Скрыть
23:2
23:4
23:7
23:10
23:12
23:13
23:14
23:15
23:16
23:17
23:18
23:19
23:20
23:21
23:22
23:23
23:24
23:25
23:30
23:31
23:32
23:33
23:34
Павелъ синедріонга караб äйткян: эй кадерле туганнар! мин бу кбнгя чаклы бар арыу кюҥелем белян Алла карышысында тордом, дигян.
Архіерей Ананія анын алдында тороучыларга анын ауызына сугарга кушкан.
Шунда Павелъ äҥар äйткян: эй буяган койма! сине Алла кыйнар; син миnа законча хоком итяргя утырасыҥ, äммя ÿзеҥ законга карышы мине кыйнарга кушасыҥ, дигян.
Анда тороучылар äйткянняр: Алланын Архіерейен курлыйсыҥ меней? дигянняр.
5 Павелъ äйткян: эй туганнар, ул Архіерей икянен мин белмядем; (изге жазыуда) да жазылган шул: калыгыnнын башлыгына жаман сюз äйтмя диб, дигян. (Исх, 22, 28).
Павелъ андагыларнын бер олöшö саддукейляр, икенче олöшö фарисейляр икянен белеб, синедріонда каты ауаз белян äйткян: эй кадерле туган! мин фарисей, фарисей улы; ÿлгянняр терелеб торорлар диб öмöт тотканга миnа хокöм итяляр, дигян.
Ул мыны äйткяч, фарисейляр белян саддукейляр арасында даулашыу чыккан, жыйыннары икегя айырылган.
Саддукейляр терелеб тороу да, пяриштя дя, тын да жук дейляр икян, аммя фарисейляр тегесе дя, мынысы да бар диб äйтяляр икян.
Каты кычкырыш чыккан; фарисейляр жагындагы княгячеляр тороб даулашыб äйткянняр: бу кешедя без бер тöрлö усаллык та табмыйбыз; агяр аҥар тын, жя пяриштя äйткян булса, Аллага карышылык итмябез, дигянняр.
Даулашыу бик кочяйгяч, меҥ кеше башлыгы, алар Павелны öзгяляб бетермясенняр диб куркыб, салдатларга аны алар уртасыннан тöшöб алыб, кртпостькя итяргя кушкан.
Шул тöннö Ходай аҥар кюренеб äйткян: эй Павелъ, нык тор, син Іерусалимдя Минем турда таныклык иткян кюк, шулай сина Римдя дя таныклык итяргя тейеш шул, дигян.
Кон танатыу белян кайсы Іудейляр усал уй тотоб, Павелны ÿтермейче ашамабыз да, эчмябез дя диб карганышканнар.
Шундый карганыучылар кырыктан да артык булганнар.
Алар архіерейляргя дя, башлыкларга да килеб äйткянняр: без Павелны ÿтермейче бер нястя дя ашамабыз диб ант итеб карганыштык.
Инде айса сез ботöн синедріонъ белян казер мен кеше башлыгына анын турындагы эшне айырмачыгырак тикшерясе булган булыб, иртягя аны сезнен катка алыб чыгарга айтегез; без аны, ул килеб житкенче ÿтерергя äзер, дигянняр.
Бу уй турысында Павелнын сепнесенен улы эшетеб килгян дя кртпостькя кереб, Павелга белдергян.
Павелъ жöз кеше башлыкларынын берсен чакырыб äйткян: бу жегетне меҥ кеше башлыгына алыб барчы, анын аҥар äйтясе сюзе бар, дигян.
Ул аны меn кеше башлыгы жанына алыб килеб äйткян: быгаудагы Павель, мине чакырыб, бу жегетне сиnа итяргя ÿтенде, анын сиҥа äйтясе сюзе бар, дигян.
Меҥ кеше башлыгы аны кулыннан житякляб, анын беляҥ читкяряк китеб, аннан сорашкан: синеҥ миnа ней äйтясеҥ бар? дигян.
Ул жауаб биргян: Іудейляр анын эшен айырмачыгырак тикшерясе булган булыб, син иртягя Павелны синедріонъ алдына чыгарсын диб, синнян сорарга киігяш иттеляр;
Тик син аларны тыҥнама; алар арасыннан кырыктан да кюберяк кеше аны саклыйлар, алар аны ÿтермейче ашамаска да, эчмяскя дя карганыштылар; казер дя синеҥ кушыуыҥны кöтöб äзер торалар, дигян.
Шунда меҥ кеше башлыгы, мыны миҥа жяÿлягянеҥне беряÿгя дя айтмя диб äйтеб, жегетне жибяргян.
Аннары жöз кеше башлыкларынын икесен чакырыб алыб äйткян: миіга ике жöз (жяяÿле) салдат, житмеш атлыны, ике жöз ук атыучыны äзерлягез, алар тöннöн öчöнчö сагатендя Кесаріяга барсыннар.
Павелны атландырыб Феликсъ атлы оло башлыкка озатыб жибярергя ишякляр дя азерлягез, дигян.
Аннары былай диб жазыу да жазган: Клавдій Лисій оло кадерле башлык Феликска сойöнöч телей!
Бу Іудейляр тотоб алыб, ÿтерясе булган кешене, ул Римнен затлы кешесе икянен белгяч, мин салдатлар белян килеб, аны айырыб алдым;
Аннары аны ней турыдан айыблаганнарын белясем килеб, анны аларнын синедріонына китердем.
Yз законнары турысында даулаша торган сюз öчöн аны айыблаганнарын, аммя анын ÿлемгя, жя быгауга тейешле бер айыбы да жук икянен белдем.
Іудейлярнен бу кешегя карышы усал уй тотканнары миnа житкяч, айыблаучыларга да анын öстöннян синеҥ алдыҥда äйтергя кушыб, мин аны тизюк сиіга жибярдем. Сау бул инде, дигян.
Шулай итеб салдатлар, ÿзляреня кушылган буйынча, Павелны алыб тоння Антипатридага киткянняр.
Икенче коннö аны атлы салдатларга алыб барырга табшырыб, ÿзляре крmпостькя кайтканнар.
Тегеляр Кесаріяга килеб, оло башлыкка жазыуны биреб, Павелны анын алдына китергянняр.
Башлык жазыуны укыб, Павелнын кайсы илнеке икянен сораган да, Киликіяныкы икянен белгяч, äйткян: Айыблаучыларыn килеб житкяч, мин сине тыnнаб алырмын, дигян. Аннары Иродъ преторіясында карауылда торорга кушкан.
Толкования стиха Скопировать ссылку Скопировать текст Добавить в избранное
Библ. энциклопедия Библейский словарь Словарь библ. образов Практическая симфония
Цитата из Библии каждое утро
TG: t.me/azbible
Viber: vb.me/azbible