Скрыть
22:2
22:4
22:5
22:6
22:8
22:9
22:10
22:11
22:12
22:13
22:15
22:17
22:18
22:20
22:23
22:24
22:25
22:26
22:28
22:29
22:33
22:36
22:38
22:41
22:42
22:43
22:44
22:45
22:46
22:48
22:49
22:50
22:51
22:52
22:53
22:55
22:56
22:57
22:58
22:59
22:60
22:62
22:64
22:65
22:67
22:68
22:70
22:71
Тöчö кюмячляр бяйряме, Пасха дигян бяйрям жакыннашкан.
Шунда архіерейляр белян княгячеляр Аны ничек итеб ÿтерергя кöй эзлягянняр, тик калыктан курыкканнар.
Ун икенен берсе, Искаріотъ дигян Іуданын эченя шайтан кергян.
Іисусны ничек итеб тотоб бирясесен ул архіерейляргя, башлык кешеляргя барыб сöйляшкян.
Алар сöйöнöшкянняр, аҥар акча да бирмякче булганнар.
Ул аларга сюз биргян, Аны калык жук жирдя аларга тотоб бирергя кöйлö багыт эзлягян.
Пасха бярянен суя торган тöчö кюмяч кöнö житкян.
Іисусъ Петръ белян Іоанны жибяреб äйткян: барыгыз, безгя ашарга пасха äзерлягез, дигян.
Алар Аҥар äйткянняр: безгя кайда äзерляргя кушасын? дигянняр.
Ул аларга äйткян: мына сез калага кергян чагында, сезгя комган белян сыу алыб бара торган кеше очорар; анын артыннан барыб, ул кергян Ойгя керегез,
Кергяч, öйнöн эясеня äйтегез: Öйрятеÿче сина: Мин öйрянеÿчелярем белян пасха ашасы бюлмя кайда? диб äйтя дигез.
Ул сезгя идяненя жяйгян зур бюлмя кюрсятер, шунда äзерлягез, дигян.
Алар барыб, Ул аларга äйткянчя туры китереб, шунда пасха äзерлягянняр.
Сагат житкяч, Ул шунда кереб утырган, Анын белян ун ике апостоллары да (булганнар).
Іисусъ аларга äйткян: азабланыр алдымнан шушы пасханы сезнен белян ашасым бик килгян эйе;
Сезгя äйтямен: мыннан былай Мин аны инде Алла Падшалыгында пасха иткенче ашамам, дигян.
Аннары сауытны алыб, тау итеб, äйткян: мыны алыгыз да ÿз арагызда соногоз;
Сезгя äйтямен: Алла Падшалыгы килгенче, жöзöм жимешенен сыуын инде эчмямен, дигян.
Аннары икмяк алыб, тау итеб, сындырыб, аларга биреб äйткян: Бу Минем сезнен öчöн биря торган Тянем; мыны Мине исегезгя тöшöрöр öчöн кылыгыз, дигян.
Ашаганнан суҥ, тагы шулай сауытны биреб, äйткян: бу сауыт Минем сезнен öчöн агыза торган Каным белян куйган жаҥа законъ .
Мына инде Мине тотоб биреÿченен кулы Минем белян бер Остялдя.
Алайда Äдям Улы электен жазылганча бара, тик Аны тотоб биреÿчегя жаман булыр, дигян.
Аннары öйрянеÿчеляре бер берсеннян: мыны кайсыбыз кыласы икян диб сорой башлаганнар.
Шунда алар арабызда кайсыбыз олога саналырга тейеш диб жиҥешя башлаганнар.
Іисусъ аларга äйткян: падшалар калыкларны тотоб торалар, калыкларны кул астларында тотоучылар жакшылык кылыучылар диб äйтеляляр;
Äммя сез алай тöгöл: сезнен арада ологоз иҥ кече кюк булсын, башлык булыб тороучыгыз кызмятче кюк булсын.
Кем оло суҥ: утыра торганы мы, äлля кызмят итя торганы мы? Утыра торганы тöгöл ме? Äммя Мин сезнен арагызда кызмятче кюк булыб торамын.
Миҥа ауырлык булган чагында, сез Минем белян бергя булдыгыз.
Миҥа Атам багадя куйганча, Мин дя сезгя падшалык бирергя багадя куямын,
Падшалыгымдагы ашымны сез дя ашасагыз ыйы, эчсягез эйе диб, аннары престолларга утырыб, Израилнен ун ике рыуына хокöм итсягез эйе диб, дигян.
Аннары Ходай äйткян: эй Симонъ, Симонъ! мына шайтан сезне бодай илягян кюк иляргя сораган ыйы,
Тик Мин синен турында, ышаныуыҥ кимемясен эйе диб телядем, син дя бер багытны узен укенеб, туганнарынны ныгайт, дигян.
Ул Аҥар жауаб биргян: Эй Ходай, мин Синеҥ белян бергя öтöрмянгя дя, ÿлемгя дя барырга äзер, дигян.
Іисусъ аҥар äйткян: эй Петръ, Мин сина äйтямен: бöгöн äтяч кычкыргынчы, син Миннян öч табкыр Аны белмеймен диб таҥарсын, дигян.
Аннары тагы аларга äйткян: Мин сезне кабчыксыз, жанчыксыз, башмаксыз жибяргян чагында, сез бер-бер нястя киряксендегез ме? дигян. Алар: бер нястя дя киряксенмядек диб жауаб биргянняр.
Аннары Ул аларга äйткян: äммя казер кабчыгы бары, аны да алсын, жанчыгын да алсын; кылычы жугы, кейемен сатыб, кылыч алсын;
Сезгя äйтямен: Жазыуда Минем турда äйтелгян сюзнен: усаллар белян тинтя саналган дигяне жиреня килясе; Минем турда äйтелгян инде булыб бетя шул, дигян.
Алар äйткянняр: эй Ходай, мына мында ике кылыч бар, дигяннр. Ул аларга: житяр, дигян.
Аннары Іисусъ аннан чыгыб, Ӱз гадятенчя Елеонъ тауына киткян. Анын белян öйрянеÿчеляре дя барганнар.
Урнына барыб житкяч, Ул аларга äйткян: алданмас öчöн, теляк итегез, дигян.
Ӱзе алардан таш атымы жиргя китеб, тезлянеб тороб, инялгян:
Эй Äтей! Син бу сауытны Миннян уздырасы итсяҥ эйе! тик Мин телягянчя тöгöл, äммя Син телягянчя булсын, дигян.
Шунда Аҥар кюктян пяриштя тöшöб, Аны ныкландырган.
Аннары кюнеле интеккян чагында бигеряк тырышыб инялгян, Анын тире кан тамчылары жиргя тамган кюк булган.
Теляк итеÿеннян тороб, öйрянеÿчеляре катына кайтыб, аларнын кайгыдан жоклауларын очоратыб,
Аларга äйткян: ник сез жоклойсыз? алданмыйык дисягез, торогоз, теляк итегез, дигян.
Ул мыны äйткян чагында, калык килгян, калык алдыҥнан ун икенен берсе, Іуда атлысы килгян; ул Іисусны ÿбяргя диб, Аҥар жакыннашкан. Ул аларга былай äйтеб билге куйган икян: мин кемне ÿбсям, шул Ӱзе дигян икян.
Іисусъ аҥар äйткян: эй Іуда, син Äдям Улын ÿбеÿ белян тотоб бирясен меней? дигян.
Іисусъ жанындагылар, эш нейгя ауышканны кюреб, Аҥар äйткянняр: эй Ходай! кылыч белян чабмыйык мы? дигянняр.
Аларнын берсе архіерей кызмятчесенен ун колагын чабыб öзгян.
Шунда Іисусъ äйткян: теймягез, житяр, дигян; аннары колагына тейенеб, аны тöзяткян.
Іисусъ Ӱзеня карышы жыйылыб торган архіерейляргя, чиркяÿ башлыкларына, калык башлыкларына äйткян: талаучыны тотарга чыккандый, сез Мине тотарга кылычлар, казыклар алыб чыкканыгыз.
Мин сезнен белян кöн сайын чиркяÿдя булдым, сез миҥа кул кютярмядегез; инде багыт сезнеке, карангылык ирке житте, дигян.
Аннары Аны алыб, житякляб архіерей öйöня китергянняр. Петръ жырактын барган.
Алар ишек алды уртасында ут жагыб, бары бергя утыргач, Петръ да алар арасына утырган.
Бер кызмятче катын анын ут жанында утырганын кюреб, аҥар тегяляб караб äйткян: бу да Анын белян бергя эйе, дигян.
Äммя Петрь Іисусны таныб, катынга äйткян: мин Аны белмеймен, дигян.
Бер-ауык торгач, икенчесе Петрны кюреб, äйткян: син дя тегелярнен берсе, дигян. Петръ ул кешегя: жук, дигян.
Бер сагатляб ÿткяч, тагы беряÿ туктаусыз äйтеб торган: чыннаб бу да Анын белян эйе, ул Галилея кешесе шул, дигян.
Äммя Петръ ул кешегя äйткян: син ней äйткянне белмеймен, дигян. Шул сяттюк, ул мыны äйткян чакта, äтяч кычкырган.
Шул чакта Ходай боролоб, Петрга караган, карагач, Петръ Ходайнын анар: äтяч кычкыргынчы син Мине öч табкыр таҥарсын дигян сюзен исеня тöшöргян.
Аннары чыгыб китеб, бик тилмереб жылаган.
Іисусны тотоб торган кешеляр Аннан мыскыл иткянняр, Аны кыйнаганнар;
Аны бöркяб, Анын битеня сугыб, Аннан сораганнар: Сиҥа кем сукканны белеб äйт, дигянняр.
Аннан бютян дя Аҥар кюб курлык äйткянняр.
Кöн булгач, калык башлыклары, архіерейляр, княгячеляр жыйылыб, Аны ÿзляренен синедріоннарына алыб кергянняр,
Кергяч äйткянняр: Христосъ Син ме? äйт безгя, дигянняр. Ул аларга äйткян; сезгя äйтсям, сез ышанмассыз,
Äгяр сездян сорасам, сез Миҥа жауаб бирмяссез, Мине жибярмяссез дя.
Мыннан былай Äдям Улы кодрятле Алланын уҥ жагына утырыр, дигян.
Шунда барысы да äйткянняр: алай булгач, Син Алла Улы? дигянняр. Ул аларга жауаб биргян: Мин икянне (дöрöс) äйтясез, дигян.
Алар äйткянняр: безгя тагы ничек таныклык киряк? Без Ӱз ауызыннан эшеттек инде, дигянняр.
Толкования стиха Скопировать ссылку Скопировать текст Добавить в избранное
Библ. энциклопедия Библейский словарь Словарь библ. образов Практическая симфония
Цитата из Библии каждое утро
TG: t.me/azbible
Viber: vb.me/azbible