Скрыть
6:5
6:8
6:9
6:10
6:12
6:15
6:16
6:19
6:21
6:22
6:23
6:24
6:25
6:26
6:27
6:28
6:29
6:31
6:33
6:35
6:36
6:37
6:39
6:40
6:41
6:42
6:43
6:44
6:45
6:48
6:50
6:51
6:54
6:56
Суббота житкяч, Ул синагогада öйрятя башлаган; эшетеÿчелярнен кюбесе исляре китеб äйткянняр: Аҥар бу кайдан икян? Аҥар нейдей белемнек бирелгян? Мындый кодрятляр Анын кулыннан ничек була?
Ул балта остасы тöгöл ме? Марія улы тöгöл ме? Іаковъ белян Іосіянын, Іуда белян Симоннын энесе тöгöл ме Ул? Анын туталары да мында безнен арадала баса, дигянняр. Шулай итеб, Анын турысында шик тотканнар.
Äммя Іисусъ аларга äйткян: пагамбяр ÿскян жирендяге кюк, туганнары арасындагы кюк, öйöндяге кюк, бер жирдя дя кадерсез булмый, дигян.
Анда Аҥар бер кодрят тя кыларлык булмаган, тик бер-ауык чирлелярнен öстöня кулын салыб кна аларны сауыктырган.
Аларнын ышанмаганнарына исе киткян. Аннары äйляня тирядяге ауылларда жöрöб öйряткян.
Аннары ун ике (öйрянеÿчесен) чакырыб алыб, аларны икешяр, икешяр жибяря башлаган; аларга женнярне (жиҥяргя) кыуат биргян.
Жулга таяктан бютян бер нястя дя, кабчык та, икмяк тя, эзярлярендя акча да алырга кушмаган;
Тик аякларына башмак кна кеяргя кушкан, ике кат кейем кеяргя дя кушмаган.
Аларга тагы äйткян: бер-бер жирдя öйгя керсягез, аннан киткенче шул öйдя торогоз.
Äгяр кем дя кем сезне кабыл алмаса, сезне тыҥнамаса, сез аннан чыкканда, аларга таныклыкка аякларыгыздагы тупракны селкеб тöшöрöгöз. Чыннаб äйтямен сезгя: сорау кöнöндя Содомъ белян Гоморрга ул калага караганда жиҥелеряк булыр, дигян.
Алар китеб, тяÿбя итегез диб сöйляб жöргянняр.
Кюб женнярне кыуалаб чыгарганнар, кюб чирлеляргя май сöрöтöб тöзяткянняр.
Іисусъ исеме даныккан буйынча, Иродъ падша Анын турысында эшетеб, äйткян: бу Чумылдырыучы Іоаннъ ÿлгян жиреннян терелеб торган, Шуҥар кюря ул кодрятляр дя кыла, дигян.
Бютянняр äйткянняр: бу Иліядыр диб, кайсылары: бу пагамбяр, жя пагамбярлярнен кайсы булса да берсеня ошаулы, дигянняр.
Äммя Иродъ эшетеб, бу мин башын кистергян Іоанндыр, ул: ÿлгян жиреннян терелеб торгандыр, дигян.
Шушы Иродъ ÿз агасы Филиппъ катынын Иродіаданы ÿзеня катын итеб, анын какында Іоанны тоттороб, бяйлятеб, öтöрмянгя жабтырган икян;
Іоаннъ Иродка: сина аган (Филиппнын) катынын ÿзеҥя катын итеб торорга жарамый диб äйткялягян шул.
Иродіада Іоаннга ачыуы килеб, аны ÿтертясе килгян, тик булдыра алмаган.
Иродъ Іоаннын гадел, изге кеше икянен белеб, аннан куркыб торган шул, аны саклаган, эшляренен кюбесен ул кушканча кылган, аны жаратыб тыннаган.
Бер дя бер кöннö Иродіадага кöй килгян: Иродъ тыуган кöнöн искя алыб, ÿзенен тюряляреня, мен кеше башлыкларына, Галилеядагы калык башлыкларына сый жасаган.
Шунда Иродіаданын кызы кергян дя, бейеб, Ироднын ÿзенен дя, кунакларынын да кюҥелен табкан. Падша кызга äйткян: сорасыҥ килгянне миннян сора, мин сина бирем, дигян.
Миннян ней гня сорасаҥ да, падшалыгымнын жартысын (сорасаҥ да) бирем сина диб аҥар карганган.
Кыз чыгыб, анасына: ней соройом? дигян. Ул äйткян: Чумылдырыучы Іоаннын башын (сора) дигян.
Кыз шундук падша катына жятляб кереб сораган: миҥа Чумылдырыучы Іоаннын башын казерюк табакка салыб биргянеҥне телейем диб.
Падша кайгыга тöшкян; алайда карганганы буйынча, кунаклары алдында оятка калмас öчöн, аҥар бирмей калдырасы килмягян.
Шул сяттюк падша ÿз сакчысын жибяреб, Іоаннын башын китерергя кушкан.
Ул барыб, öтöрмяндя анын башын кисеб, аны табакка салыб китергян дя, кызга биргян, кыз аны анасына биргян.
Іоаннын öйрянеÿчеляре эшетеб, килгянняр дя анын тянен алыб, кабергя куйганнар.
Апостоллар Іисусъ катына жыйылыб, ней кылганнарын, нейгя öйряткяннярен барысын да Аҥар äйтеб биргянняр.
Ул аларга äйткян: сез ÿзегез гня буш жиргя барыгыз да, бер-аз жал итегез, дигян. Килеÿчеляр, китеÿчеляр кюб булганныктан, аларга ашарга да багыт булмаган.
Алар ÿзляре гня кимягя утырыб, буш жиргя киткянняр.
Калык алар киткянне кюргян, кюбесе аларны таныганнар. Бар калалардан да жяяÿлеляр алар киткян жиргя жöгöрöб барганнар; алардан алдан барыб житеб, Іисусъ катына жыйылганнар.
Іисусъ чыгыб, кюб калыкны кюргян, алар кöтöучесез сарыклар кюк жöргянгя кюря, аларны кызганган. Аннары Ул аларны кюб Öйряткян.
Байтак багыт ÿткяч, öйрянеÿчеляре Аҥар килеб äйткянняр: мында буш кыр, инде багыт та кюб ÿтте;
Аларны жибяр, алар жакын тирядяге калаларга, ауылларга барыб, ÿзляреня икмяк алсыннар, аларнын ашарларына бер дя жук шул, дигянняр.
Ул аларга жауаб биреб äйткян: аларга ашарга сез бирегез, дигян. Алар Аҥар äйткянняр: без ÿзебез барыб, ике жöз динарійгя икмяк алыб аларга ашарга бирейек меней? дигянняр.
Ул аларга äйткян: сезнен ничя икмягегез бар? барыгыз, карагыз äле, дигян. Алар барыб белеб: биш икмяк белян, ике балык бар, дигянняр.
Аннары аларга барысында жяшел ÿлям öстöня öйöр-öйöр утыртырга кушкан.
Рят сайын жöзяр кеше, иллешяр кеше утырганнар.
Биш икмяк белян ике балыкны алыб, кюккя таба караб, бахиллягян, аннары икмяклярне сындырыб, калыкка öляшергя öйрянеÿчеляреҥя биргян. Ике балыкны да барысынада öляшкян.
Барысыда ашаб туйганнар.
Калган икмяк сыныкларын, балык кисяклярен ун ике карнаша тулук жыйганнар.
Икмяк ашаучылар ирляр гня биш менняб булганнар.
Шул сяттюк Іисусъ, Ӱзе калыкны жибяреб бетергенче, öйрянеÿчеляреҥя кимягя утырыб, алдан ары жакка Виѳсаидага таба кичяргя кушкан.
Аларны жибяреб, Ӱзе тау öстöня теляк итяргя менгян.
Кимя кич дингез уртасында булган, äммя Іисусъ жангызы гна жирдя калган.
Жил карышы булганныктан, аларга жöзяргя читен икянен кюргян. Тöннöн дюртенче бюлемендя Ул алар катына дингез öстöннян жяяÿляб килгян, алар жаныннан ÿтеб китясе булган.
Äммя алар Анын дингез öстöннян жяяÿляб килгянен кюреб, кеше шяÿляседер бу диб, кычкыра башлаганнар.
Алар барысы да Аны кюреб, курыкканнар шул. Шул сяттюк Ул алар белян сöйляшя башлаб аларга äйткян: нык торогоз! бу Мин, курыкмагыз, дигян.
Аннары алар катына кимягя кереб утырган, шундук жил басылган; алар ÿз эчлярендя бик жöдяÿгя калыб, исляре киткян.
Жöрякляре таштый катыга кюря, алар икмякляргя ней булганны кюреб, аҥга килмягянняр.
Аннары аннан кичеб, Геннисаретъ жиреня килгянняр дя, жарга килеб туктаганнар.
Алар кимядян чыгыу белян, (ул жак кешеляре) Аны таныб,
Шундагы бар тирягя жöгöрöшкянняр; Анын кайда икянен эшетеб, чирлелярне урыннары белян шунда алыб киля башлаганнар.
Ул кая гна барса да, ауылларга мы, калаларга мы, кечкеня гня ауылларга мы, чирлелярне бар тöштя дя урамнарга чыгарыб салганнар; кейеменен кырыйына гна булса да тейенсеннярля диб Аҥар ÿтенгянняр; Аҥар тейенгянняре сауыкканнар.[Мк.7:1] Іисусъ катына фарисейляр белян Іерусалимнян килгян княгячелярнен кайсылары жыйылганнар.
Толкования стиха Скопировать ссылку Скопировать текст Добавить в избранное
Библ. энциклопедия Библейский словарь Словарь библ. образов Практическая симфония
Цитата из Библии каждое утро
TG: t.me/azbible
Viber: vb.me/azbible