Скрыть
2:1
2:2
2:3
2:5
2:6
2:8
2:9
2:10
2:11
2:12
2:13
2:15
2:16
2:17
2:18
2:19
2:20
2:22
2:26
2:27
2:28
2:29
2:31
2:33
2:36
2:38
2:39
2:42
2:43
2:44
2:45
2:46
2:48
2:51
Шул кöннярдя кесарь Августь бöтöн жирдяге калыкны тикшереб жазарга кушкан.
Бу жазыу Кириній Сирія жирен биляб торганда элекенче жазыу булган.
Шул чакта барысыда жазылырга барганнар, äр-кайсы ÿз каласына (барган).
Шулай Іосифъ та Галилеядан, Назаретъ каласыннан Іудеяга, Давиднын Виѳлеемъ атлы каласына барган, ул шу Давидъ жортоннан, анын няселеннян икян.
Жазылырга диб ул ÿзеня жяряшелгян катыны Маріяны да алыб барган; Марія (ул чакта) жöклö икян.
Алар анда чагында, Анын тыудырыр багыты житкян.
Ул шунда ÿзенен элек Улын тыудырган, Аны биляб, утлыкка салган, узгынчылар керя торган öйдя аларга урын табылмаган шул.
Ул жактагы кырда кöтöÿчеляр булганнар, алар тöння ÿз кöтöÿлярен саклаб торалар икян.
Кинят аларга Ходай пяриштясе кюренгян, шундук аларга Ходайнын даны жактырган; алар бик курыкканнар.
Пяриштя аларга äйткян: курыкмагыз, мин сезгя зур сöйöнöч äйтям, ул бар кешеляргя дя булыр:
Бöгöн сезгя Давидъ каласында Коткарыучы тыуды, Ул Ходай Христосъ Ӱзе.
Мына сезгя билге: биляб салган кöйö утлыкта жата торган Баланы очратырсыз, дигян.
Кинят ул пяриштя белян кюктяге бик кюб чиреÿляр кюренеб, Алланы даннаб жырлаганнар:
Шöкöр жугарыгы Аллага, жир öстöндя тынычлык, кешеляргя арыу ризалыгы диб.
Пяриштяляр алар катыннан кюккя кютярелгяч, кöтöÿчеляр бер-берсеня äйткянняр: äйдягез Виѳлеемга, анда ней булганны кюрейек, безгя Ходай ней белдерде икян? дигянняр.
Алар ашыгыб барганнар да Марія белян Іосифны, тагы утлыкта жата торган Баланы очратканнар.
Кюргяч, Ул Бала турысында аларга ней белдерелгянне äйтеб биргянняр.
Эшетеÿчелярнен барысынында аларга кöтöÿчеляр äйткян сюзляргя исляре киткян.
Äммя Марія бу сюзлярне барысында ÿз кюҥеленя салыб, исеннян жибярмей тоткан.
Кöтöÿчеляр ÿзляреня äйтелгянчя барында эшеткянняреня, кюргянняреня Алланы даннаб, мактаб, кире кайтканнар.
Сигез кöннян суҥ, Баланы кистерер багыт житкяч, Аны анасы эчендя була башлагынчук пяриштя атаганча, Іисусъ диб атаганнар.
Моисей законы буйынча, тазарыу кöнняре тулгач, алар Аны Ходай алдына куярга диб, Іерусалимгя алыб килгянняр.
Ходай законында блай жазылган: элеке тыуган ир баланын арберсе Ходайга аталсын диб.
Алар тагы Ходай законында äйтелгянчя, корманга ике кюгярчен, жя ике бала кюгярчен китерергя диб килгянняр.
Ул чакта Іерусалимдя Симеонъ атлы кеше булган; ул гадел, изге тормошло, Израилнен сöйöнöчöн кöтöб тороучы кеше икян; анда Святый Тын торган.
Аҥар Святый Тын элекюк äйткян икян: Ходайнын Христосын кюрмейче ÿлмяссен диб.
Тын тойдорган буйынча, ул чиркяÿгя килгян. Бала Іисуска законъ жоласын кылар öчöн, атасы белян анасы Аны чиркяÿгя алыб килгяч,
Симеонъ Аны кулына алыб, Алланы даннаб äйткян:
Эй Ходай! Ӱзеҥ äйткян буйынча, казер мин мяндяҥне тынычландырыб жибярясен:
Инде минем кюзлярем
Син бар калыкларнын кюзе алдында äзерлягян коткарыуны,
Жалган деннелярне жактыртасы жактыны, Ӱз калкыҥ Израилнен данын кюрделяр, дигян.
Іосифнын да, Бала анасынын да Анын турысында алай äйткянгя исляре киткян.
Симеонъ аларны бахиллягян; аннары Бала анасы Маріяга äйткян: мына Бу Израиллярнен кюбесенен жыгылырына, торорона, кешелярнен Анын турысында сюзгя килереня жата.
Синеҥ ÿзеҥнен дя ÿзягеннян кылыч ÿтяр. Шулай кюб кюнеллярнен уйлары кюренер, дигян.
Анда Ассиръ рыуыннан чыккан Фануилъ кызы, катын пагамбяр Анна да бар икян; ул иргя китеб, ире белян жиде жыл торгач, тол калган, бик озак жяшяб картайган;
Тол кöйö сиксян дюрт жяшкя житкян, тöн, кöн ураза тотоб, теляктя тороб, Аллага кызмят итеб, жалан чиркяÿдя булган.
Шул чакта ул да жакын килеб, Ходайны даннаб Іерусалимъ кешеляренен коткарыуны кöтöб торганнарынын барысынада Бала турысында сöйлягян.
Ходай законынча барында кылыб бетергяч, алар Галилеяга ÿз калалары Назаретка кайтканнар.
Бала Ӱз кöйö белян ÿскян, тыны ныкланган, белемнеккя тулыланган, Анда Алланын дяÿляте торган.
Жыл сайын атасы белян анасы Іерусалимга Пасха бяйряменя жöргянняр.
Ул ун ике жяшендя чагында, алар шулай жолача тагы Іерусалимга бяйрямгя килгянняр.
Бяйрям кöнняре ÿткяч, öйгя кайткан чакта, бала Іисусъ Іерусалимда калган; анасы да Іосифъ та мыны белмягянняр,
Äммя Ул бютян кешеляр белян киля торгандыр диб уйлаганнар. Кöннöк жулны ÿткяч, Аны карендяш-рыулары, белешляре арасыннан эзлей башлаганнар.
Табмагач, Аны эзляб, кире Іерусалимга кайтканнар.
Öч кöннян суҥ Аны чиркяÿдя очратканнар, Ул анда öйрятеÿчеляр арасында аларны тыҥнаб, алардан сораб утыра икян.
Тыннаучылар барысыда Анын акылына, биргян жауабларына исляре китеб торганнар.
(Атасы, анасы да) Аны кюргяч, исляре киткян. Анасы Аҥар äйткян: эй Улым! Син безгя ник былай кылдын? Мына атаҥ да, мин дя сине бик кöйöнöб, эзляб жöрдöк, дигян.
Ул аларга äйткян: ник сун сез Мине эзлядегез? сез äлля Миҥа Атамныкында булырга тейеш икянен белмядегез ме? дигян.
Äммя алар Ул аларга äйткян сюзлярне аҥнамаганнар.
Аннары Ул алар белян бергя китеб, Назаретка кайткан; анда аларга баш салыб торган. Анасы бу сюзлярне барысында ÿз кюҥелендя саклаб тоткан.
Äммя Іисусъ белемнеккя дя буйга да ÿсеб, Аллага да, кешеляргя дя сöйöкло булган.
Толкования стиха Скопировать ссылку Скопировать текст Добавить в избранное
Библ. энциклопедия Библейский словарь Словарь библ. образов Практическая симфония
Цитата из Библии каждое утро
TG: t.me/azbible
Viber: vb.me/azbible