Скрыть
19:3
19:5
19:7
19:8
19:9
19:12
19:13
19:14
19:16
19:17
19:19
19:22
19:23
19:24
19:25
19:27
19:28
19:30
19:31
19:32
19:34
19:35
19:36
19:37
19:38
19:39
19:40
Аполлосъ Коринфта торган чакта, Павелъ жугарыгы жакларны ÿтеб, Ефеска килгян; анда кайсы öйрянеÿчелярне очратыб,
Аларга äйткян: ышаныб, Святый Тынны алдыгыз мы? дигян. Алар аҥар äйткянняр: без Святый Тын бар диб эшеткянебез дя жук, дигянняр.
Ул аларга äйткян: сез суn ничек чумылдыгыз? дигян. Алар äйткянняр. Іоаннъ чумылдырыуы белян, дигянняр.
Павелъ äйткян: Іоаннъ кешеляргя: минем артымнан Килеучегя, Христосъ Іисуска ышансыннар диб äйтеб, тяÿбягя китереÿ чумылдырыуы белян чумылдырган, дигян.
Мыны эшетеб, алар Ходай Іисусъ исеменя чумылганнар.
Аннары, Павелъ аларнын осляреня кулларын салгач, аларга Святый Тын ингян; алар тöрлö телляр белян сöйляшеб, пагамбярлек итя башлаганнар.
Ней бары алар ун ике кешеляб булганнар.
Павелъ анда синагогага жорöб, Алла падшалыгы турысында курыкмыйчы öйрятеб, ышанырлык итеб, öч ай сойлягян.
Кайсылары, кюnелляре катыланыб, калык алдында Ходай жулын жаманнаб ышанмаганга кюря, алардан китеб, ойрянеучелярне айырыб алыб, кон сайын бер Тиранъ исемне кешенен ойрятя торган öйöндя сöйлягян.
Бу (сойляÿе) ике жылга жакын булган; шуnар кюря бöтöн Асіяда тороучылар, Іудейляр дя, Еллинар да Ходай Іисусъ турысында сöйляÿне эшеткянняр.
Павелнын кулы арткылы Алла байтак кодрятляр кылган.
Шуnар кюря чирлеляргя анын тяненнян жаулыклар, бил баулары салганнар, салгач аларнын чирляре беткян, жаман тыннар да алардан чыкканнар.
Іудейлярнен женнярне кыуыб чыгарган булыб жöрöÿчеляренен дя кайсылары усал тыннары бар кешеляргя: Павелъ сöйлöй торган Іисусъ исеме белян сезгя чыгарга айтябез диб, Ходай Іисусъ исемен äйтя башлаганнар.
Мыны Іудейлярнен бер Скева исемне баш священникляренен жиде улы кылганнар.
Тик жаман тын жауаб биреб äйткян: Іисусны белямен, Павелъ да миnа билгеле, сез кем суҥ? дигян.
Жаман тыны бар кеше аларга атылыб жабышыб, аларны жиnеб, аларга карышы шул хатле кöчяйгян: алар жалангач кöйö, жараланыб, шул öйдян жöгöрöб чыкканнар.
Бу бар Ефеста тороучы Іудейляргя дя, Еллиннарга да билгеле булган, аларнын барысына да куркыныч тошкян, Ходай Іисуснын исеме бик ололанган.
Ышаныучыларнын кюбесе килеб, уз эшлярен äйтеб жяулягянняр.
Сихырчелек итеучелярнен байтагысы княгялярен жыйыб, барысы алдында жандырыб бетергянняр дя, аларнын бяялярен исяблягянняр, ней бары илле меn кöмöшлек булган.
Ходайнын сюзе шул хадяр кыуатланыб арта килгян.
Бу (эшляр) булгач, кюnеленнян Македоніяны да, Ахаіяны да утеб, Іерусалимгя барасы булыб äйткян: анда азеряк торгач, минд Римне дя кюрергя тейеш, дигян.
Аннары аnар булышыучыларнын икесен, Тимофей белян Ерастны Македоніяга жибяреб, узе бер ауык багытка Асіяда калган.
Шул багытта Ходай жулына карышы байтак болганышыу булган.
Бер Димитрій атлы комбшче Артемиданын келяу öйö шикелле кöмöш нястяляр жасаб, осталарга байтак табыш китереб тора икян.
Ул аларны да, шунын ише бютян унярчелярне дя жыйыб äйткян: эй дуслар! безнен житеш тороуыбыз шушы унярдян икянне, сез белясез.
Äммя бу Павелъ кеше кулы белян жасала торган сыннар аллалар тöгöл диб äйтеб, Ефеста гна тöгöл, бöтöн Асіяда диб äйтерлек, байтак калыкны ышандырыб, узеня ауыштырганны сез кюрясез дя эшетясез дя.
Былай булса безнен ÿняребез курга калыу гна тöгöл, оло алла Артемиданын келяÿ öйö дя бер нястягя саналмаслык булыб калыр; алай гна тöгöл, бöтöн Асія, дöнья кадерлей торган аллабызнын ололого жукка чыгар, дигян.
Мыны эшеткяч, алар жарсыб, Ефеснын Артемидасы оло диб кычкырыша башлаганнар.
Болганган калык белян ботöн кала тулган; Павелнын жулдашларын, Македонія кешелярен, Е аій белян Аристархны тотоб алыб, алар калык жыйыла торган урынга бергяляшеб кабаланыб
киткянняр.
Павелъ калык арасына керергя келягяч, ойрянеÿчеляре аны кертмягянняр.
Тагы шулай Асіядагы башлыкларнын да кайсылары анын дуслары, аnар: калык жыйыла торган урынга барыб кюренмясен диб инялеб äйтергя жибяргянняр.
Ул арада кайсылары бер тöрлö, икенчеляре икенче тöрлö кычкырышканнар, жыйыннын ряте булмаган; кюбесе ней öчöн жыйылганнарын да белмягянняр.
Іудейляр кюрсятеуе буйынча, калык арасыннан Александрны чакырыб чыгарганнар; Александръ кулы белян билге биреб, калык белян сöйляшясе булган.
Ул Іудей икянне белгяч, Ефеснын Артемидасы оло диб барысы бер ауаз белян ике сагатляб кычкырыб торганнар,
Рятне караб тороучы тюря калыкны тыйыб äйткян: эй Ефесъ кешеляре! Ефесъ каласы оло алла Артемида белян Діопетка табынганны кем белмей?
Алай булгач, мыны бар да шулай диб белгяч, сезгя тынычланырга тейеш, бер дя акылсыз кылынырга тейеш тогöл.
Аммя сез (Артемиданын) келяу öйöн дя таламаган, сезнен аллагызны да курламаган бу кешелярне тотоб китергянегез.
Äгяр дя Димитрійнен дя, анын белян бютян осталарнын да беряÿ-беряÿ öстöннян жалыулары булса мыҥар хокöм урыннары да, тюряляр дя бар: бер-берсе öстöннян шунда жалыуы бирсенняр.
Äгяр дя сез бютян бер-бер нястя эзлясягез, ул эшкя законъ жыйынында хоком ителер.
Бу жыйылыуыгызны дорöсляргя бер сябяб тя булмаганга кюря, без бöгöнгö /жыйын/ аркасында болганыу очöн айыбланырлык булыб хатяр халдя торабыз, дигян. Мыны айтеб, ул жыйынны тараткан.
Толкования стиха Скопировать ссылку Скопировать текст Добавить в избранное
Библ. энциклопедия Библейский словарь Словарь библ. образов Практическая симфония
Цитата из Библии каждое утро
TG: t.me/azbible
Viber: vb.me/azbible