Скрыть
6:1
6:2
6:3
6:4
6:7
6:8
6:9
6:11
6:12
6:13
6:15
Бу коннярдя, ойрянеучеляр кюбяйгяч, Еллинистлар Еврейляргя зарланганнар, кон сайын кирякле нястяне оляшкяндя, безнен тол катыннарыбызны кимсетясез диб.
Шунда ун ике (апостолъ), кюб ойрянеучелярне жыйыб äйткянняр: Алла сюзен калдырыб, ашамнык оляшеÿ кызмятендя тороу безгя арыу тогöл.
Алай булгач, туганнар, ÿз арагыздан сынаган, белгян кешелярегезне, Святый Тынга, белемнеккя тулыларны, жиде кеше сайлагыз, бу кызмяткя аларны куярбыз.
Аммя без жалан теляк итеудя, сойляу кызмятендя торорбыз, дигянняр.
Былай айтеу ботон жыйынга ошаган: Святый Тынга тулы, нык ышаныучы кеше Стефанны, Филиппны, Прохорны, Никанорны, Тимонны, Парменны, Антіохіянын жалган деннелярдян кушылган Николайны да сайлаганнар;
Аларны апостолларнын алдына куйганнар, апостоллар теляк итеб, алар остоня кулларын салганнар.
Алла сюзе ускян, ойрянеучеляр дя Іерусалимдя бик кюбяйгянняр; іудей священникляренен дя бик кюбесе денгя баш салганнар.
Ышаныуга да, кыуатка да тулы Стефанъ калык арасында бик оло кодрятляр, билгеляр кылган.
Либертиннар, Кириніяныкылар, Александрія-ныкылар синагогасы дейелгян синагогадан кайсылары килеб, тагы Киликія белян Асія жиреннян килгянняренен кайсылары,
Стефанъ белян сюзгя киля башлаганнар, тик белемнелегеня, анын арткылы сойлягян Тынга да карышы тора алмаганнар.
Ул чакта алар кайсыларын: ул Моисейгя дя, Аллага да курлык сюзляр äйткянне эшеттек диб äйтергя ойряткянняр.
Калыкны, башлыкларны, княгячелярне котортканнар да, Стефанга жабышыб, аны синедріонгага алыб киткянняр.
Жалган таныкчыларны китереб куйганнар, былар äйткянняр: бу кеше шушы арыу урынга да, законга да туктамый курлык сюзляр айтя диб;
Назорей Іисусъ бу урынны жимереб бетерер, безгя Моисейдян калган жолаларны уnгяртер диб сöйляшкянне эшеттек, дигянняр.
Синедріонда утырыучылар барысы да Стефанга караб, анын жöзö пяриштя жöзо кюк булыб торганны кюргянняр.
Толкования стиха Скопировать ссылку Скопировать текст Добавить в избранное
Библ. энциклопедия Библейский словарь Словарь библ. образов Практическая симфония
Цитата из Библии каждое утро
TG: t.me/azbible
Viber: vb.me/azbible