Скрыть
15:3
15:4
15:5
15:6
15:7
15:8
15:9
15:10
15:12
15:13
15:14
15:16
15:17
15:18
15:19
15:20
15:25
15:27
15:30
15:31
15:32
15:33
15:35
15:37
15:38
15:39
15:40
15:41
15:44
15:45
15:46
Пилатъ Аннан сораган: Син Іудея Падшасы мы? диб. Ул аҥар жауаб биреб äйткян: (дöрöс) äйтясен, дигян.
Архіерейляр Аны кюб туры белян айыблаганнар.
Пилатъ Аннан тагы сораган: Син бер жауаб та бирмейсен ме? кара, Сиҥа карышы ней чаклы таныклык итяляр? дигян.
Äммя Іисусъ мыҥар да бер жауаб та бирмягян; Пилатнын Шуҥар бик исе киткян.
Ул аларга бяйрям сайын быгаудагыларнын берсен, алар сораганын жибяря икян.
Шул чакта бер Варавва атлы кеше ÿз иптяшляре белян быгауда тора икян, алар калык болганышкан чакта, кеше ÿтергянняр икян.
Калык Пилаттан ул аларга жалан кыла торганын кылсын диб кычкырыб сорой башлаган.
Пилатъ аларга жауаб биреб äйткян: телеймесез, мин сезгя Іудея Падшасын жибярем? дигян.
Ул архіерейлярнен Аны кöнчöлöк белян тотоб биргяннярен белгян икян.
Äммя архіерейляр калыкны: безгя Варавваны жибяргянеҥ жакшырак диб äйтергя котортканнар.
Пилатъ аларга тагы äйткян: сез Іудея Падшасы диб атый торганга мин ней кылсын диб телейсез? дигян.
Алар: Аны кадаклат! диб кычкырганнар.
Пилатъ аларга äйткян: Ул ничек усаллык кылды суҥ! дигян. Äммя алар: Аны кадаклат! диб бигеряк тя шяб кычкырганнар!
Аннары Пилатъ калык телягянне кылыйым диб, аларга Варавваны чыгарыб биргян, äммя Іисусны кыйнатыб, кадакларга биргян.
Салдатлар Аны жорт эченя, преторія дигян урынга житякляб китергянняр дя шунда бöтöн полкны жыйганнар.
Іисусны кызыл кейемгя кейендергянняр: башына чянечкеле агач чыбыгыннан ÿрмя ÿреб кейгезгянняр;
Аннары Анын белян исянняшкян булыб, эй Іудея Падшасы, сöйöн! диб äйтя башлаганнар.
Анын башына таяк белян сукканнар. Аҥар тöкöргянняр, алдында тезлянеб тороб, башырганнар.
Аны мыскыллаб туйгач, öстöннян кызыл кейемне салгызыб, Аҥар Ӱз кейемен кейгезгянняр: аннары Аны кадакларга алыб киткянняр.
Басыудан кайтыб узыб барыучы беряÿгя, Киринеянеке Александръ белян Руѳъ атасы Симонга, Іисуснын качын кютяртеб баргызганнар.
Іисусны Голгоѳа исемне Мангай урны дигян жиргя алыб килгянняр.
Анда Аҥар эчяргя смѵрна катыштырган аракы биргянняр, тик ул аны алмаган.
Аны кадаклаучылар, кемгя ней теяр диб, Анын кейемняреня жирябя салганнар, (жирябя чыкканча) öляшкянняр.
Öч сагат тирясе икян. Аны кадаклаганнар.
Айыбы Іудея Падшасы диб жазыб куйылган.
Анын белян бергя ике талаучыны кадаклаганнар: берсен уҥ жагына, икенчесен сул жагына.
Жазыудагы сюзнен: усаллар белян тиҥгя саналган дигяне жиреня килгян.
Жаныннан узыучылар башларын селкеб, Аны курлаб äйткянняр: эй чиркяÿне жимереб, öч кöндя торгозоб житкезеÿче!
Ӱзеҥне коткар, качтан тöш, дигянняр.
Архіерейляр белян княгячеляр дя шулай мыскыллаб, бер-берсеня äйткянняр: бютяннярне коткарган, äммя Ӱзен коткара алмый.
Израиль Падшасы Христосъ инде качтан тöшсöн, без дя кюрер эйек, аннары ышаныр ыйык, дигянняр. Анын белян бергя кадакланганнар да Аны курлаганнар.
Алтынчы сагаттян тугызынчы сагаткя чаклы бöтöн жир öстöндя карангы булыб торган.
Тугызынчы сагаття Іисусъ каты тауыш белян кычкырыб äйткян: Элои! Элои! лама савахѳани? диб, бу: эй Аллам! эй Аллам! Син Мине ник ташладыҥ? дигян сюз була.
Мыны эшетеб, шунда тороучыларнын кайсылары äйткянняр: мына Иліяны чакыра, дигянняр.
Берсе жöгöрöб барыб, болотка серкя сендереб, аны таякка элеб, Аҥар эчяргя биреб äйткян: туктагыз але, караб торойок, Илія Аны (качтан) алырга килер микян? дигян.
Аннары Іисусъ тагы каты кычкырыб, тынын чыгарган.
Шул чакта чиркяÿ шаршауы жугары кырыйыннан тюбян кырыйына чаклы икегя айырылган.
Іисусъ карышысында тороучы сотникъ, Ул тынын шулай кычкырыб чыгарганны кюреб äйткян: чыннаб бу кеше Алла Улы икян, дигян.
Анда тагы жырактын караб тороучы катыннар да булганнар, алар арасында Марія Магдалина, кече Іаковъ белян Іосія анасы Марія, тагы Саломія да булган;
Алар Іисуска Галилеяда чагында эяреб жöрöб, Аҥар кызмят иткянняр; анда тагы Анын белян бергя Іерусалимгя килгян бютян катыннар да кюб булган.
(Ул пятница суббота алдындагы кöн булганга кюря), кич булгач,
Аримаѳеянын Іосифъ килгян, ул бик кадерле кинятттче икян, ÿзе Алла падшалыгын кöтя икян; ул кыйыуланыб Пилатка кереб, Іисуснын тянен сораган.
Іисусъ тиз ÿлгянгя Пилатнын исе киткян; сотникны чакырыб алыб, аннан: кюбтян ÿлде ме? диб сораган.
Сотниктан белгяч, тянне Іосифка биргян.
Іосифъ киндер сатыб алыб, Іисусны качтан алыб, киндергя тöрöб, таш тауга тишеб жасаган кабергя куйган, кабер ауызына таш каблаган.
Марія Магдалина белян Іосія Маріясы Аны кайда куйганны караб торганнар.[Мк.16:1] Суббота ÿткяч, Марія Магдалина, Іаковъ Маріясы, тагы Саломія барыб Іисуска сöртöргя диб, эйесле май сатыб алганнар.
Толкования стиха Скопировать ссылку Скопировать текст Добавить в избранное
Библ. энциклопедия Библейский словарь Словарь библ. образов Практическая симфония
Цитата из Библии каждое утро
TG: t.me/azbible
Viber: vb.me/azbible