Скрыть
20:2
20:3
20:4
20:5
20:7
20:8
20:10
20:11
20:12
20:13
20:16
20:18
20:19
20:21
20:22
20:23
20:24
20:26
20:29
20:30
20:31
20:32
20:33
20:34
20:35
20:36
20:38
20:39
20:41
20:44
20:45
20:47
Шул кöннярнен берсендя, Іисусъ чиркяÿдя калыкны öйрятеб, изге хабяр сöйлягян чагында, архіерейляр, княгячеляр, калык башлыклары Анын жанына килеб,
Аҥар äйткянняр: äйтче безгя: Син мыны кем бойороуы белян кыласын? жя мындый кыуатны Сина кем бирде? дигянняр.
Ул аларга жауаб биреб äйткян: Мин дя сездян бер турыда соройом,
Миҥа äйтегез: Іоаннъ чумылдырыуы кюктян булды мы, äлля кешелярдян ме? дигян.
Алар ÿз араларында уйлашканнар: кюктян дисяк, Ул äйтер: ник суҥ аҥар ышанмадыгыз? дирер.
Äгяр кешелярдян дисяк, бар калык безне таш атыб ÿтерерляр, алар Іоанны пагамбяр диб ышаналар шул, дигянняр.
Аннары жауаб биреб äйткянняр: кайдан икянен белмейбез, дигянняр.
Іисусъ аларга äйткян: Мин дя сезгя мыны кем бойороуы белян кылганымны äйтмямен, дигян.
Аннары Іисусъ калыкка шушы мясялне äйтя башлаган: бер кеше жöзöм агачлары утыртыб, аны бакчачыларга табшырыб, ÿзе озак багытка читкя киткян.
Багыт житкяч, бакчамнан жимешляр бирсенняр диб, бакчачыларга кызмятчесен жибяргян; äммя бакчачылар аны кыйнаб, буш кайтарыб жибяргянняр.
Тагы икенче кызмятчесен жибяргян икян, алар мынысын да кыйнаб, мыскыл итеб, буш кайтарыб жибяргянняр.
Аннары тагы öчöнчöнö жибяргян, äммя алар анысын да жаралаб, кыуыб чыгарыб жибяргянняр.
Шул чакта жöзöм бакчасынын эясе äйткян: инде ней эшлейем икян? сöйгян улымны жибярейем, аны кюреб, оялырлар äлля, дигян.
Äммя бакчачылар аны кюреб, ÿз араларында уйлашыб äйтешкянняр: бу атасы урнына каласы, äйдягез, аны ÿтерейек, аҥар каласы мал безнеке булыр, дигянняр.
Аны бакчадан чыгарыб, ÿтергянняр. Бакча эясе инде аларга ней кылар?
Ул килеб, бу бакчачыларны ÿтертер дя бакчасын бютянняргя бирер, дигян. Мыны эшеткян кешеляр äйткянняр: алай булмасын ыйы! дигянняр.
Äммя Ул, аларга караб, äйткян: öй салыучылар жараусыз кюреб ташлаган таш почмак астына нигез булган диб жазылган сюз нейне белдеря?
Шул таш öстöня жыгылган кеше уатылыр, äммя кем öстöня шул таш тöшся, аны сытар, дигян.
Шул чакта архіерейляр белян княгячеляр Іисусъ бу мясялне алар турысында äйткянне белеб, Аны тотоб алырга кöй эзлягянняр, тик калыктан курыкканнар.
Ӱзляре Аны сагалаб тороб, Аҥар хайляле кешелярне жибяргянняр, алар ÿзлярен изге торган кюк кюрсятеб, Аны башлыкларга, оло тюря кулына тотоб бирер öчöн, бер-бер сюзеннян эляктерсенняр диб.
Былар Аннан сораганнар: эй Öйрятеуче, без Синеҥ дöрöс äйткянеҥне, дöрöс öйряткяненне белябез, Син беряÿгя дя кешесеня караб кылмыйсын, äммя Алла жулына дöрöс öйрятясен.
Без кесаргя имана бирергя тейеш ме, äлля жук мы? дигянняр.
Ул аларнын хайлялярен белеб, аларга äйткян: ник сез Мине сыныйсыз?
Миҥа динарій кюрсятегез: мында кем тöсö, кем исеме жазылган? дигян. Алар: кесарнеке дигянняр.
Ул аларга äйткян: айса кесарнекен кесаргя бирегез, äммя Алланыкын Аллага (бирегез), дигян.
Шулай итеб алар калык алдында Аны сюзгя эляктеря алмаганнар, Анын жауабына исляре китеб, дяшмяс булганнар.
Аннары терелеб тороу булмас диб äйтеÿче саддукейляр арасыннан кайсылары килеб, Іисустан сораганнар:
Эй Öйрятеÿче! Моисей жазган безгя: беряÿнен агасы катынны булыб, балалары жук кöйö улся, анын катынын энесе алыб, агасына нясел булдырсын диб.
Жиде ага-эне бар ыйы, элекегесе катын алгач, баласыз ÿлде;
Ул катынны икенчесе алды, ул да баласыз ÿлде;
Аннары аны öчöнчöсö алды, шулай жидесе дя алдылар; алыб, балалар калдырмыйчын ÿлделяр.
Барысыннан да суҥ катын да ÿлде.
Терелеб торгач, ул кайсына катын булыр? ул жидесенен дя катыны булган ыйы шул, дигянняр.
Іисусъ аларга жауаб биреб äйткян: бу дöнья кешеляре öйляняляр дя, кеяÿгя дя китяляр,
Äммя ÿлгян жирляреннян терелеб тороб, теге дöньядя булырга тейешле булганнар öйлянмейляр дя, кеяÿгя дя китмейляр,
Ӱляр халляре дя жук, алар пяриштяляргя тиҥ, алар Алла уллары, терелеÿ уллары шул.
Äммя улгянняр терелеб торасын кыуак жанында Моисей дя кюрсяткян, ул Ходайны Авраамъ Алласы, Исаакъ Алласы, Іаковъ Алласы диб äйткян.
Алла ÿлгянняр Алласы тöгöл, äммя тереляр Алласы; Аллага барда тере шул, дигян.
Мыҥар жауаб биреб, княгячелярнен кайсылары äйткянняр: эй Öйрятеÿче, син жакшы äйттеҥ, дигянняр.
Шуннан суҥ ич-бер нястя турысында Аннан сорарга кыймаганнар.
Ул аларга äйткян: Христосны ник Давидъ Улы диб äйтяляр?
Давидъ узе псаломнар княгясендя äйтя:
Ходай минем Ходайыма äйткян: дошманнарыҥны аягыҥ астына салгынчы, Минем уҥ жагымда утыр диб.
Айса Давидъ Аны Ходайым диб äйткяч, Ул суҥ ничек анын улы була? дигян.
Бар калык тыҥнаб торган чагында, Ул Ӱз öйрянеÿчеляреҥя äйткян:
Княгячелярдян сакланыгыз: алар озон кейем кейеб жöрöуне, калык жыйынында кеше башырганны, синагогаларда алда утырыуны, ашка жыйылган жирдя тюргя утырыуны жараталар;
Тол катыннарнын жортларын ашаб бетеряляр, кюренер öчöн гня озаклаб теляк итяляр; алар анын öчöн артыгырак айыбланырлар.
Толкования стиха Скопировать ссылку Скопировать текст Добавить в избранное
Библ. энциклопедия Библейский словарь Словарь библ. образов Практическая симфония
Цитата из Библии каждое утро
TG: t.me/azbible
Viber: vb.me/azbible