Скрыть
16:2
16:3
16:4
16:6
16:8
16:10
16:11
16:13
Атнанын элекеге кöнöндя, бик иртя белян, кояш чыккан чакта, алар кабер катына килгянняр.
Килгяндя бер-берсе белян: безгя кабер ауызындагы ташны кем аударыр икян? диб сöйляшкянняр.
Килеб карасалар, кюряляр, таш аударылган, äммя ул бик зур икян.
Кабергя кергяч, алар ун жакта утырган, ак кейем кейгян жегетне кюргянняр; бик курыкканнар.
Ул аларга äйткян: курыкмагыз, сез кадакланган Іисусъ Назарянинны эзлейсез; Ул терелеб тордо, мында жук, мына Аны куйган урын.
Äммя сез барыгыз, Анын öйрянеÿчеляреҥя, Петрга да äйтегез: Ул сезне Галилеядя карышы алыр, Ӱзе сезгя äйткянчя, Аны анда кюрерсез, дигез.
Алар чыгыб, кабер жаныннан жöгöрöшöб киткянняр; алар бик курыкканнар, калтрашканнар; курыкканныктан Беряÿгя дя бер сюз дя äйтмягянняр.
Атнанын элекеге кöнöндя иртюк, терелеб торгач, Іисусъ иҥ элеке Марія Магдалинага кюренгян, Іисусъ аннан жиде женне кыуалаб чыгарган икян.
Ул кайтыб мыны Іисусъ белян жöргянняргя, сулкылдаб жылаучыларга белдергян.
Äммя алар, анын: Іисусъ тере, мин Аны кюрдем дигянен эшетеб, ышанмаганнар.
Аннан сун Іисусъ öйрянеÿчеляреҥен икесеня жулда, бер ауылга барган чакларында, бютян тöслö булыб кюренгян.
Алар да кайтыб, бютянняргя белдергянняр, äммя алар быларга да ышанмаганнар.
Калдыгында Ул ун бер (öйрянеÿчесеня), бергя утырган чакларында кюренеб, ышанмаганнары öчöн, кюҥеллярен каты тотканнары öчöн, Аны терелеб торгач кюреÿчеляргя дя ышанмаганнары öчöн, аларны äрлягян.
Аннары аларга äйткян: бöтöн дöньягя жöрöб, булдырылганнарнын барысынада Евангеліене сöйлягез.
Ышанган кеше, чумылдырылган кеше котолор, äммя ышанмаган кеше айыблы булыр.
Ышанганнарга мындый билгеляр булырлар: Минем исемем белян женнярне кыуалаб чыгарырлар, жана телляр белян сöйляшерляр;
Жыланнарны кулга алырлар, бер-бер ÿтергеч нястя эчсяляр дя, аларга зыян теймяс; чирлеляр öстöня кулларын салырлар, алар сауыгырлар, дигян.
Шулай итеб, Ходай, öйрянеÿчеляре белян сöйляшкяннян суҥ, кюккя кютярелеб, Алланын уҥ жагыннан утырган.
Äммя алар китеб, äр-бер жирдя Евангеліене сöйлягянняр; Ходай аларга булышкан, сюзне шундук булган билгеляр белян ныклаган. Аминь.
Толкования стиха Скопировать ссылку Скопировать текст Добавить в избранное
Библ. энциклопедия Библейский словарь Словарь библ. образов Практическая симфония
Цитата из Библии каждое утро
TG: t.me/azbible
Viber: vb.me/azbible