Скрыть
4:2
4:3
4:4
4:5
4:6
4:7
4:8
4:9
4:10
4:13
4:15
4:17
4:18
4:20
4:23
4:26
4:27
4:28
4:29
4:31
4:32
4:34
4:36
4:37
4:38
4:40
4:41
Ул аларны мясялляр белян кюб öйряткян; öйрятеб аларга äйткян:
Тыҥнагыз але: мына чячеÿче чячяргя чыккан.
Чячкян чагында кайсы (бöртöгö) жул кырыйына тöшкян; кошлар очоб килгянняр дя аларны чюбляб бетергянняр.
Кайсысы ташлык жиргя тöшкян; анда балчык аз гна булган: балчык сай булганныктан алар тизюк тишелеб чыкканнар.
Кояш чыккач, алар шинеб беткянняр; тамырлана алмаганга кюря, короганнар.
Кайсысы тигяняклеккя тöшкян; тигяняк ÿсеб житкяч, аларны басыб алган, аннары алар жимеш китермягянняр.
Кайсысы жакшы жиргя тöшкян: алары тишелеб ÿсеб жимеш китергянняр: кайсысы утыз, кайсысы алтмыш, кайсысы жОз (бОртОк) китергян, дигян.
Аннары аларга äйткян: эшетергя колагы бар кеше эшетсен, дигян.
Калык киткяч, Анын жанындагылар, ун ике (öйрянеÿчесе) дя бергя Аннан мясял турысында сораганнар.
Ул аларга äйткян: сезгя Алла падшалыгынын жяшереклярен белергя бирелгян, äммя теге тыштагыларга барысы да мясял белян айтеля.
Алар жазыкларыҥ кичерттермяс öчöн, (Аллага) кайтмас öчöн, кюзляре белян карасалар да кюрмейляр, колаклары белян эшетсяляр дя аннамыйлар, дигян.
Аннары аларга äйткян: сез бу мясялне аҥнамыйсыз меней? бар мясяллярне ничек аннарсыз суҥ?
Чячеÿче сюз чячя.
Жул кырыйына чячелгяне шушындый кешелярне белдеря: алар эченя сюз чячеля, тик эшеткян сятлярендюк шайтан килеб, аларнын кюнеленя чячелгян сюзне алыб китя.
Шунын кюк ташлык жиргя чячелгяне дя сюзне эшеткяч тя, аны тизюк сöйöнöч белян кабыл алган кешелярне белдеря;
Тик алар жяйелгян тамырлары жукка кюря, ныклыклары да булмаганга, эшеткян сюз öчöн суныннан кайгы, жя кысаннык туры кился, шул сяттюк шикляня башлыйлар.
Тигяняклеккя чячелгяне сюзне былай тыннаучыларны белдеря:
Бу гумернен сагышлары, байлыкка алданыулык, тагы бютян няпесляр дя аларга кереб, сюзне басыб бетеряляр; аннары ул сюз жимеш китермей.
Äммя жакшы жиргя чячелгяне мындыйларны белдеря: алар сюзне эшетеÿ белян кабыл алалар, аннары берсе утызлаб, икенчесе алтмышлаб, öчöнчöсö жöзляб жимеш китеря, дигян.
Аннары тагы аларга äйткян: эшямне сауыт астына, жя жата торган урын астына утыртыр öчöн китеряляр меней? аны эшямдялгя утыртырга (китеряляр) тöгöл ме?
Кюренмей каласы бер жяшерен дя жук; жяшереб куйганнын да ич берсенен тышка чыкмый каласы жук.
Эшетергя колагы бар кеше эшетсен, дигян.
Аларга тагы äйткян: эшеткянегезгя аҥ салыгыз. Ничек ÿлчяÿ белян ÿлчясягез, ÿзегезгя дя шулай ÿлчянер, сез тыҥнаучыларга арттырылыр да.
Барга бирелер, äммя жукнын нейе бар, анысы да алыныр шул, дигян.
Тагынук äйткян: Алла падшалыгы кеше жиргя ташлаган орлокка ошаулы:
Ул (кеше) тöння дя, кöндöз дя, жоклой да, тора да, äммя орлок ничек тишелеб, ничек ÿскянне белмей.
Жир ÿзе жимеш китеря: элеке ул жяшел ужым ÿстеря, аннары баш чыгарта, аннары башакны тöш белян тутыра.
Ашлык житкяч, ул (кеше) урыр багыт житкянгя кюря, тизюк уракчылар жибяря, дигян.
Аннары äйткян: Алла падшалыгын нейгя ошатыйык? жя аны ничек мясял белян äйтеб кюрсятейек?
Ул горчица орлогона ошаулы: ул орлокно жиргя чячкяндя, ул жирдяге барча орлоклардан да ыуагырак була;
Äммя чячкячен, тишелеб чыга да, бар ÿлямнярдян дя олорак була, зур тармаклар чыгара, анын кюлягясендя ауа кошлары килеб, кунаклаб утырырлык була, дигян.
Шундый кюб мясялляр белян, алар тынный алган тинете, Ул аларга сюз сöйлягян.
Аларга мясялсез сöйлямягян, äммя öйрянеÿчеляреҥя аулакта бар турныда аҥнаткан.
Шул кöннö кич Ул аларга äйткян: теге жакка кичейек, дигян.
Аннары алар калыкны жибяреб, Аны кимядяге кöйö, ÿзляре белян бергя алыб киткянняр; Анын белян бютян кимяляр дя булган.
Шунда бик шяб дауыл кютярелгян; тулкыннар кимягя кереб, кимягя сыу тула башлаган.
Äммя Ул кормада мендяр салыб жоклаган икян. Аны уятыб, Аҥар äйткянняр: эй Öйрятеÿче! без бетябез, Син аҥар кöймöйсеҥ меней? дигянняр.
Ул торган да, жилне тыйыб, дингезгя äйткян: тынычлан, басыл, дигян. Жил туктаб, тыб-тыныч булган.
Аннары аларга äйткян: сез ник алай куркыучан? ничек сезнен ышаныуыгыз жук? дигян.
Шунда бик куркышыб, бер-берсеня äйтешкянняр: Бу кем? жил дя, дингез дя Аны тыҥныйлар, дигянняр.[Мк.5:1] Аннары алар дингезнен ары жагындагы Гадара жиреня килгянняр.
Толкования стиха Скопировать ссылку Скопировать текст Добавить в избранное
Библ. энциклопедия Библейский словарь Словарь библ. образов Практическая симфония
Цитата из Библии каждое утро
TG: t.me/azbible
Viber: vb.me/azbible