Скрыть
1:1
1:3
1:4
1:6
1:7
1:8
1:10
1:11
1:12
1:13
1:15
1:16
1:18
1:19
1:20
1:21
1:22
1:23
1:24
1:25
1:26
1:28
1:29
1:30
1:34
1:36
1:37
1:38
1:39
1:40
1:41
1:42
1:43
1:44
1:45
1:47
1:48
1:49
1:56
1:57
1:58
1:59
1:60
1:61
1:62
1:63
1:64
1:65
1:66
1:67
1:71
1:77
1:79
1:80
Безнен арада бöтöнняй билгеле эшляр турысында кюбесе инде сöйляу тöзöй башладылар;
Безгя ул эшлярне Сюзне баштанук кюреÿчеляр, (Анар) кызмят итеÿчеляр äйтеб бирделяр;
Шуҥар кюря, эй кадерле Ѳеофилъ, барысында баштанук тырышыб тикшергяч, мин дя сина ряттян жазасы иттем,
Сина элеке öйряткян нястянен нык тöбöн белсен диб.
Іудея падшасы Иродъ кöннярендя Авія няселенен чиратында Захарія атлы священникъ булган; анын катыны Ааронъ няселеннян икян, исеме Елисавета атлы булган.
Алар Ходайнын бар бойороклары, дöрöсляндергечляре буйынча шиксез тороб, икесе дя Алла алдында дöрöс булганнар.
Аларнын балалары булмаган. Елисавета бала тыудырмый икян, икесе дя кюб жяшяб картайганнар икян.
Бер табкыр Захарія ÿз чиратында Алла алдында чиркяÿ кызмятен иткян чакта,
Священникляр арасында булган жолача, жирябя сикерткяч, аҥар Ходай чиркяÿеня кереб, ладанъ эйесе чыгарыу ряте тейгян.
Ладанъ эйесе чыгарган чакта, кюб калык барда тыш бюлемдя теляк иткян.
Шул чакта Аҥар ладанъ жандыра торган урыннын уҥ жагында Ходай пяриштясе кюренгян.
Захарія аны кюргяч, жöдяб киткян, аҥар куркыу тöшкян.
Äммя пяриштя аҥар äйткян: курыкма Захарія, синеҥ телягеҥ эшетелде, катынын Елисавета сина ул тыудырыр, Аҥар Іоаннъ диб ат куярсын.
Сиҥа сöйöнöч, кыуаныч булыр; анын тыуыуына кюб кешеляр сöйöнöрляр.
Ул Ходай алдында оло булыр; аракыны да, ÿҥгя исерткеч эчемнекне дя эчмяс, анасы эченнянюк Святый Тынга тулыланыр.
Израиль улларынын кюбесен Ходай Аллаларына кайтарыр.
Анын алдыҥнан Илія тыныдый тын белян, анын кыуатыдый кыуат белян, аталарынын кюҥеллярен балаларына борорга, карыш кешелярне гаделляр белян бер уйлы итяргя, äзерлягян калыкны Ходайга китереб куярга килер, дигян.
Захарія пяриштягя äйткян: мин мыны нейдян белерем? мин ÿзем дя карт, катыным да картайыб беткян инде, дигян.
Пяриштя аҥар жауаб биреб äйткян: мин Алла алдында тороучы Гавріилъ, мине Алла синеҥ белян сöйляшергя, сина бу арыу хабярне äйтергя жибярде.
Мына син шушы äйткян сюзляремнен ÿз багытында булырына ышанмаганыҥ öчöн, шул эш буласы кöнгя чаклы дяшмей торорсон, сöйляшя дя алмассын, дигян.
Ул арада калык Захаріяны кöтöб заркыб торган, ул чиркяÿдя озаклаганга абтраб торганнар.
Äммя ул чыккач, алар белян сöйляшя алмаган, чиркяÿдя аҥар кюренеÿ булганын белгянняр; аларга билгеляр белян гня аҥнаткан; шуннан суҥ ул телсез булыб торган.
Кызмят итя торган кöнняре ÿткяч, ул ÿз öйöня кайткан.
Шул кöннярдян суҥ анын катыны Елисавета буйга узган; биш ай кешегя белдермягян, ул äйткян:
Кешеляр арасындагы курлыгымны алыр öчöн, шушы кöннярдя Ходай миҥа шулай кылгандыр, дигян.
Алтынчы айда Алладан Г авріилъ пяриштя Г алилеядяге Назаретъ дигян калага,
Давидъ няселеннян чыккан Іосифъ атлы иргя жяряшелгян кызга жибярелгян, кызнын аты Марія.
Пяриштя анын катына кереб äйткян: эй дяÿлятле, сöйöн! Ходай Синеҥ белян; Син катыннар арасында даннаулы, дигян.
Марія аны кюргяч, анын сюзляреннян жöдяб киткян: былай äйтеб кюрешеÿе ней белдереуе икян? диб уйлаб торган.
Пяриштя Аҥар äйткян: эй Марія, курыкма! Син Алла алдында дяÿлят табтыҥ.
Мына Син буйга узыб, Ул тыудырырсын, Аҥар Іисусъ диб ат куярсын.
Ул оло булыр, Жугарыгынын Улы диб аталыр, Ходай Алла Аҥар атасы Давиднын престолын бирер;
Ул Іаковъ тыумасына гумергя падшалык итяр, Анын падшалыгы ич тя бетясе тöгöл, дигян.
Марія пяриштягя äйткян: мина ир жакыннашмаган кöйö, бу ничек булсын? дигян.
Пяриштя Аҥар жауаб биреб äйткян: Сиҥа Святый Тын иҥяр, Сине Жугарыгынын кыуаты бöркяр, шул сяятлей тыуасы Изге дя Алла Улы диб äйтелер.
Мына Синен бала китермей диб äйтеля торган карендяшеҥ Елисавета, ул да картайган кöнöндя буйга узыб улланды, аҥар инде алтынчы ай;
Алланын бер гня сюзе дя булмый калмас шул, дигян.
Аннары Марія äйткян: мына мин Ходай мяндясе, айса мина син äйткянчя булсын, дигян. Шуннан ары пяриштя Анын катыннан киткян.
Шул кöннярдя Марія тороб, таулар жагына Іуда каласына ашыгыб барган.
Захарія öйöня кергяч, Елисавета белян исянняшкян. Елисавета Маріянын исянняшкянен эшеткяч,
Елисавета эчендяге бала уйнаклаб киткян; Елисавета Святый Тынга тулыланыб,
Зур тауыш белян кычкырыб äйткян: Син катыннар арасында даннаулы, Синнян тыуасы да даннаулы!
Ходайымнын Анасы миҥа килеÿе бу мина ничек булды?
Исянняшкян тауышыҥны колагым эшеткячтюк, эчемдяге балам сöйöнöб уйнаклады.
Ышанган Син, бахетле, Сина Ходайдан äйтелгян жиреня килер шул, дигян.
Шул чакта Марія äйткян: минем жаным Ходайны данный,
Минем кюнелем Коткарыучы Аллама сöйöня;
Ул Ӱз мяндясенен жыуашлыгына кюз салды, мыннан былай бар затлар да мине даннарлар шул;
Кодрятле мина зурлык бирде, Анын исеме арыу.
Аннан куркыучыларга Анын изгелеге тыумыштан тыумышка тора.
Ул Ӱз кулынын кыуатын кюрсятте; кюҥелляре олосомак уйлыларны таратты.
Кöчлöлярне престолларыннан тöшöргян, äммя жыуашларны кютяргян.
Ачыкканнарны дяÿляткя туйдырган, äммя байсымакларны коро калдырган.
Ӱз мяндясе Израилне кабыл алды,
Аталарыбызга äйткянчя, Авраамга, анын няселеня мянгегя кыласы изгелеген исеня тöшöрдö, дигян.
Марія анын белян öч айлаб торган, аннары öйöня кайткан.
Елисаветанын тыудырыр багыты житкян; ул ул тыудырган.
Кюрешеляре белян карендяшляре, Аҥар Ходай зур изгелек кылганны эшетеб, анын белян бергя сöйöнöшкянняр.
Сигезенче кöнöндя балага кисеÿ кыларга килгянняр; аны атасы исеме белян Захарія диб атамакчы булганнар.
Мыҥар анасы äйткян: жук, ул Іоаннъ диб аталсын, дигян.
Аҥар äйткянняр: няселеҥдя андый исем белян атала торган беряÿ дя жук, дигянняр.
Аннары аҥар ничек исем бирясе киля икян диб, атасыннан билгеляр белян сораганнар.
Захарія кечкеня гня такта сораб алган да: анын исеме Іоаннъ диб жазыб биргян. Барысынында исляре киткян.
Шул сяттюк анын ауызы, теле ачылган; ул аннары Алланы даннаб, сöйляшя башлаган.
Аларнын тиря жагында тороучыларнын барысынада куркыныч тöшкян; мынын барысы турысында да Іудеянен бöтöн таулык жагында сöйляшкянняр.
Эшетеÿчеляр барысыда мыны кюҥелляреня салыб, бу бала нейдей булыр икян? дигянняр. Анда Ходайнын кулы торган.
Анын атасы Захарія Святый Тынга тулыланыб, пагамбярлек итеб äйткян:
Израиль Алласы Ходай даннаулы, Ул Ӱз калкына килеб, Аҥар котолоу кылды шул.
Ӱз мяндясе Давидъ жортоннан безгя Коткарыучы чыгарды;
Äÿäледянюк булган изге пагамбярляренен ауызыннан белдергянчя,
Безне дошманнарыбыздан, безне кюрялмый тороучыларнын барысынында кулыннан коткарасысын,
Аталарыбызга изгелек кыласысын, Ӱзенен изге багадясен исеня алырын,
Атабыз Авраамга карганыб äйткянен,
Безне, дошманнарыбыз кулыннан котолгач, курыкмыйчы
Гумеребезнен бар кöннярендя дя Ӱз алдында арыулык белян, дöрöслöк белян Ӱзеня табындыртасын (исеня тöшöрдö).
Эй бала, син дя Жугарыгынын пагамбяре диб äйтелерсен, син шу Ходай алдыҥнан килеб, Аҥар алдан жул äзерлярсен,
Анын калкына жазыклары кичелеб котолоуны ангартырсын,
Аллабызнын арыу кюнеленен изгелеге буйынча (котолоуны) ангартырсын; шул (изгелеге буйынча) безгя жугартын Кояш чыгышы,
Карангыда, ÿлем карангысында утырыучыларны жактыртырга, аякларыбызны тыныч жулга ыҥгайларга килде.
Бала ÿз-кöйö белян ÿскян, тыны ныкланган; аннары Израилгя кюренер кöнöня чаклы буш кырларда торган.
Толкования стиха Скопировать ссылку Скопировать текст Добавить в избранное
Библ. энциклопедия Библейский словарь Словарь библ. образов Практическая симфония
Цитата из Библии каждое утро
TG: t.me/azbible
Viber: vb.me/azbible