Скрыть
19:2
19:3
19:6
19:8
19:10
19:11
19:15
19:18
19:20
19:21
19:22
19:23
19:24
19:25
19:29
Шушы сюзлярне äйтеб бетергяч, Іисусъ Галилеядян чыгыб, Іорданнын ары жагы белян Іудея тиряляреня килгян.
Анын артыннан кюб калык барган, Ул аларнын (чирлелярен) тöзяткян.
Анын жанына фарисейляр килеб, Аны сынаб, Аҥар äйткянняр: äр-бер айыбы öчöн дя кешегя ÿз катынын айырырга мöҥким ме? дигянняр.
Ул аларга жауаб биреб äйткян: Булдырыучы баштук аларны ирле катынны итеб булдырганны сез укымадыгыз меней?
Тагы äйткян: шуҥар кюря кеше ÿз атасын, анасын калдырыр да катынына кушылыр, аннары икесе дя бер тян булырлар, дигян.
Шунныктан алар инде икяу тöгöл, äммя бер тян. Алай булгач, Алла кушылдырганны кеше айырмасын, дигян.
Алар Аҥар äйткянняр: ник суҥ Моисей (катынга) айырыу жазыуын биреб, аны айырыб жибярергя бойорган? дигянняр.
Ул аларга äйткян: кюнелегез катыга кюря Моисей сезгя катыныгызны айырыб жибярергя ирек иткян; äммя башта алай тöгöл эйе.
Äммя Мин сезгя äйтямен; кем ÿз катынын уйнашлык айыбы булмаган кöйö айырыб, бютян катын алса, ул уйнашлык итя; айырыб жибяргян катынны алыучы да уйнашлык итя, дигян.
Öйрянеÿчеляре Аҥар äйткянняр: кеше ÿз катынына шулай булырга тейеш булгач, айса öйлянмей тороу жакшырак, дигянняр.
Ул аларга äйткян: мыны барысы да сыйыштыра алмас, тик кемгя бирелгян, шул гна (сыйыштырыр).
Катынга жакыннашырга жараусыз тöрлö кешеляр бар: кайсылары ана эченнян шулай тыуганнар; кайсыларын кеше шулай иткян; кайсылары кюк падшалыгы öчöн ÿзлярен ÿзляре шулай иткянняр. (Бу сюзне) сыйдыра алырлыгы сыйдырсын, дигян.
Шул чакта Аҥар балаларны китергянняр, Ул алар öстöня кулын салыб, теляк итсен диб, äммя öйрянеÿчеляре аларны туктатыб торганнар.
Іисусъ аларга äйткян: балаларны ирек жибярегез, аларга Миҥа килергя кумачау итмягез, кюк падшалыгы шундыйларныкы шул, дигян.
Ул аннары алар öстöня кулын салыб, аннан киткян.
Мына беряÿ килеб, Аҥар äйткян: эй изге öйрятеуче! мянге тормошны алыйым дисям, мин ней жакшылык кылыйым? дигян.
Ул аҥар äйткян: ник син Мине изге диб äйтясен? беряÿ дя изге тöгöл, тик бер Алла гна (изге). Мянге тормошка керясен кился, бойорокларны кыл, дигян.
Ул Аҥар: ничеклярне? дигян. Іисусъ äйткян: ÿтермя, уйнашлык итмя, урлама, жалган таныклык итмя;
Атаҥны, анаҥны санна, жакыныҥны ÿзеҥне сöйгян кюк сöй, дигян.
Бу жегет Аҥар äйткян: мин быларнын барын да жяштянюк тоттом, тагы мина ней житмей? дигян.
Іисусъ аҥар äйткян: äгяр бöтöнняй (арыулыкка) тулы буласын кился, кайтыб малынны сат та жарлыларга öляш, синен малын кюктя булыр, аннары килеб, Минем артымнан жöр, дигян.
Мыны эшеткяч, жегет (Анын жаныннан) кайгырыб киткян: анын малы кюб икян.
Іисусъ öйрянеÿчеляреҥя äйткян: чыннаб äйтямен сезгя: бай кешегя кюк падшалыгына кереÿе читен, дигян.
Тагы да äйтямен сезгя: бай кешегя кюк падшалыгына кереÿдян дöягя иня кюзеннян ÿтеÿе асатрак, дигян.
Öйрянеÿчеляр мыны эшетеб, бик исляре китеб äйткянняр: алай булгач, кем котола алыр суҥ? дигянняр.
Іисусъ аларга караб äйткян: кешеляргя бу мöҥким тöгöл, äммя Аллага бар да мöҥким, дигян.
Шунда Петрь жауаб биреб, Аҥар äйткян: мына без барысын да калдырыб, Сина эярдек, сун инде безгя ней булыр? дигян.
Іисусъ аларга äйткян: чыннаб äйтямен сезгя: сез Миҥа эяргянняр, тагы-булыуда, Äдям Улы Ӱз олологынын престолына утыргач, сез дя ун ике престолга утырыб, Израилнен ун ике рыуына хокöм итярсез.
Öйлярен, жя ага-энелярен, жя тута-сеннелярен, жя атасын, жя анасын, жя катынын, жя балаларын, жя жирен-сыуын Минем исемем öчöн кем гня калдырса да жöз табкыр артык алыр, мянге тормошка урыннашыр.
Алдагылар кюбесе артта булырлар, äммя арттагылар алда булырлар, дигян.
Толкования стиха Скопировать ссылку Скопировать текст Добавить в избранное
Библ. энциклопедия Библейский словарь Словарь библ. образов Практическая симфония
Цитата из Библии каждое утро
TG: t.me/azbible
Viber: vb.me/azbible