Скрыть
2:2
2:4
2:6
2:7
2:10
2:11
2:12
2:13
2:15
2:16
2:19
2:20
2:22
2:24
2:25
2:27
2:28
Шул сяттюк кюб кеше килеб тулган, ишек катында да урын калмаган; Ул аларга сюз сöйлягян.
Шунда Аҥар дюрт кеше бер сансызны кютяреб китергянняр.
Кеше кюблектян Іисуска жакыннашырлык булмагач, алар Ул утырган öйнöн тюбясен ачыб, сансызны жаткан урны белян (Анын алдына) тöшöргянняр.
Іисусь аларнын ышаныуыҥ кюреб, сансызга äйткян: улым, сиҥа жазыкларыҥ кичереля, дигян.
Анда княгячелярнен берауыгы утыра икян, алар ÿз кюҥеллярендя уйлаганнар:
Ул ник былай Алланы курлый? Бер Алладан бютян кем жазыкларны кичеря алыр? дигянняр.
Іисусъ шундук Ӱз тыны белян, алар ÿз эчлярендя шулай уйлаганны белеб, аларга äйткян: сез кюҥеллярегездя ник алай уйлыйсыз?
Ней асатрак: сансызга жазыкларыҥ кичереля диб äйтеÿ ме? äлля тор да, урныҥны алыб кит диб äйтеÿ ме?
Äммя Äдям Улынын жир öстöндя жазыклар кичерергя кыуаты барын сез белсен диб, (äйтямен дигян дя сансызга äйткян):
Сиҥа äйтямен: тор да, урныҥны алыб, öйöҥя кайт, дигян.
Ул шундук торган да, урнын алыб, барысы алдында чыгыб киткян; барысыда исляре китеб, Алланы мактаб äйткянняр: мындый эшне без бер чакта да кюрмядек, дигянняр.
Іисусь тагынук дингез жанына чыккан, бар калык Анын катына барган, Ул аларны öйряткян.
Узыб барган чакта, Ул сатлык мал акчасын жыя торган тöштя утырган Алфей улы Левійне кюреб, аҥар äйткян: Минем артымнан бар, дигян. Ул тороб, Аҥар эяреб киткян.
Іисусь анын öйöндя утырган чакта, Анын белян бергя öйрянеÿчеляре, тагы кюб мытарлар, жазыклылар утырганнар; алар кюб икян, барысыда Анын белян жöргянняр.
Княгячеляр, фарисейляр, Ул мытарлар белян, жазыклылар белян ашаганны кюреб, Анын öйрянеÿчеляреҥя äйткянняр: ник Ул мытарлар белян, жазыклылар белян бергя ашый, эчя? дигянняр.
Іисусъ мыны эшетеб, аларга äйткян: сауларга лекарь киряк тöгöл, äммя чирлеляргя (киряк). Мин жазыклыларны тяÿбягя öндяргя килдем, äммя гаделлярне тöгöл, дигян.
Іоаннь öйрянеÿчеляре белян фарисейляр öйрянеÿчеляре ураза тотканнар. Шунда Іисуска килеб äйткянняр: Іоаннъ öйрянеÿчеляре, фарисейляр öйрянеÿчеляре ник ураза тоталар, äммя Синеҥ öйрянеÿчеляреҥ ней öчöн ураза тотмойлар? дигянняр.
Іисусъ аларга äйткян: кодаларга кеяÿ алар белян чагында ураза тотарга мöҥким ме? Кеяÿ алар белян чагында ураза тотарга мöҥким тöгöл.
Алардан кеяÿ алыныр кöнняр килеб житяр, житкяч, шул кöннярдя ураза тотарлар.
Беряÿ дя тузган кейемгя агартмаган киндердян жамау салмый, жугыйса жана жамау тузган кейемне айырыр да, жыртыгы тагы да чагырак булыр.
Жаҥа аракыны да беряÿ дя иске турсыкка салмый, жугыйса жаҥа аракы турсыкны айырыр да, аракы да агар, турсыгы да äрям булыр; äммя жаҥа аракыны жаҥа турсыкка тутырырга тейеш, дигян.
Бер суббота кöннö Аҥар ашлык басыуыннан ÿтеб барырга туры килгян; барган чакта Анын öйрянеÿчеляре ашлык башларын öзöб-öзöб алганнар.
Фарисейляр Аҥар äйткянняр: кара, алар ник суббота кöннö тейеш тöгöлне кылалар? дигянняр.
Ул аларга äйткян: Давидъ ÿзе дя, анын белян булганнар да, ачыккач, жöдягяч, ул ней кылганны бер чакта да укымадыгыз мы äлля?
Ничек ул Авіаѳаръ архіерей багытында, Алла öйöня кереб, священниклярдян бютянгя беряÿгя дя ашарга тейеш тöгöл китереб куйылган икмяклярне алыб, ÿзе дя ашаган, ÿзе белян булганнарга да биргян, дигян.
Аларга тагы äйткян: суббота кеше öчöн, äммя кеше суббота öчöн тöгöл.
Шунныктан Äдям Улы субботага да башлык, дигян.[Мк.3:1] Іисусъ тагы синагогага килгян; анда кулы короган бер кеше булган.
Толкования стиха Скопировать ссылку Скопировать текст Добавить в избранное
Библ. энциклопедия Библейский словарь Словарь библ. образов Практическая симфония
Цитата из Библии каждое утро
TG: t.me/azbible
Viber: vb.me/azbible