Скрыть
14:1
14:2
14:4
14:5
14:7
14:8
14:9
14:10
14:11
14:12
14:14
14:15
14:16
14:18
14:20
14:21
14:22
14:25
14:28
14:29
Кюҥелегез шиклянмясен; Аллага ышаныгыз, Мина да ышаныгыз.
Атамнын öйöндя торор урын кюб, алай булмаса, Мин сезгя айтер эйем: Мин сезнен öчöн урын äзерляргя барам диб.
Барыб, сезгя урын äзерлягяч тагы килермен дя сезне Ӱз катыма алырмын, сез дя Мин торган тöштя булсын диб.
Мин барасы тöшнö сез белясез, жулын да белясез, дигян.
Ѳома Аҥар äйткян: эй Ходай! кая барасынны белмейбез, жулын да ничек беля алырбыз? дигян.
Іисусъ Аҥар äйткян: Мин Ӱзем жул, чыннык, терелек; Минем арткылы килмяся, Атага беряÿ дя киля алмый.
Сез Мине белсягез, Атамны да белер эйегез. Инде мыннан ары сез Аны белясез дя, кюрдегез дя, дигян.
Филиппъ Апар äйткян: эй Ходай! безгя Атаны кюрсят, безгя шул житяр, дигян.
Іисусъ аҥар äйткян: сезнен белян шул катле багыт торам, син Мине белмейсен ме Филиппъ?
Мине кюргян Атаны кюрде; син суҥ ничек безгя Атаны кюрсят диб äйтясен? Мин Атада, Ата Миндя икянгя син äлля ышанмыйсын мы? дигян. Мин сезгя äйтя торган сюзлярне Ӱземнян äйтмеймен; Миндя тора торган Ата эшлярне Ӱзе кыла.
Мин Атада, Ата Миндя дигянемя Миҥа ышаныгыз; алай дигянемя ышанмасагыз, шул эшляр буйынча Мипа ышаныгыз.
Чын, чын сезгя äйтямен: Мин кыла торган эшлярне Миҥа ышаныучы да кылар, алардан да артык кылар; Мин Атама барамын шул.
Минем исемемя Атадан ней сорасагыз да Мин аны булдырырмын; Ата Улында данналсын диб.
Сез Минем исемемя ней сорасагыз да Мин булдырырмын.
Мине сöйсягез, бойорокларымны кылыгыз,
Мин дя Атага инялермен, Ул сезгя, сезнен белян гумергя торорга, бютян Тынычландырыучы бирер.
Чыннык Тынын (бирер), дöнья Аны кабыл ала алмас, Аны кюрмей дя, белмей дя шул, äммя сез Аны белясез, Ул сезнен белян тора шул, сездя булыр да.
Сезне ÿгей калдырмам: сезгя килермен;
Инде кюб калмады, дöнья Мине кюрмяс, äммя сез Мине кюрерсез; Мин тере торам шул, сез дя тере торорсоз.
Мин Атамда, сез Миндя, Мин сездя икянне шул кöннö белерсез.
Минем бойорокларымны тотоб, аларны кылыб торган кеше Мине сöя; Мине сöйöб торган кешене Атам да сöяр, аны Мин дя сöярмен, аҥар Ӱземне кюрсятермен, дигян.
Искаріотъ Іуда тöгöл, äммя бютян Іуда Аҥар äйткян: эй Ходай, Ӱзеҥне дöньягя кюрсятмейче, безгя кюрсятясе килеÿеҥ нейлектян? дигян.
Іисусъ Аҥар жауаб биреб äйткян: кем дя кем Мине сöйся, ул Минем сюземне кылар; аны Атам да сöяр, Без аҥар килербез, анда торор урын жасарбыз.
Мине сöймöй торган кеше сюзляремне кылмый; сез эшетя торган сюз Минеке тöгöл, Мине жибяреÿче Атаныкы.
Мин мыны сезгя, сезнен белян торган чагымда, äйттем.
Ата Минем исемемя жибярясе Тынычландырыучы, Святый Тын, сезне äр-нейгя öйрятер, Мин сезгя сöйлягянне барын да исегезгя тöшöрöр.
Сезгя тынычлык калдырамын, сезгя Ӱз тынычлыгымны бирямен; сезгя тынычлыкны биреÿем, дöнья биргянчя тöгöл, дигян.
Кюҥелегез шиклянмясен, курыкмасын да. Сезнен каттан китямен, аннары сезгя тагы килермен дигянемне сез эшеттегез; сез Мине сöйсягез, Мин Атага барамын дигянемя сöйöнöрсöз, Атам Миннян олорак шул.
Мына шушы äйткянем булырдан элеке Мин сезгя äйттем, ул булгачтын сез ышансын диб.
Инде Мина сезнен белян сöйляшергя кюб калмады, инде бу дöньянен князе киля, анын Миндя ич нейе жук.
Äммя Мин Атаны сöйгянне, Ата Миҥа кушканча кылганны дöнья белсен: торогоз, мыннан китейек, дигян.
Толкования стиха Скопировать ссылку Скопировать текст Добавить в избранное
Библ. энциклопедия Библейский словарь Словарь библ. образов Практическая симфония
Цитата из Библии каждое утро
TG: t.me/azbible
Viber: vb.me/azbible