай ÿлчярляр.
Ник туганыҥ кюзеҥдяге ботакка карыйсын, äммя ÿз кюзеҥдяге бюряняне сизмейсен?
Жя ÿз кюзеҥдя бюряня булгач, туганыҥа ничек äйтерсен: кая, мин синен кюзеҥдяге ботакны алыйым? диб.
Эй кюз алдында гна кылыныучы! элеке уз кюзеҥдяге бюряняне ал, аннары туганыҥнын кюзеҥдяге ботакны алырга кюрерсен.
Арыуны этляргя бирмягез, энжегезне дунгызлар алдына ташламагыз, алар аны аяклары белян табтамасыннар, боролоб ÿзегезне öзгяляб бетермясенняр.
Сорагыз, бирелер сезгя; эзлягез, табарсыз; кагыгыз, ачарлар сезгя:
Äр-бер сораучы аладыр шул, эзляÿче табадыр, кагыб тороучыга да ачалар.
Жя сезнен арада улы икмяк сораса, Аҥар таш биреÿче кеше бар мы?
Жя балык сораса, аҥар жылан бирер меней?
Шулай, сез ÿзегез жаман булыб та, балаларыгызга жакшыны биря белгяч, кюктяге Атагыз Ӱзеҥнян сораучыларга жакшыны бигряк тя бирер.
Äр-бер турыда кешеляр сезгя ней кылганны телясягез, сез дя аларга шулай кылыгыз: законъ да, пагамбярляр дя шулай (кушалар) шул.
Тар кабкадан керегез: киҥ кабка, иркен жул жукка чыгарырга алыб баралар шул:, кюбесе шулардан барадыр.
Тар кабка, кысан жул терелеккя алыб баралар; аларны äзляр гня очраталар.
Жалган пагамбярлярдян сакланыгыз; алар сезнен катыгызга тышларыннан сарыктый (жыуаш) булыб киляляр, äммя ÿзляре эчлярендя талаучы бюреляр кюк.
Сез аларны жимешляреннян белерсез; чянечкеле агачтан жöзöм жыялар мы? жя тигяняк сабыннан смоква жыялар мы?
Шулай, äр-бер жакшы агач жакшы жимеш китеря, äммя начар агач начар жимеш китеря.
Жакшы агач начар жимеш китермяс, äммя начар агач жакшы жимеш китермяс.
Жакшы жимеш китермей торган äр-бер агачны кисеб утка ташлыйлар.
Шулай, сез аларны жимешляреннян белерсез.
Мине: Ходай, Ходай, диб äйтеÿче бар да кюк падшалыгына кермяс, тик кюктяге Атамнын иркен кылыучы гна (керер).
Шул кöннö кюбесе Мина айтерляр: эй Ходай, эй Ходай, без Синеҥ исемеҥ белян пагамбярлек иттек тöгöл ме? женнярне дя Синен исемен белян чыгардык тöгöл ме? Синеҥ исемеҥ белян кюб кодрятляр кылдык тöгöл ме? дирерляр.
Шул чагында аларга äйтерем: Мин сезне бер чакта да белмядем, эй законсызлык кылыучылар, Миннян китегез, дирем.
Минем шушы сюзляремне тыҥнаб, аларны кылыучынын äрберсен, öйöн таш öстöОня торгозган акыллы кешегя ошатырмын.
Жангыр жауыб, инешляр ташыб, жилляр жилляб (барысы да) шул öйгя бярелгянняр, шунда да ул, нигезен таш öстöня корганныктан, аумаган.
Äммя Минем шушы сюзляремне эшетеб, аларны кылмаган äркем, öйöн ком öстöня торгозган исябсез кешегя ошар.
Жангыр жауыб, инешляр ташыб, жилляр жилляб, (барысы да) шул öйгя бярелгянняр; ул öй шундук ауыб, бöтöнняй жимерелеб беткян.
Іисусъ шушы сюзлярне äйтеб бетергяч, Анын öйрятеÿеня калыкнын исе киткян:
Ул шу аларны кодряте барын тойдорыб öйряткян, äммя княгячеляр белян фарисейляр кюк тöгöл.
Толкования стиха Скопировать ссылку Скопировать текст Добавить в избранное
Библ. энциклопедия Библейский словарь Словарь библ. образов Практическая симфония
Цитата из Библии каждое утро
TG: t.me/azbible
Viber: vb.me/azbible