Скрыть
14:2
14:4
14:5
14:6
14:7
14:8
14:9
14:11
14:13
14:14
14:15
14:16
14:17
14:19
14:20
14:21
14:23
14:24
14:25
14:26
14:29
14:31
14:33
14:34
14:35
14:37
14:39
14:40
14:41
14:42
14:44
14:45
14:46
14:47
14:48
14:50
14:51
14:52
14:54
14:56
14:57
14:59
14:60
14:63
14:64
14:65
14:67
14:68
14:69
14:70
14:71
Алайда калык болганышмасын диб, мыны бяйрям кöннö (кылмыйык) дигянняр.
Ул Виѳаніядя кутырлы тянне Симоннын öйöндя утырган чакта, бер катын алавастръ сауыт белян кыйбатлы нардъ майы, катыштырмаган мѵро алыб килеб, сауытын ачыб, Анын башына койган.
Кайсылары мыны жаратмыйчы уз-аралый äйткянняр: ник бу мѵроны äрям итте?
Мыны öч жöз динарійдян дя кыйбатырак сатыб, (акчасын) сораныучыларга öляшергя мöҥким эйе ич, дигянняр. Катынга зарланганнар.
Äммя Іисусъ äйткян: теймягез аҥар, ник сез аны жöдятясез? ул Миҥа жакшы эш кылды.
Сораныучылар жалан сезнен белян ич, телягян чагыгызда аларга жакшылык кыла алырсыз, äммя Мин жалан сезнен белян тöгöл.
Ул булдыра алганын кылды, тянемне алдан майлаб, кюмяргя äзерляде.
Чыннаб äйтямен сезгя: бöтöн дöньядя кайда гна булса да шушы Евангеліе сöйлянелся, ул катынны искя тöшöрöргя, анын ней кылганы да äйтелер, дигян.
Ун икенен берсе, Искаріотъ Іуда дигяне Іисусны архіерейляргя тотоб бирергя диб, алар катына барган.
Алар мыны эшеткяч, сöйöнöшкянняр, аҥар кöмöш тянкяляр бирмякче булганнар; аннары ул Аны тотоб бирергя кöйлö багыт эзлягян.
Тöчö кюмяч кöнняренен элеке кöнöндя, пасха бярянен чалыр багытта, öйрянеÿчеляре Аҥар äйткянняр: пасханы кайда ашасы итясен? без барыб äзерлярбез, дигянняр.
Öйрянеÿчеляреҥен икесен жибяреб, аларга äйткян: калага барыгыз, анда сезгя кувшинъ белян сыу кютяреб барыучы кеше очорар, анын артыннан барыгыз;
Ул кергян öйнöн эясеня äйтегез: Öйрятеÿче: Мин öйрянеÿчелярем белян пасха ашасы бюлмя кайда? диб äйтя дигез.
Ул сезгя идяненя жяйгян, äзерляб куйган зур бюлмя кюрсятер, безгя шунда äзерлягез, дигян.
Öйрянеÿчеляре киткянняр. Калага килгяч, Ул аларга äйткянчя, туры китереб, шунда пасха äзерлягянняр.
Кич булгач, Ул ун ике (öйрянеучесе) белян килгян.
Ашаб утырган чакта, Іисусъ äйткян: чыннаб äйтямен сезгя: Минем белян бергя ашаучы, сезнен арадан беряÿ Мине тотоб бирер, дигян.
Алар кайгыга тöшöб, берсе артыннан берсе Аҥар: мин тöгöл ме, мин тöгöл ме? диб äйтя башлаганнар.
Ул аларга жауаб биреб äйткян: ун икегезнен берсе, Минем белян бергя тозлокка мана торганы;
Алайда Äдям Улы Ӱз турында жазылганча бара, тик Äдям Улын тотоб биреÿчегя жаман булыр, ул кешегя тыумаганы жакшырак булыр ыйы, дигян.
Ашаган чакларында Іисусъ икмяк алыб, бахиллягян дя сындырыб, аларга биреб äйткян: алыгыз, ашагыз, бу Минем Тянем, дигян.
Аннары сауытны алыб, тау итеб, аларга биргян; аннан барысыда эчкянняр.
Шунда Ул аларга äйткян: бу Минем кюб кешеляр öчöн агыза торган жаҥа законъ Каным.
Чыннаб äйтямен сезгя: инде Мин жимеш сыуын Алла Падшалыгында жана эчемнек эчяр кöнöмя чаклы эчмямен, дигян.
Аннары иман жырлагач, Елеонъ тауына киткянняр.
Шунда Іисусъ аларга äйткян: бу тöннö сез барыгызда Минем турда шиклянерсез, жазылган шул: кöтöÿчесен уатыб бетерем, сарыклары таралыб бетярляр диб.
Аннары терелеб торгач, Мин сезне Галилеядя карышы алырым, дигян.
Петръ Аҥар äйткян: барысыда шиклянсяляр дя, мин шиклянмям, дигян.
Іисусъ аҥар äйткян: чыннаб äйтямен сина: син бöгöн шушы тöндя, äтяч ике табкыр кычкыргынчы, Мине öч табкыр танарсын, дигян.
Петръ тагы бигеряк ныклаб äйткян: äгяр мина Синен белян бергя уляргя туры кился дя, мин Сине танмам, дигян; барысыда шулай диб äйткянняр.
Аннары алар Геѳсиманія дигян урынга килгянняр, килгяч öйрянеÿчеляреҥя äйткян: Мин барыб теляк итеб килгенче, сез мында утырыб торогоз, дигян.
Аннары Ӱзе белян бергя Петрны, Іаковны, Іоанны алыб киткян дя куркыныб кöйöня башлаган.
Аларга äйткян: Минем жаным ÿлярлек булыб кöя, сез мында тора тороб, уяу торогоз, дигян.
Аннары бер аз китеб, жиргя жыгылыб, мöҥким булса, бу сят Миннян узсын ыйы диб, инялеб
Äйткян: эй Авва Äтей! Сиҥа барда мöҥким, бу сауытны Миннян уздыр, алайда Мин телягянчя тöгöл, äммя Син телягянчя (булсын), дигян.
Аннары кайтыб, öйрянеÿчеляреҥен жоклаб жатканнарын очратыб, Петрга äйткян: Симонъ! жоклойсын меней? син бер гня сагат тя уяу тора алмадыҥ меней?
Алданмас öчöн, уяу торогоз, теляк итегез, тын уяу, äммя тян халсез, дигян.
Тагы китеб, шул сюзне äйтеб инялгян.
Кайтыб, аларны тагы жоклаган кöйö очраткан, аларнын кюзлярен жоко баскан икян шул; алар Аҥар ней жауаб бирергя дя белмягянняр.
Аннары öчöнчö табкыр килеб, аларга äйткян: сез äле гел жоклаб жатасыз икян; бетте инде, сагат житте; мына Äдям Улы жазыклылар кулына тотоб биреля.
Торогоз, äйдягез, мына Мине тотоб биреÿче жакыннашты, дигян.
Ул мыны äйткян сяттюк, ун икенен берсе Іуда килеб житкян; анын белян бергя архіерейлярдян, княгячелярдян, калык башлыкларыннан жибярелгян кюб калык кылычлар, казыклар алыб (килгянняр).
Аны тотоб биреÿче аларга былай äйтеб билге куйган: мин Кемне убсям, шул Ӱзе, Аны тотоб алыгыз да саклаб кна алыб китегез, дигян.
Килеÿ белян Аҥар жакыннашыб, эй Равви, Равви! диб Аны ÿбкян.
Аннары Аны куллары белян тотоб алганнар.
Шунда тороучыларнын берсе кылычын сыуырыб алыб, архіерей колонон колагын чабыб öзгян.
Шунда Іисусъ аларга äйткян: талаучыга чыккандый, кылычлар, казыклар алыб, сез Мине тотоб алырга чыккан.
Чиркяÿдя öйряткян чагымда, Мин кöндя сезнен белян булдым, äммя сез Мине тотоб алмадыгыз; жазылганы жиреня килсен инде, дигян.
Ул чакта (öйрянеÿчеляре) барда Аны калдырыб качканнар.
Бер жегет жалангач тян öстöннян жабынгыч бöркянеб, Анын артыннан барган; салдатлар ул жегетне тотканнар,
Тик ул жабынгычын калдырыб, алардан жалангач кöйö качкан.
Іисусны архіерей катына алыб килгянняр; Аҥар бар архіерейляр, княгячеляр, калык башлыклары жыйылганнар.
Петръ жырактын Анын артыннан архіерей жортона кергенче барган; анда кызмятчеляр белян бергя ут жанында жылыныб утырган.
Архіерейляр белян Бöтöн синедріонъ Іисусны ÿтерер öчöн, Аҥар карышы таныклык эзлягянняр, тик таба алмаганнар.
Кюбесе Анын öстöннян жалган таныклык иткянняр, тик бу таныклыклары житярлек булмаган.
Кайсылары тороб, Анын öстöннян жалган таныклык итеб äйткянняр:
Без Анын: шушы кул белян торгозган чиркяÿне жимерем дя öч кöннян суҥ кул белян торгозмаган бютян чиркяÿ торгозормын диб äйткянен эшеттек, дигянняр.
Андый таныклыклары да житярлек булмаган.
Аннары архіерей уртага тороб, Іисустан сораган: быларнын Сина карышы таныклауларына Син ник бер жауаб та бирмейсен? дигян.
Äммя Ул дяшмягян, бер жауаб та бирмягян. Архіерей тагы сораб äйткян: Даннаулынын Улы Христосъ Син ме? дигян.
Іисусъ äйткян: Мин диб, мына Кодрятленен уҥ жагында утырыучы Äдям Улынын кюк болотлары öстöндя килгянен кюрерсез, дигян.
Шул чакта архіерей ÿз кейемнярен жыртыб äйткян: тагы безгя нейгя таныкчылар?
Алланы курлаганны эшеттегез, сезгя ничек тея? дигян; алар барысыда: Аны ÿтерергя тейеш дигянняр.
Аннары кайсылары Аҥар тöкöря башлаганнар, жöзöн бöркяб, Аҥар сугыб, белеб äйт! дигянняр. Кызмятчеляр дя Анын жанакларына сукканнар.
Петръ тюбян, ишек алдында утырган чакта, архіерейнен бер катын кызмятчесе килгян дя,
Жылыныб торган Петрны кюреб, Аҥар тегяляб караб айткан: син дя Іисусъ Назарянинъ белян эйеҥ, дигян.
Ул таҥыб, син ней äйткянне белмейем, аннамыйым дигян дя алдагы ишек алдына чыккан: шул сяттюк äтяч кычкырган.
Кызмятче катын аны тагы кюреб, шунда тороучыларга äйтя башлаган; бу алар арасыннан диб. Ул тагы таҥган.
Бер-ауыктан суҥ, шунда тороучылар Петрга тагы äйткянняр: чыннаб син алар арасыннан, син Галилеянеке, сöйляшеуеҥ дя шулай, дигянняр.
Äммя ул: сез äйтя торган кешене белмейем диб карганыб тана башлаган.
Шундук äтяч икенче табкыр кычкырган. Петръ Іисуснын аҥар: äтяч ике табкыр кычкыргынчы, син Мине öч табкыр танарсын диб äйткян сюзен исеня тöшöргян дя жылый башлаган.[Мк.15:1] Шундук иртя белян архіерейляр, калык башлыклары, княгячеляр, бöтöн синедріонъ киняш иткянняр дя, Іисусны бяйляб, Пилатка итеб биргянняр.
Толкования стиха Скопировать ссылку Скопировать текст Добавить в избранное
Библ. энциклопедия Библейский словарь Словарь библ. образов Практическая симфония
Цитата из Библии каждое утро
TG: t.me/azbible
Viber: vb.me/azbible