Скрыть
24:3
24:5
24:6
24:7
24:8
24:10
24:11
24:12
24:13
24:14
24:16
24:17
24:18
24:19
24:20
24:21
24:22
24:24
24:25
24:26
24:27
24:32
24:33
24:36
24:38
24:39
24:40
24:41
24:44
24:47
24:48
24:49
24:50
24:51
Іисусъ чиркяÿдян чыгыб, китеб барганда, öйрянеÿчеляре Аҥар чиркяÿ каралдыларын кюрсятмякче булыб,
Анын жанына килгянняр. Іисусъ аларга äйткян: быларнын барысында кюрясез ме? чыннаб äйтямен сезгя: мында таш öстöндя таш та калмас, барысында жимереб бетерерляр, дигян.
Ул Елеонъ тауы öстöндя утырганда, öйрянеÿчеляре Анын жанына килеб, аулакта сораганнар: äйтче безгя, ул кайчан булыр, тагы килеÿеннен, дöнья бетеÿенен билгесе ничек булыр? дигянняр.
Іисусъ аларга жауаб биреб äйткян: сак булыгыз, беряÿ-беряÿ сезне жаҥгыштырмасын.
Кюбесе Минем исемем белян, мин Христосъ диб килерляр шул, кюбесен жаҥгыштырырлар да.
Тагы сугышлар булганны, сугыш хабярлярен эшетерсез; карагыз, курыкмагыз, былар барысыда булырга тейеш шул, алайда ул äле бетеÿ тöгöл.
Калык калыкка, падшалык падшалыкка жабышыр, ачлыклар, ÿлятляр булырлар, урны урны белян жир титряр.
Былар барысыда азабларнын башланыуы гна.
Шул чакта сезне тотоб азабка бирерляр, сезне ÿтерерляр, Минем исемем öчöн сезне бар калыклар да кюрялмаслар.
Шул чагында кюбесе алданырлар, бер берсен тотоб бирерлер, бер берсен кюрялмаслар.
Кюб жалган пагамбярляр чыгарлар, кюбесен жаҥгыштырырлар.
Законсызланыу кюбяйгяннектян кюбесендя сöйöулек бетяр, дигян.
Калдыкка чаклы тюзгяне котолор.
Алла падшалыгынын шушы Евангеліесе бар калыкларгада таныклыкка, бöтöн дöньягя жяйелер, шуннан суҥ бетеÿ булыр.
Даніилъ пагамбяр äйткянчя, арыу урында жирянгеч нястяляр торганны кюрерсез; укыган кеше аҥнасын.
Шул чакта Іудеядягеляр тауларга качсыннар.
Öй тюбясендя булганы, öйöмнян бер-бер нястя алыб китейем диб, тöшмясен.
Басыуда булганы, кейемняремне алыб китейем диб, кире кайтмасын.
Ул кöннярдя ауырлы катыннарга, имчяк имезеÿчеляргя читен булыр.
Качарыгызга кыш, жя суббота кöн туры килмясен эйе диб телягез.
Ул чакта бик зур кайгы булыр, анын кюк кайгы дöнья булдырылганнан башлаб, äлегя чаклы да булганы жук, булмас та.
Äгяр шул кöнняр кыскармасалар, бер тян дя котолмас ыйы, тик сайланганнар какына ул кОнняр кыскарыр.
Шул чакта беряÿ сезгя: мына мында Христосъ, жя ана тегендя дейся, ышанмагыз.
Жалган христослар, жалган пагамбярляр чыгарлар; мöҥким булса сайланганнарны да жантыштырыр öчöн, зур кодрятляр, билгеляр кюрсяткян булырлар.
Мына Мин сезгя алданук äйттем.
Шулай, сезгя: мына Ул буш кырда дейсяляр, чыкмагыз; мына Ул аулак бюлмялярдя дейсяляр, ышанмагыз, дигян.
Жяшен ничек кояш чыгышыннан чыгыб, кояш байышына чаклы жяшняб кюреня, Äдям Улынын килеÿе дя шулай булыр.
Ӱлякся жаткан тöшкя бöркöтляр жыйылыр.
Шул кайгылы кöннярдян суҥ, кинят кояш карангыланыр, ай ÿз жактысын жактыртмас, жондозлар кюктян койолорлар; кюктяге чиреÿляр кузгалышырлар.
Шул чагында кюктя Äдям Улынын билгесе кюренер, аннары жирдяге няселляр барысыда жылаша башларлар; кюк болотлары öстöндя кодрят белян, оло дан белян килеÿче Äдям Улын кюрерляр.
Ул Ӱз пяриштялярен зур тауышлы быргылар белян жибярер; алар дöньянен дюрт жагыннан, кюкнен бер кырыйыннан башлаб, икенче кырыйына чаклы Анын сайлаганнарын жыярлар.
Смоква агачыннан ошаш алыгыз: анын ботаклары жомошаб, жапрак жара башлагач, жяй жакын икянне белясез.
Шунын кюк быларнын барысында кюргяч, инде жакын, ишек тöбöндя диб белегез.
Чыннаб äйтямен сезгя: шушы тыума беткенче былар барысыда булыр.
Кюк белян жир бетярляр, äммя Минем сюзлярем торор.
Ул кöннö, ул сагатне беряÿ дя белмей, кюктяге пяриштяляр дя (белмейляр), тик бер Атам гна беля.
Ной кöннярендя ничек булган, Äдям Улы килгян чагында да шулай булыр:
Жирне сыу басар кöнняр алдыннан Ной кимягя керер кöнгя чаклы, кешеляр ашаганнар, эчкянняр, öйлянгянняр, кеяÿгя киткянняр;
Сыу килеб барысын да басыб бетергенче, бер дя белмягянняр, Äдям Улы килгян чагында да шулай булыр.
Шул чакта икяÿ басыуда булсалар, берсе алыныр, икенчесе калдырылыр.
Ике катын (кул) тегермяне тартсалар, берсе алыныр, икенчесе калдырылыр.
Алай булгач, сез уяу торогоз, Ходайыгыз кайсы сагаття килясен белмейсез шул.
Сез мыны белясез: äгяр жорт эясе бурнын тöння кайсы багытта килясен белся, ул уяу торор ыйы, ÿз жортона казыб керергя ирек бирмяс эйе.
Шуҥар кюря сез дя äзер булыгыз, Äдям Улы сез уйламаган сагаттюк килер шул.
Кызмятчеляреня багытында ашамнык бирсен диб, эяляре аларга башлык итеб куйган, акыллы, гадел кол кюк кем?
Ул кол, эясе килгян чакта, Аҥар шулай кылыб, туры кился, бахетле.
Чыннаб äйтямен сезгя: ул аны бар малына баш итеб куяр.
Äгяр ул кол усал булыб, кюнелендя эям тиз килмяс äле диб,
Äз иптяшлярен кыйнарга тотонса, эчкечеляр белян ашый, эчя башласа,
Ул колнын эясе, кол кöтмягян кöннö, ул уйламаган сагаття килер дя,
Аны уртара чабыб öзяр, аннары аны алдаучыларга теясе азабка ташлар; анда жылау, теш шыкырдатыу булыр, дигян.
Толкования стиха Скопировать ссылку Скопировать текст Добавить в избранное
Библ. энциклопедия Библейский словарь Словарь библ. образов Практическая симфония
Цитата из Библии каждое утро
TG: t.me/azbible
Viber: vb.me/azbible