Скрыть
3:2
3:3
3:4
3:5
3:8
3:9
3:10
3:12
3:13
3:15
3:17
3:18
3:19
3:20
3:23
3:25
3:26
3:27
3:29
3:30
3:32
3:33
3:34
3:35
Іисусны айыблар öчöн, Ул бу кешене суббота кöннö тöзятмяс ме диб, Аны караб торганнар.
Ул кулы короган кешегя äйткян: уртага чыгыб тор, дигян.
Аннары аларга äйткян: суббота кöннö жакшылык кыларга тейеш ме, äлля усаллык кыларга мы? жанны сакларга тейеш ме, äлля арям итяргя ме? дигян. Äммя алар дяшмягянняр.
Ул аларнын кюҥелляре катыланганга кайгырыб, аларга ачыу белян караб, теге кешегя äйткян: кулынны суз, дигян. Ул сузган, сузгачук анын кулы икенчесе кюк сау булган.
Фарисейляр чыгыб, тизюк иродныкылар белян бергя, Іисусны ничек итеб бетерейек икян диб, Аҥар карышы киҥяш корганнар.
Äммя Іисусъ Ӱз öйрянеÿчеляре белян дингез жанына киткян.
Анын артыннан Галилеядан, Іудеядян, Іерусалимнян, Идумеядян, тагы Іорданнын ары жагыннан да кюб калык барган; Тиръ белян Сидонъ тирялярендя тороучы бик кюб кеше, Ул ней кылганны эшетеб, Анын жанына килгянняр.
Калык кюблектян, Ул Ӱзен тыгызламасыннар диб, öйрянеÿчеляреҥя Ӱзе öчöн кимя äзерляргя кушкан.
Кюб (кешене) тöзяткян, шуҥар кюря жаралылары Аҥар тейенер öчöн, Анын жанына тыгылышыб килгянняр.
Женняр дя Аны кюргяч, Анын алдында жыгылыб тороб, Син Алла Улы диб кычкырганнар.
Äммя Ул Ӱзен билгеле итмясенняр диб, аларга бик каты кисяткян.
Аннары тау öстöня менеб, Ӱзе телягяннярне чакырыб алган, алар Аҥар килгянняр.
Аларнын ун икесен Ӱзе белян бергя жöрöргя, сöйляргя жибярергя сайлаб куйган.
Аларга чирлярне тöзятергя, женнярне (кешедян) чыгарырга кыуат биргян.
Симонны Петръ диб атаб,
Зеведей улы Іаковны, анын энесе Іоанны Воанергесъ диб атаб куйган, Воанергесъ дигяне кюкряÿ уллары дигян сюз.
Андрейне, Филиппны, Варѳоломейне, Матѳейне, Ѳоманы, Алфей улы Іаковны, Ѳаддейне, Кананитъ (дигян) Симонны,
Искаріотъ Іудасын куйган, шушысы Іисусны тотоб биргян.
Аннары бер öйгя кергянняр: анда тагы калык кюб жыйылганныктан, аларга икмяк ашар хал дя булмаган.
Іисуснын жакыннары, Ул акылдан чыккан диб сöйляшкянне эшетеб, Аны алыб китейек диб килгянняр.
Іерусалимнян килгян княгячеляр äйткянняр: Анын эчендя веельзевулъ бар. Ул женнярне женняр башлыгынын кöчö белян чыгара, дигянняр.
Ул аларны дяшеб алган да, аларга мясялляр китереб äйткян: шайтан шайтанны ничек кыуалаб чыгарсын?
Äгяр падшалык ÿзе ÿз алдында айырылышса, ул падшалык тора алмас.
Жорт та ÿзе ÿз алдына айырылса, ул жорт тора алмас.
Äгяр шайтан да ÿзеня ÿзе карышылык итеб, айырылса, ул тора алмас, анын бетяр багыты житкян була.
Беряÿ дя кöчлöнöн öйöня кереб, элеке кöчлöнöн ÿзен бяйлямяся, анын нястялярен талаб китя алмас, шул чакта гна анын öйöн талаб китя алыр, дигян.
Чыннаб äйтямен сезгя: äдям улларына бар жазыклары да кичерелер, ничек итеб курласалар да, курлаганнары да (кичерелер).
Тик кем Святый Тынны курласа, Аҥар кичерелеÿ булмас гумергя, äммя ул мянгегя айыблы булыр, дигян.
(Мыны Ул) Анда жен бар дигянняреня кюря äйткян.
Шунда анасы белян агалары килгянняр; алар öйнöн тыш жагында тороб, Аны чакыртканнар.
Анын äйлянясендя калык утырган. Аҥар äйткянняр: мына анаҥ да, агаларыҥ да, туталарыҥ да тышта Сине чакыралар дигянняр.
Ул аларга äйткян: кем Минем Анам? кем Минем агаларым? дигян.
Аннары äйлянясендя утырыучыларга караныб äйткян: мына Минем анам, мына Минем агаларым да.
Кем дя кем Алла иркен кылыб торса, шул Миҥа ага-эне, тута- сеҥел, ана да, дигян.[Мк.4:1] Іисусъ тагы дингез жанында öйрятя башлаган. Анын жанына кюб калык жыйылган, шунныктан Ул кимягя кереб, дингез öстöндя утырган, äммя калык бар да дингез жанында, жир öстöндя торган.
Толкования стиха Скопировать ссылку Скопировать текст Добавить в избранное
Библ. энциклопедия Библейский словарь Словарь библ. образов Практическая симфония
Цитата из Библии каждое утро
TG: t.me/azbible
Viber: vb.me/azbible