Скрыть
5:2
5:3
5:4
5:5
5:6
5:7
5:8
5:9
5:10
5:11
5:12
5:13
5:14
5:15
5:16
5:17
5:18
5:19
5:20
5:21
5:22
5:23
5:24
5:26
5:27
5:28
5:29
5:31
5:32
5:33
5:34
5:36
5:37
5:38
5:39
5:40
5:41
5:42
5:43
Ул кимядян чыккач та, Аҥар ÿлек куя торган урыннан чыккан женне кеше очраган.
Ул каберляр эчендя тора икян; ич беряÿ дя аны чылбырга да бяйляб тота алмаган.
Кюб табкыр аны быгаулаб, чылбырлаб караганнар, äммя ул чылбырларын öзöб, быгауларын ыуатыб бетергян шул; шулай итеб аны тыярга беряÿнен дя кöчö житмягян.
Ул жалан тöння дя, кöндöз дя таулар арасында, каберлярдя кычкырыб, ташларга бярелеб жöргян.
Ул Іисусны жырактын кюреб, жöгöрöб килеб, Аҥар жыгылыб башырган.
Аннары каты тауыш белян кычкырыб äйткян: эй жугарыгы Алланын Улы Іисусъ! Синеҥ миндя ней эшеҥ бар? Алланы алыб Сина тилмерямен: мине азаблама, дигян.
Іисусъ Аҥар äйткян икян шул: эй шакшы тын! син бу кешедян чык диб.
Аннары: син ней атлы? диб сораган. Ул жауабка äйткян: мин легіонъ атлы, без (мында) кюб шул, дигян.
Алар Анар: безне бу тирядян кыуыб жибярмясяня диб, бик ÿтенгянняр.
Шунда тау кырыйында зур табын дунгыз кöтяляр икян.
Шакшы тыннар барысы да Аҥар ÿтенгянняр: безне дунгызлар эченя жибярче, без алар эченя керейек, дигянняр.
Шундук Іисусъ аларга бойорган. Шакшы тыннар чыгыб, дунгызлар эченя кергянняр; шул сяттюк кöтöу текя жардан дингезгя атылыб тöшкян, äммя алар ике менняб икян, алар дингезгя батканнар.
Дунгыз кöтöучеляре жöгöрöб кайтыб, калага да, ауылларга да белдергянняр; кешеляр ней булганны кюрергя чыкканнар.
Іисусъ катына килгяч, эчендя легіонъ торган женнянгян кешенен кейенеб, акыллы утырганын кюреб, алар бик куркышканнар.
Кюргян кешеляр женне кешегя ней булыу турысында, дунгызлар турысында да аларга äйткянняр.
Алар Іисуска: безнен тирядян китсяня диб, ÿтеня башлаганнар.
Ул кимягя кергяч, жен азабландырган кеше Аннан Анын белян бергя жöрöргя сораган.
Äммя Іисусъ аҥар бойормаган: Ул äйткян: син öйöня ÿзеҥнекеляр жанына кайт та, Ходай сиҥа ней кылганны, Ул сиҥа изгелек иткянне аларга äйтеб бир, дигян.
Ул китеб, Іисусъ аҥар ней кылганны ун кала (дигян жирдя) сöйляб жöрöй башлаган. Барысынында исляре киткян.
Іисусъ кимягя утырыб, тагы икенче жакка кичкяч, Анын жанына бик кюб калык жыйылган. Ул дингез жанында икян.
Мына синагога башлыкларынын берсе, Іаиръ атлы кеше килгян: ул Іисусны кюреб, Анын аягы астына жыгылыб,
Аҥар бик ÿтенеб äйткян: кызым ÿляр чигендя жата, Син барыб анын öстöня кулларыҥны салсана, ул сауыгыб, тере калсын ыйы, дигян.
Іисусь анын белян киткян.
Анын артыннан кюб калык барган, алар Аҥар тыгыз иткянняр. Шунда ун ике жыл кан агыуы белян азабланган бер катын булган.
Ул кюб имчеляргя им иттереб, тик кюб азаб кна кюргян, бар нястясен таратыб бетереб, ич тя пайда табмаган, äммя бигеряк тя начарланган.
Ул Іисусъ турысында эшетеб, калык арасында артыннан килеб, Анын кейеменя тейенгян.
Ул äйткян икян: Анын кейеменя гня тейенсям дя сауыгырым диб.
Тейенеÿ белян анын кан агыуы туктаган; шундук тянендя чиреннян тöзялгянен тойган.
Шул сяття Іисусъ Ӱзеҥнян кыуат чыкканны тойоб, калыкка боролоб äйткян: Минем кейемемя кем тейенде? дигян.
Öйрянеÿчеляре Аҥар äйткянняр: Ӱзеҥне калык тыгызлаганны кюря тороб, Мина кем тейенде? диб äйтясен, дигянняр.
Äммя Ул мыны кылыучыны кюрмякче булыб, äйлянясеня караган.
Катын узеня ней булганны белеб, куркыб калтраб килгян дя, Анын алдында жыгылыб, Аҥар бар дöрöсОн äйтеб биргян.
Іисусь аҥар äйткян: кызым! сине ышаныуыҥ коткарды, син тынычлык белян кит, инде чиреннян сауыккан кöйö тор, дигян.
Ул мыны äйткян чакта, синагога башлыгыннан килеб äйткянняр: кызын ÿлде, инде Öйрятеÿчене нейгя öшяндерясен? диб.
Äммя Іисусъ бу сюзне эшеткяч тя, синагога башлыгына äйткян: курыкма, ышаныб кна тор, дигян.
Петръ белян Іаковтан башка, тагы Іаковъ энесе Іоаннан башка, Ул бютян бер кешегя дя Ӱзе белян барырга кушмаган.
Синагога башлыгынын öйöня баргач, анда булган тамашаны, ÿкереб жылаганны кюргян дя,
Кереб, аларга äйткян: ник тамашаланасыз? нейгя жылыйсыз? кыз ÿлмягян ич, жоклой гна, дигян.
Алар Аннан кöлöшкянняр. Äммя Ул барысында чыгаргач, кызнын атасы белян анасын, тагы Ӱзе белян бергя булганнарны алыб, кыз жата торган тöшкя кергян.
Кызны кулыннан тотоб, аҥар äйткян: талиѳа куми, дигян; бу: кызым, сина äйтямен, тор дигян сюз була.
Кыз шул сяттюк торган да, жöрöй башлаган: кыз ун ике жяшендя икян. Андагыларнын исляре киткян.
Іисусъ аларга: бу эшне беряÿ дя белмясен диб, бик нык кисяткян, кызга ашарга бирегез, дигян.[Мк.6:1] Аннан чыккач, Ул ÿскян жиреня килгян; öйрянеÿчеляре дя Анын белян барганнар.
Толкования стиха Скопировать ссылку Скопировать текст Добавить в избранное
Библ. энциклопедия Библейский словарь Словарь библ. образов Практическая симфония
Цитата из Библии каждое утро
TG: t.me/azbible
Viber: vb.me/azbible