Скрыть
25:1
25:2
25:3
25:4
25:5
25:6
25:7
25:9
25:10
25:12
25:13
25:14
25:16
25:17
25:18
25:20
25:21
25:22
25:23
25:26
25:27
Фестъ бу жакка килгяч, оч кöннян суҥ Кесаріядан Іерусалимгя киткян.
Шул чакта баш священникляр дя, Іудейлярнен затлы кешеляре дя килеб, Павелъ öстöннян аҥар жалыуы биреб, аны димняб, Ул аларга изгелеген салыб,
Павелны Іерусалимгя чакырыб алсын диб ÿтенгянняр, ÿзляре усал уй тотоб, аны жулда утерясе
Тик Фестъ жауаб биреб äйткян: Павелъ Кесаріяда карауылда тора, ÿзем шунда тиз барасы булам.
Алай булгач, äгяр ул кешенен бер-бер (айыбы) булса, сезнен арадан барырга хале бары минем белян барсыннар да аны айыбласыннар, дигян.
Аларда бер сигез конняб, жя ун конняб торганнан суn, Фестъ Кесаріяга кайткан; икенче кöннö хокöм урнына утырыб, Павелны алыб килергя кушкан.
Павелъ килгяч, Іерусалимнян килгян Іудейляр анын тиря жагыннан тороб, анын остöннян кюб зур айыблар айтеб торганнар, тик аларнын дöрöсöн кюрсятя алмаганнар.
Ул ÿзен дöрöсляргя äйткян; мин Іудей законына карышы, чиркяугя карышы, кесаргя карышы бер усаллык та кылмадым, дигян.
Фестъ Іудейларгя жараулы буласы килеб, Павелга жауаб биреб äйткян: Іерусалимгя барасыn киля ме, мин анда сина бу турда хокöм кылар ыйым, дигян.
Павелъ äйткян: мин кесарнен хокöмö алдында торам, мика шунда хокöм ителергя тейеш. Мин Іудейлярнен бер нястя белян дя хатерлярен калдырмадым, син аны бик жакшы белясеҥ.
Шулай итеб, мин дöрöскя чыкмасам, ÿлемгя тейешле бер-бер нястя кылган булсам, ÿляргя риза; аммя былар мине айыблардый бер эшем дя булмаса, беряÿ дя мине аларга тотоб биря алмас. Мин кесарь хокöмöн сороймын, дигян.
Шул чакта Фестъ киnяш жыйыны белян сойляшкяч, жауаб биргян: син кесарь хокöмöн сорагач, кесаргя барырсыҥ, дигян.
Бер-ауык кон ÿткяч, Агриппа падша белян Вереника Фестны котларга Кесаріяга килгянняр.
Алар анда кюб кöнняб торгач, Фестъ Павелнын эшен падшага äйтеб былай дигян: мында Феликстан быгауда калган бер кеше бар,
Мин Іерусалимдя чагында, іудейлярнен архіерейляре дя, башлыклары да анын öстöннян жалыуы биреб, аны айыбларга сораб килделяр.
Мин аларга жауаб бирдем: айыбланган кешенен айыблау-чылары кюз алдында булмыйынчы, ул айыблаучылары алдында узен дöрöсляргя ирек алмыйынчы, андый бер кешене дя ÿлемгя тотоб бирергя Римъ кешеляренен гадяте жук, дидем.
Аннары алар мында килгяч, бер дя озаклатмыйчы, мин иртягесенюк хоком урнына утырдым да, теге кешене алыб килергя куштым.
Айыблаучылар аны чырмаб алыб, мин кюҥелемдя тоткан айыбларнын берсен дя кюрсятя алмадылар.
Тик алар ÿзляренен Алласын кадерляÿ турысында, äлля нейдей бер ÿлгян Іисусъ турысында, анын белян даулаштылар, аммя Павелъ аны тере диб äйтеб тордо.
Мин бу эшкя хокöм жасарга жöдяб, Павелга äйттем: синеҥ бу эшкя хокöм алырга Іерусалимгя барасыҥ киля ме? дидем.
Тик Павелъ мине Августъ тикшерсен диб эшен калдырырга сорагач, мин аны кесаргя жибярер багытка чаклы карауылга биреб тотарга куштым, дигян.
Агриппа Фестка äйткян: бу кешене минем дя тыігнасым киля, дигян. Теге äйткян: иртягюк аны эшетерсеҥ, дигян.
Икенче кöнно Агриппа белян Вереника бик кубшы килеб, меҥ кеше башлыклары белян, каладагы бер дигян затлы кешеляр белян хокöм жортона кергяч, Фестъ кушкан буйынча, Павелны алыб килгянняр.
Фестъ äйткян; эй Агриппа падша, эй безнен белян утыра торган кешеляр барыгыз да! ботöн Іудей калкы миҥа Іерусалимдя дя, мында да бу кешегя карышылык итеб килделяр дя мыннан ары аnар тере торорга тейеш тöгöл диб кычкырыштылар, сез шул кешене кюрясез.
Аммя мин анын улемгя тейешле кылган эшен бер дя табмадым; ул узе дя Августтанъ хокöм сороймын дигяч, аны аnар жибярмякче булдым.
Мин анын турында кесаргя айырмачык ней жазарга да белмеймен, шунныктан аны сезнен алдыгызга, эй Агриппа падша, бигеряк тя синеҥ алдыіга китердем, тикшергяннян суҥ анын турысында бер-бер сюз жазыйым диб.
Быгаудагы кешене, айыбларын кюрсятмейенче жибяреу миҥа акылсыз эш кюк тея шул, дигян.
Толкования стиха Скопировать ссылку Скопировать текст Добавить в избранное
Библ. энциклопедия Библейский словарь Словарь библ. образов Практическая симфония
Цитата из Библии каждое утро
TG: t.me/azbible
Viber: vb.me/azbible